Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Язучылар сайты

Язучылар сайты


    Дусларың белән бүлеш:


      Һади Такташ шигырьләрендә тел үзенчәлекләре

    Эчтәлек

    Кереш 3

    Төп өлеш 

    1. Гомуми теоретик карашлар

    2. Һади Такташның поэзиясендә гомуми тел үзенчәлекләре

    3. Метафоралар, эпитетлар һ.б. металогик алымнар

    4. Һади Такташ шигъриятенең лексик составы (килеп чыгуы һәм кулланышы ягыннан)

    5. Һади Такташ телендә грамматик үзенчәлекләр һәм башка чаралар

    Йомгаклау

    Кулланылган әдәбият

    Кереш

    Хезмәтнең төп максаты – Һади Такташ әсәрләренең тел үзенчәлекләрен билгеләү, аның әдәби теленең үзенчәлекләрен анализлау. Бу төп максатка ирешү өчен безнең тарафтан түбәндәге мәсьәләләр куелды:

    – Һади Такташ шигырьләренең тел чаралары ягыннан анализланды; моның өчен без язучының «Гасырлар һәм минутлар» кебек поэмасын һәм шигырьләрен алдык;

    – Тел чаралары турында теоретик мәгълүматларны билгеләү;

    – Җыеп алынган мисаллар нигезендә Һади Такташ поэзиясе теленең үзенчәлекләрен табу.

    Егерменче һәм утызынчы еллар шигърияте татар, рус һәм кайбер башка СССР халыкларының әдәбиятында аерым урын алып тора. Бу яңа, әлеге төгәл билгеләнмәгән, заман башлану белән бәйле. Татар әдәбиятында яңа буын язучылар һәм шагыйрьләр барлыкка килә. Әдәбиятның үзендә сыйфати яңа ачышлар туып тора. Бу әсәрләрнең композицион үзенчәлекләренә дә, эчтәлеккә дә һәм, әлбәттә, телгә дә кагыла. Безнең фикеребезчә, нәкъ әсәрләрнең теле иң зур үзгәрешләр кичерә. Бу күренешне татар әдәбиятының шигъриятендә дә билгеләп үтеп була. Әйтик, Һади Такташ һәм Муса Җәлил иҗаты. Проза өлкәсендә яңа чор барлыкка килүенең Галимджан Ибраһимов, Мирсай Әмир һәм башка әдипләр иҗаты белән бәйләнгән. Бу хәлне без рус әдәбиятында дә күрә алабыз (А. Серафимович, М.Шолохов). Шул ук чакта кайбер язучыларның иҗаты (бигрәк тә, мөһаҗирлек белән бәйле әдипләрнең) яңа чорның аерым үзенчәлекләренә генә бәйле. Татар әдәбиятында иске традицияләрне дәвам итүчеләр арасында Гаяз Исхакыйны әйтеп китеп була. Ә рус әдәбиятында бу – И. Бунин кебек әдипләр.

    Безнең темага килгәндә, Һади Такташ иҗатында да яңа чор, яңа тел үзенчәлекләре ачык чагыла. Бу – эчтәлек, композицион һәм тел үзенчәлекләре. Безнең тема – язучының тел үзенчәлекләре – әдәбият тарихының тулы вариантын язу чорында бигрәк тә актуаль булып тора.

    Һади Такташ тел үзенчәлекләре Х. Госман, Гю Халит, Л. Габрахманова, Х. Курбатов тарафларыннан билгеләнеп үткән.

    Безнең фикеребезчә, бүгенге көндә егерменче һәм утызынчы еллардагы тел остазларын өйрәнү шактый зарури, чөнки бу яңа чор булган, яңа тормыш салу заманасы. Ә андый заманнар телгә дә, мәдәнияткә дә, әдәбиятка да үзенең таләпләрен җигә. Бүгенге чорыбыз безнең шул заманага охшаган: үзенең максималь карашы белән, радикаль фикерләрә белән.

    Теоретик материалга килгәндә, без Г. Әхәтов, В. Хаков бирелгән билгеләмәләргә таяндык, һәм хезмәттә лексикология һәм әдәбият теленә караган терминология кулландык.

    Хезмәтебез керештән, өч бүлектән, кулланган әдәбият исемлегеннән һәм кушымтадан тора.

    Керештә хезмәтнең максаты, актуальлеге һәм кулланган теоретик чыганаклар күрсәтелгән.

