Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Язучылар турында

Язучылар турында


    Дусларың белән бүлеш:


     ӘМИРХАН ЕНИКИ ХИКӘЯЛӘРЕНДӘ ТЕЛ ҺӘМ СТИЛЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

    Эчтәлек

    Кереш
    Әмирхан Еникинең иҗат юлы һәм гомуми иҗади үзенчәлекләре
    1. Әмирхан Еникинең тәрҗемәи хәле
    2. Әмирхан Еники иҗатының гомумән үзенчәлекләре
    Әмирхан Еники хикәяләренең тел үзенчәлекләре
    1. Гомуми тел үзенчәлекләре
    2. Чагыштыру, метафора, эпитет мисаллары
    3. Алынмалар, гади сөйләм лексикасын ÿәм фразеологик бердәмлекләрне куллану
    Әмирхан Еники хикәяләренең тел үзенчәлекләре
    Йомгаклау
    Кулланылган әдәбият

    КЕРЕШ

    Бу хезмәт Әмирхан Еникинең тел һәм стиль үзенчәлекләрен анализлауга багышланган. Китерелгән хезмәтнең әйтелгән төп максаты булыы тора.
    Төп максатка ирешү өчен безнең тарафытан түбәндәге мәсьәләләр хәл ителде:
    – Әмирхан Еникинең тормыш һәм иҗат юлы өйрәнелде;
    – тел һәм стиль үзенчәлекләрен өйрәнүче әдәбият һәм тел белгечләре хезмәтләре анализланды: алар арасында В.Х. Хаков, Р.С. Абдуллина, Н.М. Низамов, Г.Х. Әхәтов һәм башкалар хезмәтләре;
    – татар әдәбият тәнкыйтендә Әмирхан Еникинең тел һәм стил үзенчәлекләренә багышланган хезмәтләр анализланды;
    – Әмирхан Еникинең унбер хикәясе тел һәм стиль үзенчәлекләре проблемасына тикшерелде.
    Теманың актуальлеге бәхәссез. Бүгенге көндә стилистика һәм тел үсеше һәм куллануы өлкәсендә аеруча күп мәсьәләләр туа. Алар арасында матур әдәбият теле проблемалары шактый зур урын алып тора. Моны дәлилләү өчен «Казан утлары» журналына гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Еш кына яшь авторлар тарафыннан стиль ягыннан сай әсәрләр барлыкка килә. Бәлки, бу күренеш классикага әверелгән Әмирхан Еники кебек авторларны өйрәнмәү сәбәп булып торадыр.
    Икенче яктан, Әмирхан Еники иҗаты күбрәк аның герой концепциясе (Р.Г. Салихов) һәм идеялары яктан өйрәнелде. Ә аның тел һәм стиль үзенчәлекләре әлегә тирән өйрәнелмәгән.
    Хезмәтнең актуальлегенә тагын бер дәлил булып Әмирхан Еникинең ХХ гасыр әдәбиятында аеруча зур һәм үзенчәлекле урын алып торуын әйтеп була. Ул нәкъ ярты гасыр татар әдәбиятының классигы һәм намусы булып торды.
    Әмирхан Еникинең хезмәтен анализлаганда, без, әлбәттә, аның яңа басылган биштомлык сайланма әсәрләре җыентыгына таяндык. Тәнкыйть хезмәтләрдән, Р. Салихов, Т. Миңнуллин һәм кайбер башка тәнкыйтьчеләргә һәм әдәбият белгечләренә мөрәҗәгать иттек.
    Тел һәм стиль үзенчәлекләрен караганда, без Р. Яхин, Р. Абдуллина, И. Низамов, В. Хаков һам башка тел һәм әдәбият белеме белгечләре эшләренә таяндык.
    Әмирхан Еники тел һәм стиль ягыннан татар әдәбиятын баетып, аның мөмкинлекләрен киңәйтеп, яшь авторларга үрнәк булып торуы бәхәссез. «Татар әдәбияты тарихы» авторлары әйтүенчә, «Әмирхан Еники теле музыкальлек, гаҗәп бер эчке гүзәллек, төгәллек, гармония белән җәлеп итә. Аның күп хикәяләре моңсулык белән өретелгән: «бу яктан бөтенләй диярлек сизелмәслек моң, әбиләр чуагының зәңгәр күген ураган көмеш пәрәвез җепләре кебек, ул хикәяләүнең буеннан-буена сузылып бара» .
    Хезмәт керештән, төп өлешнең өч бүлегеннән, йомгаклаудан һәм әдәбият исемлегеннән тора.
    Кереш бүлегендә теманың төп максаты һәм мәсьәләләре ачыкланып килә. Монда ук теманың актуальлеге раслана һәм кулланылган чыганаклар күрсәтелә.
    Беренче бүлектә Әмирхан Еникинең тәрҗемәи хәле, иҗади үзенчәлекләре анализлана.
    Икенче бүлек әдипнең хикәяләрендәге тел үзенчәлекләрен карауга багышланган.
    Өченче бүлектә шул ук хикәяләр стиль үзенчәлекләре ягыннан анализланган.
    Йомгаклауда хезмәтнең төп нәтиҗәләре билгеләнгән, тема өстендә эшләү перспективалар күрсәтелгән.