    Төп өлешнең беренче параграфында шигъриятнең тел үзенчәлекләренең гомуми теоретик проблемаларына багышланган. Башка параграфларда Һади Такташ иҗатындагы тел үзенчәлекләре мисаллар нигезендә анализланган. Параграфларда аерым тел чаралары карала, һәм һәр фараграф ахырында кыскача йомгаклау бирелә.

    Төп өлеш

    1. Гомуми теоретик карашлар

    Сүзләрнең образлылыгын барлыкка китерә торган берничә төрле стилистик алым бар: метафора, метонимия, симфора, гипербола, ирония, литота, метафорик эпитет, аллегория; алар рәтенә тагын образлы метафорик чагыштыру да керә. Бу чараларның барысын бергә троплар дип йөртеләр; башкача – күчерелмә мәгънәдәге сүз яки әйтелмә.

    «Сүзләрне күчерелмә мәгънәдә – образлы итеп куллану металогик алым дип йөртелә (грекча meta – «аркылы», logos – “сүз”)” .

    Әмирхан Еники хикәяләрендәге металогик алымнарын караганда, без ике теоретик хезмәткә таяндык.

    Беренчедән, бу, әлбәттә, Г.Х. Әхәтовның «Татар теленең лексикасы» китабы. Бу әсбапта татар лексикасына карата гомуми үзенчәлекләр билгеләнгән һәм без Ә. Еникинең тел үзенчәлекләрен билгеләгәндә, бу китапны кырыйда калдыра алмыйбыз.

    Икенчедән, В.Х. Хаковның «Татар әдәби теле: Стилистика» исемле монографиясен кулландык, чөнки стилистик үзенчәлекләр бу китапта тел үзенчәлекләренә таянып күрсәтелгән.

    В.Х. Хаков стилистик алымнарны караганда, аларны төркемләгәндә, әдәби әсәрнең тел үзенчәлекләрен анализларга да теоретик нигез сала. Œзенең китабында ул бөтен чараларны түбәндәгечә классификацияли:

    «Гомумән, стилистик алымнарны ике зур төркемгә аерып карарга мөмкин:

    I. Күчерелмә мәгънә белән бәйләнгән стилистик алымнар, сыйфат чаралары. Œз нәүбәтендә алар берничә төркемгә бүленәләр:

    1) метафорик төркем. Моңа, конкрет алганда, метафора, чагыштыру, тасвирый сыйфатлау, тасвирый билге (символ), сынландыру (җанландыру) һ.б. алымнар керә.

    2) метонимик төркем. Бу төрркемдә, нигездә, метонимия, синекдоха карала.

    Моннан тыш, аллегорияне, шуңа охшаш булган төрләрне, кеше исемнәрен башка сүзләр белән алмаштыру алымнарын үзенә бер төркем, ягъни катнаш төркем итеп алырга була.

    II. Мөнәсәбәте белдерү алымнары. Алар да берничә төркемгә бүленәләр:

    1) тәңгәллек мөнәсәбәтен белдерү. Бу төркемдә төп урынны синонимнар (мәгънәдәш сүзләр һәм тезмәләр) алып тора. Шулай ук эвфемизмнар, перифразлар да шушы төркемдә карала.

    2) капма-каршылык мөнәсәбәтен белдерүче алымнар – антитеза, оксюморон, ирония чаралары.

    3) тигезсезлек мөнәсәбәте. Мондый мөнәсәбәт сөйләмдә градация, гипербола, литота алымнары аша тормышка ашырыла» .

    Сүзләрне күчерелмә мәгънәдә куллану (металогик алым) сөйләмнең тәэсир көчен арттыра.

    Метафора, чагыштыру һәм эпитетларны карау алдыннан

    В.Х. Хаковның схемасын китерергә мөмкин, чөнки чагыштыру, метафора һәм эпитет – өчесе дә троплар төрләре буларак – бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар.

    В.Х. Хаков тарафыннан түбәндәге схема тәкъдим ителә: “упкын кебек уй – чагыштыру, упкын – метафора, упкын уй – эпитет” .