    ӘМИРХАН ЕНИКИНЕҢ ИҖАТ ЮЛЫ ҺӘМ ГОМУМИ ИҖАДИ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

    1. Әмирхан Еникинең тәрҗемәи хәле

    Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникееев (Әмирхан Еники) 1909 елның 2 нче мартында Башкортостаннның бүгенге Благоварницкий районының Яңа Каргалы авылында туа.
    Булачак язучының бабалары бу җирләргә Тамбов губернасыннан XVIII гасыр ахырында күчеп утырганнар. Атасы Нигъмәтҗан әкренләп крестьян эшеннән читләшкән, сәүдә эше белән шөгыльләнә башлаган. Сәүдәдән килгән табыш көн итәргә генә җиткән.
    Язучы әнисе Бибихәдичә бик сабыр, акыллы хатын була, әмма Нигъмәтҗан белән икәү бик килешеп дөнья көтсәләр дә, чын бәхет килми дә килми – тугыз балаларыннан берсе дә исән калмый.
    Ә унынчы бала булып, нәкъ Әмирхан дөньяга килә. Атасы бу фактны китап битләренә менә мондый сүзләр белән төртеп куйган: «Бәи морза Нигъмәтҗан Әхмәтҗан улы Еникеев алдым өшбу каләм Шәрифне 1908 елда 28 гыйнварда Эткол ярминкәсендә шәрифне 1909 елда 16 нчы февральдә пәнҗешәмбе көн дөньяга килмеш углым Әмирханга һибә кылып бирдем. Алла тәгаләдән озын гомер, бәхет һәм тәуфыйк сорап ышбу әлмәсхәр шәрифне хәтем көтеп кылырга насыйп итсен иде» , – дип язган.
    Соңрак, Әмирхан гаиләсе күчеп китә. Яңа урынга яңа өмет баглап, гаилә якындагы Дәүләкән авылына күчеп утыра. Яңа урында тагын бер малай – Әмирханның энесе Илдархан (1911) дөнья күрә.
    Әмирхан Еники иҗатын һәм тәрҗемәи хәлен өйрәнүчеләр буенча, «Әмирхан тигез мөнәсәбәт күреп шактый уңай шартларда тәрбияләнә. Әти-әнисе аның иреген чикләп, үз ихтыярларына буйсындырмыйлар, үзе теләгәнчерәк яшәргә мөмкинлек бирәләр» .
    Тора-бара Әмирхан матур әдәбият, театр сәнгате белән кызыксына башлый. Бу – аларның авылына төрле театр труппалары килү белән бәйле.
    Ә соңрак, Дәүләкән мәктәбендә укыганда, 1924 елда Әмирхан Владимир Ильич Ленин үлүенә багышланган шигырь дә язып карый.
    1925 нче елда 16 яшьлек Әмирхан Еники, газетада басылган игълан буенча, Казанга рәссамчылык, һәйкәлтарар (скульптура сәнгате), гыймарәтчелек (архитектура) мастерскойларына (Архумас) укырга керә. Ләкин булачак әдип өйдән матди ярдәм ала алмый. Ә монда ул сәүдәгәр баласы дигән сүз тараталар. Шулай итеп, Әмирхан стипендиясез кала. Шул сәбәпле, яшь Әмирханга укуны ташларга туры килә.