    2. Һади Такташның поэзиясендә гомуми тел үзенчәлекләре

    Һади Такташ поэзиясе татар шигърияте тарихында аеруча зур һәм үзенчәлекле урын алып тора. Аның иҗаты ХХ гасырның 20 нче елларынатуры килә. Бу чор яңа дәүләт халыкларына мәдәниятендә әһәмиятле заманаларының берсе. Чөнки бу дәвердә бөтен мәдәнияттә зур үзгәрешләр чагыла.

    Бу чорда иске эстетик нормалар җимерелә, яңалары әлегә тулысынча төзелми. Шуңа күрә РАПП кебек оешмалар барлыкка килә.

    Татар поэзиясендә бу чор нәкъ Һади Такташ иҗаты белән бәйле. 30 нчы елларда Муса Җәлил Такташ иҗади мирасы турында түбәндәге сүзләрне әйтә: «Һади Такташ поэзиясе – үлемсез. Аның югары художестволы формада бирелгән,тирән идея эчтәлеге белән сугарылган шигырьләре хәзерге көндә дә актуальлеген югалтмыйлар, алар күп миллионлы совет яшьләрне коммунистик рухта тәрбиялиләр. Һади Такташ иҗаты – безнең чордагы татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы...» .

    Һади Такташ шигырьләре, әлбәттә, үз чорына караган тел үзенчәлекләре белән дә аерылып тора. 20 нче елларда күп кенә яңа сүзләр барлыкка килү, иске алынмалар төшеп калу кебек процесслар белән билгеләнүе мәгълүм. Әмма шигърият телендә бу үзгәрешләрне беренчеләрдән булып нәкъ Һади Такташ иҗатында чагыла.

    Такташның шигырьләре яңа сүзләр, рус алынмалары белән генә аерылып тормый. Монда без үзенчәлекле метафоралар, окказиональ эпитеилар да, гади сөйләм сүзләре дә күзәтәбез.

    3. Метафоралар, эпитетлар һ.б. металогик алымнар

    Һади Такташның шигырьләре металогик алымнарга аеруча бай. Иң еш кулланыла торган чаралардан берсе – җанландыру. Бу ысулны Такташ киң һәм тирән куллана. Аның яраткан «персонажлары» – җил, кояш, көн, төн, ай һ.б. кебек табигать күренешләре.

    Бу рәттә нәкъ җил беренче урында тора. Җил аның беренче чордагы язылган шигырьләрендә үк еш очрый. Мәсәлән:

    «Уйный-уйный таң алдында әкрен генә,

    Җилләр килеп тәрәзәмне кагалар да:

    «Син уйлыйсың, шашкан кеше!»

    Диләр дә, алар

    Тагын бик тиз югалалар далаларга» [111] .

    Соңрак шагыйрь иҗатында ил образы тагын да катлауланып килә, ләкин шигырьләрдә еш кына төп герой булып кала. Җил – яңа тормышның образы кебек сизелә. Мәсәлән:

    «Җил бүген эшли:

    Йорт башындагы саламны селкетә...

    Җил хәбәр сөйли,

    Җил котырган,

    Җил тилергән,

    Җил дулый» [«Сыркылы авыл», 207].

    Шигырьләренең берсендә Такташ җилдә үз дусын күрә. Чыннан да, җил образы аның шигърият ритмикасына һәм рухына килешеп тора. Шулай:

    «Кояш – безгә иптәш,

    Җил – дус кеше,

    Ә җир инде – безнең анабыз...» [«Бүгенге матурлык», 247].

    Җил шагыйрьнең дусты гына түгел, ул аның шаһиты һәм автордашы кебек кенә бирелә. Әйтик:

    «Урам буйлап җил бер исрек белән

    Гүләйт итеп кайтып килә иде...» [«Мәхәббәт тәүбәсе», 259].

    Такташ шигъриятенә кояш образы да килешеп тора. Әлбәттә, җил һәм кояш образлары шагыйрь иҗатында символлар булып киләләр, һәм алар – уңай символлар. Мәсәлән:

    «Кояш – шаһит: илем, иркәм өчен

    Сугшып йөрдем, әйкәй, ул күрде!» [47].

    Кояш – мәңгелек символы. Бу образ Такташта ачык чагыла. Һардаими шагыйрь кояшны мәңгелекне белдереп килә:

    «Кояш күктә шулай мәнге йөзәр,

    Көлә-көлә йөзәр, йөзәр дә...

    Бер көн килер: көчле тимер канун –

    Мәңгелекнең җебен өзәр дә» [163].

    Җил һәм кояш белән беррәттән башка табигать күренешләре дә җанландырыла. Мәсәлән:

    «Тыңлыйлар, йолдызлар, болытлар...

    Ач үлем, коточкыч күзләрен

    Юнәлтеп сөякләр өстенә,

    Тик тора...» [54].

    Болытлар, йолдызлар тыңлыйлар да, җырлыйлар да, киңәш тә бирәләр. Алар шагыйрьнең космик киңлеген, масштаблылыгын сурәтлиләр. Аеруча бу «Гасырлар һәм минутлар» поэмасында сизелә. Шулай:

    «Болытлар барсы да

    Җырлады:

    Ленин!

    Ленин!..» [«Гасырлар һәм минутлар», 180].

    Мәхәббәт турында лирик шигырьләрендә Такташ еш кына ай образын куллана. Мәсәлән:

    «Ә ай күктә һаман сүгнеп йөри,

    Җил йоклады исә төн белән,

    Айның хатыны да юк,

    Ай – ялгыз ул» [«Мәхәббәт тәүбәсе», 255].

    Табигать күренешләрен җанландыруга тагын бер үзенчәлекле мисал китереп була:

    «Тәңкә карлар,

    Төнге аксу карлар

    Маңгаеңа кунып үбәләр...» [295].

    Әмма җанландыру ысулы табигать күренешләре белән генә чикләнми. Такташ башка әйберләрне дә гәүдәләндерә. Хәтта абстракт гыйбарәләр дә аның шигырьләрендә җанланалар. Мәсәлән:

    «Бүгенге матурлык тупас, ертык,

    Көрәш киеме белән ябылган» [«Бүгенге матурлык», 248];

    Ягъни: «Ак сакаллы канлы еллар тын гына

    Җан бирә» [«Гасырлар һәм минытлар», 176].

    Чагыштырулар һәм метафоралар Такташ шигъриятендә шулай ук зур урын алып торалар. Шагыйрь бу металогик алым ысулын киң куллана: чагыштырулар һәм метафоралар табигать күренешләренә, кешеләргә, абстракт гыйбәрәләргә карата да кулланыла.

    Мәсәлән, нэпманнарны ул дуңгызлар белән чагыштыра, байларны һәрдаими исерек паразитлар дип атый һ.б. Мәсәлән, чагыштыру:

    «Нэпманнарның чуар дуңгыз кебек,

    Кеше каны эчеп симергән!» [165].

    Ягъни, метафора: «Яңа елга пәрдә ачкан чакта

    Кычкырабыз:

    – Долой аренадан, фиргавеннәр! –

    үлем каргалары,

    Бароннар!» [«Еллар таңында», 203].

    Әмма метафоралар лирик хисләрне дә сурәтләргә ярдәм итәләр. Шулай: «Их!

    Кышкы төннең салкын күкрәгеннән

    Чаналарда шаулап үттеләр,

    Чаналарга чалып, еллар мине

    Еракларга алып киттеләр...» [«Нәни разбойник», 226].

    Чагыштырулар каһарманлыкны һәм батырлыкны тасвирларга да булышалар. Мондый мисаллар Такташ шигъриятендә аеруча еш очрыйлар. Мәсәлән:

    «Без богауларда озак яткан идек.

    Ул, –

    Тилергән юлбарыслардай, авыр

    Зур ишекләрен бәреп ваткан идек» [«Гасырлар һәм минутлар», 174].

    Һади Такташ шигъриятендә эпитетлар үзенчәлекле һәм окказиональ. Ул кабатланмый, еш кына көтмәгән сыйфатландырулар уйлап чыгара. Дәреслекләрдә һәрвакыт аның «Нечкә билле җиле» мисал итеп бирелә. Әмма аның мондый җанландырылган эпитетлар гына түгел, ә бик күп башкалары джа күзәтелә. Әйтик, «Тиле җил» [170]; ягъни:

    «Ак сакаллы канлы еллар тын гына

    Җан бирә» [«Гасырлар һәм минытлар», 176].

    Тагын бер мисал итеп түбәндәге сыйфатландыруны китереп була:

    «Тәңкә карлар,

    Төнге аксу карлар

    Маңгаеңа кунып үбәләр...» [295].