    Укуны ташлагач, Әмирхан китаплар укырга тотына. Ул «Шәриык» китапханәсенә еш керә башлый. Соңыннан китапханә Вафа Бурнаш (Фәтх Бурнашның энесе) Әмирханга китап кибетенә урнашырга ярдәм итә. Шуннан, Әмирхан Еники әдәбият җыелышларда катнаша башлый. Һ. Такташ, Г. Кутуй, М. Җәлил, С. Җәләл, Н. Толымбай кебек язучылар белән танышырга өлгерә. Ул аларның әдәби бәхесләшүләрендә катнаша, һәм, әлбәттә, үзе дә язып карый.
    Нәкъ шулай, 1926 нчы елда аның «Озын көй тыңлаганда» исемле, башкортостан тормышыннан алынган беренче хикәясе Гомәр Галинең булышлыгы белән басылып чыга.
    1926 нчы елның көзендә Әмирхан Еники укуын университет рабфагында дәвам иттерә. 1927 елның язында Дәүләкәннән килгән кайбер яшьләр «үзеңнең чыгышыңны яшереп йөрсәң, рабфактан кудыртабыз», дип яныйлар» .
    Һәм Әмирхан Еники тагын китәргә мәҗбүр була. Бер еллык академик отпуска сорап ала да яңадан монда әйләнеп кайтмый. Булачак әдип Донбасска юл тота.
    1928 нче елда, Казанга кайткач, берничә хикәя иҗат итсә дә, бу әсәрләр берсе дә әдәби вакыйга була алмыйлар. «Бер бәхәс чыкканда, – дип искә ала ул, – миңа әйттеләр: син үзең уйлаганны эчеңдә калдыр, ә бергә без таләп иткәнне яз... диделәр... Юк, кемгә дә булса ярау-ялагайлану гомумән табигатем күтәрми...» .
    1928 нче елда Әмирхан Еники Казан мех комбинатына эшкә урнаша. 1930 нчы елдан хезмәтне фәнни оештыру институты семинарында да укып йөри. Аны уңышлы тәмамланган соң, 1932 елда егетне эшче аспирантурада калдыралар.
    Бакудагы «Азеркино» трестында яисә Маргеланда наданлыкны бетерү курсларында эшләү елларында Әмирхан Еники тормышның күп төрле якларын күрә, төрле кешеләр белән аралаша.
    Татар әдәбиятында язылганча, «сугыш шартларында Әмирхан Еники яшәү һәм үлем, олы җанлылык һәм кешесезлек, гаделлек һәм намуссызлык, бөеклек һәм түбәнлек төшенчәләрен дөнья, ил, җәмгыять язмышлары белән үлчәргә өйрәнә. «Бала» (1941), «Ана һәм кыз» (1942) кебек нәсер-хикәяләрендә сугыш фаҗигаләре сурәтләнә» .
    Әмирхан Еникинең сугыш еллары әсәрләренең оптимистик көчен билгеләүче бу фикер сугыштан соңгы елларда да дәвам иттерелә, үстерелә, шуның матур үрнәкләре итеп «Тауларга карап» (1948), «Кем җырлады?» (1956) хикәяләре, «Без дә солдатлар идек» (1971) кебек повестен күрсәтергә мөмкин.
    Безнең хезмәттә анализланган хикәяләр Әмирхан Еникинең төрле иҗат чорларына туры килә. Ләкин төп мисаллар 1941 елдан башлап («Бала» хикәясе) 1960-70 нче еллардагы әсәрләр алынган.
    Әмирхан Еникинең күп кенә әсәрләре мәхәббәт турында . «Дөресрәге, сөешү-мәхәббәт хисләре