    Башка металогик алымнарга килгәндә, Һади Такташ шигъриятендә метонимия кебек күренешне дә күзәтергә мөмкин. Әмма бу чара сирәгрәк кулланыла. Мәсәлән:

    «Кайсы өчен бүген

    Бөтен Җир яшь түгә» [«Гасырлар һәм минутлар», 182].

    Ягъни: «Син гомереңне усал исем белән

    Канлы пычак белән чикләдең...» [«Мокамай», 317].

    Шулай итеп, җанландыру, метафора, эпитет кебек металогик алымнар Һади Такташ иҗатында киң күзәтелә. Ләкин аларның үзенчәлекләре дә бар. Күбесенчә, бу алымнар табигать күренешләренә карата кулланылган. Икенчедән, алар үзенең авторлылыгы белән аерылып торалар.

    4. Һади Такташ шигъриятенең лексик составы (килеп чыгуы һәм кулланышы ягыннан)

    Бу өлкәдә Такташ шигырьләре үзенең «татарлыгы» белән аерылып торганы мәгълүм. Тукай, Рәмиев, Дәрдемәнд кебек шагыйрьләр белән чагыштырганда Такташ телендә гарәп-фарсы алынмалары бик аз кулланылган.

    Әлбәттә, бүгенге көндә киң кулланыла торган «хата», «китап», «каләм», «шаһит» кебек сүзләр Такташта да шактый. Әмма ул тулысынча китап телендә кулланыла торган сүзләрдән баш тарта. Бу өлкәдә Һади Такташ иҗаты гади халык сөйләменә таба иң зур адымнарның берсен ясый.

    Шуңа күрә, «искергән» (гади халык арасында кулланышта йөрмәгән) сүзләр Такташ поэзиясендә юк дәрәҗәсендә. Әлбәттә, моның сәбәбен шагыйрьнең эстетик карашлары белән дә аңлатып була. Аларның иң мөһиме, РАПП кебек оешмаларның йогынтысы. Әмма, шуңа карамастан, Такташ теле тулысынча гади «урам» сөйләменә төшми. Ул бай һәм сонландыргыч матур шигъри тел.

    «Китап» гарәп-фарсы алынмаларын Такташ контекст рәвешендә дә куллана. Мәсәлән, иске тормыш, дин эшлеклеләрен тасвирлаганда:

    «Инде без булдык хәзер зур, куркыныч

    гыйсъянчылар» [«Октябрь төне», 171].

    Әмма Һади Такташның башка үзенчәлекләре бар. Беренчедән, бу яңа барлыкка килгән сүзләрне куллану. Публицистикада, хәтта проза әсәрләрендә, бу күренеш зур роль уйнамаска да мөмкин. Ләкин шигърияттә алар аеруча мөһим, һәм шигырьләрнең ритмикасын, эстетик үзенчәлекләрен билгеләп киләләр.

    Яңа сүзләр (күбесенчә, рус һәм Европа телләреннән алынмалар) еш кына шигырьләрнең исемнәрендә кулланыла. Мәсәлән: «Актив – пассив» [305]. Шул ук шигырьдә мондый юллар бар:

    «Биш-алты ел кирәк кәҗә куып,

    Беспартийный булып йөрергә» [Шунда ук].

    Яңа сүзләр белән яңа гыйбарәләр дә Такташ шигьриятендә зур урын алып торалар. Мәсәлән:

    «Октябрятлар безне эштән куса,

    «Тавык комиссиясе» төзеп

    Тавыкларның

    Тормышын рәтләп йөрербез» [313].

    Әмма Һади Такташның иң танылган үзенчәлекләре булып гади сөйләм үрнәкләрен куллануы билгеләргә кирәк. Бу өлкәдә Такташ – бөек осталарының берсе.

    Гади сөйләм формалары Такташ шигырьләрендә эстетик, ритмик һәм башка яклардан «югары шигърият» юллары кебек яңгырый. Мәсәлән, гади күренеш:

    «Сүгнә-сүгнә кайта Газзәсе:

    – Алсу, тукта инде, акыллым,

    Абау,

    Тагын карга батырдың!..» –

    Ул үпкәләп читкә китә, Аны

    Алсу тагын ялынып чакыра.

    – Кил, уйнамыйм, бетте...

    Кил инде!

    үзе – килсә, карга батыра» [324].

    Гади сөйләмнең кулланышында Такташның тагын бер үзенчәлеген әйтеп китмичә булмый. Шагыйрь еш кына гади сөйләмнән кергән рус алынмаларын куллана. Мәсәлән:

    «Урам буйлап җил бер исрек белән

    Гүләйт итеп кайтып килә иде...» [«Мәхәббәт тәүбәсе», 259].

    Шулай итеп, Һади Такташның лексик составын анализлаганда, түбәндәге нәтиҗәләргә килдергә мөмкин:

    1. Гарәп-фарсы алынмалары шагыйрь тарафыннан бик аз кулланыла. 90 проценттан артыгы бүгенге көндәге әдәбият телендә йөри торган төрки-татар сүзләре.

    2. Рус алынмалары киң кулланыш тапкан. Аларны ике төргә бүлеп була. Беренчесе, яңа гыйбәрәләрне атап килгән яңа алынмалар. Икенчесе, гади сөйләмгә караган лексика.

    5. Һади Такташ телендә грамматик үзенчәлекләр һәм башка чаралар

    Грамматик үзенчәлекләренә килгәндә, Такташ тарафыннан ымлыклар, аваз ияртемнәрен еш куллануын билгеләп була. Ымлыклар шагыйрьнең иҗат рухына туры киләләр. Чыннан да, Такташның поэтикасы татар шигърияте тарихында монументальлек, хәтта «эстрадлык» башлап җибәрүче дип атарга мөмкин. Аның поэтикасы эмоциональлек белән аерлып тора. Шуңа күрә ымлыклар аның шигырьләрендә зур роль уйныйлар. Мәсәлән: «Их!

    Кышкы төннең салкын күкрәгеннән

    Чаналарда шаулап үттеләр,

    Чаналарга чалып, еллар мине

    Еракларга алып киттеләр...» [«Нәни разбойник», 226].

    Соклануны билгеләгән ымлыклар белән беррәттән Такташ башкаларын да куллана. Шулай:

    «Тфү!

    Кышкы җилләр тиде тәңкәгә!..» [«Бүгенге матурлык», 246].

    Аваз ияртемнәре шулай ук зур урын алып торалар. Әйтик:

    «– Пи-би-би-бип, –

    Ди дә каз бәбкәсе» [«Кыр казлары», 237].

    Кайчак аваз ияртемнәре гипербола белән беррәттән кулланала, һәм космик киңлекне билгеләргә ярдәм итәләр:

    «Миллион колллар әкрен,

    Ләкин йөрәк өзгеч

    Моңлы тавыш белән елыйлар:

    – Ай-й-й-й...

    – Ай-й-й-й...» [«Еллар таңында», 204].

    Такташның теленең тагын бер үзенчәлеген билегләп китмичә булмый. Бу – сүзләрнең сузыкларын төшереп калдыру.Бу күренеш, әлбәттә, татар теленең үзенчәлегенә нигезләнгән. Алфавитлар алышуы моның тагын бер сәбәбе дип әйтер була. Ләкин бу үзенчәлекне без билгеләргә булдык. Мәсәлән:

    «Балаларың – исрек,

    Исреп-исреп,

    Нәслең чирегән» [«Такташ үлде», 168];

    Ягъни: «Ул әле дә өзлеп сагна сине,

    Ә син?..» [«Такташ үлде», 167].

    Башка чараларга килгәндә, гипербола, кабатлау кебек алымнарны билгеләргә була. Мәсәлән, Такташка түбәндәге арттырулар бик тә хас:

    «Эшсез булсаң, айга мен дә утыр,

    Шуннан кара җирнең төп ягын...» [«Еллар таңында», 201].

    Гиперболага тагын күп кенә мисаллар китереп була. Алар саннар һәм ымлыклар ярдәмендә бирелә. Мәсәлән:

    «Миллион күзләр синең биттә йөрсен –

    Шушы минем сиңа теләгем!» [«Онытылган тәбрик», 272].

    Кабатлаулар исә шигырьнең экспрессивлыгын көчләтеп килә, аңа билгеле ритмика, монументальлек өсти. Мәсәлән:

    «Ач, ялангач килеш яланда

    Тик йөриләр...

    Тик йөриләр...» [«Такташ үлде», 167];

    Ягъни: «Ленин,

    Ленин,

    Ленин, хуш!

    Ленин был,

    Ленин умер,

    Прощай, Ильич!

    Прощай, вождь!» [«Гасырлар һәм минутлар», 181].

    Соңгы мисалда кабатлау алымы рус сүзләре белән бергә китерелгән. Бу шулай ук Такташ поэзиясенә хас күренеш.

    Шулай итеп, Һади Такташ поэзиясе теленә ымлыклар, аваз ияртемнәре, ә шулай ук кабатлаулар, гипербола һ.б. чаралар күп булуы хас. Алар шагыйрьнең иҗатына үзенчәлекле ритмика кертәләр.

    Йомгаклау

    Егерменче һәм утызынчы еллар прозасы татар, рус һәм кайбер башка СССР халыкларының әдәбиятында аерым урын алып тора. Һади Такташ иҗаты бу чордагы олуг әдипләрнең берсе. Язучы үзенең әсәрләре белән новаторлык юлына керә. Бу – яңа туган идеологияне яклау, социалистик реализм дигән методка таяну, композиция һәм тел үзенчәлекләрендә шулай ук новаторлык принципларын тормышка үткәрү, дигән сүз.

    «Социалистик реализм поэтикасында тантаналы-монументаль стиль үзенчәлекләрен нигезләгәндә, Такташның шигъри тәҗрибәсе әһәмиятле роль уйнады» .

    Тел үзенчәлекләре ягыннан, Һади Такташ шигърият әсәрләрендә без түбәндәгесен билгеләп киттек:

    – табигатьне, техниканы, персонажларны һәм аларның тойгыларын, башка күренешләрне һәм вакыйгаларны тасвирлаганда шагыйрь еш киң метафоралар, эпитетлар һ.б. чаралар куллана. Метафорларга бай тел – егерменче еллар әдәбиятына хас күренеш. Әмма Һади Такташ иҗатында бу чараларның үзенчәлекләре дә бар. Күбесенчә, бу алымнар табигать күренешләренә карата кулланылган. Икенчедән, алар үзенең авторлылыгы белән аерылып торалар;

    – гарәп-фарсы алынмалары шагыйрь тарафыннан бик аз кулланыла. 90 проценттан артыгы бүгенге көндәге әдәбият телендә йөри торган төрки-татар сүзләре;

    – рус алынмалары киң кулланыш тапкан. Аларны ике төргә бүлеп була. Беренчесе, яңа гыйбәрәләрне атап килгән яңа алынмалар. Икенчесе, гади сөйләмгә караган лексика;

    – Һади Такташ поэзиясе теленә ымлыклар, аваз ияртемнәре, ә шулай ук кабатлаулар, гипербола һ.б. чаралар күп булуы хас. Алар шагыйрьнең иҗатына үзенчәлекле ритмика кертәләр.

    Һади Такташ иҗаты татар әдәбиятында тирән эз калдырган. Тел остазы буларак, бер яктан язучы чорга хас булган бөтен үзенчәлекләрен үзенә алган, ә икенчедән аның аерым, башка язучыларның стиленә охшамаган үзенчәлекләре дә шактый күп.

    Кулланылган әдәбият

    Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы (Педагогия институтлары һәм колледжлары студентлары өчен кулланма). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995. – 93 б.

    Әхунҗанов И. Художник һәм аның сүзе. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978. – 144 б.

    Бәйрәмова Ф. Мишәрнең бөек улы: Фәнни-публицистик язмалар. Драматургия. – Казан: Аяз, 2001. – 144 б.

    Габдрахманова Л.Г. Такташның шигъри теле. – Казан: Фикер, 2002. – 128 б.

    Госман Х. Такташ поэзиясе. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 141 б.

    Низамов И.М. Уем – тел очында. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995. – 475 б.

    Такташ турында истәлекләр / Төзүчеләр Н. Юзиев, Н. Садыйкова. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1980. – 287 б.

    Такташ Һ. Сайланма әсәрләр. Өч томда. Том I. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1980. – 528 б.

    Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. IV том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989. – 567 б.

    Хаков В.Х. Татар әдәби теле: Стилистика. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999. – 304 б.

    Хаков В.Х. Татар әдәби теле: Стилистика. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999. – 304 б.

    Халит Г. Шагыйрь, чор, герой. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1971. – 184 б.

    Һади Такташ – яңа тормыш җырчысы. Фәнни конференция материаллары. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, ИЯЛИ, 1982. – 160 б. 

    Чыганак: Казан Дәүләт университеты



книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика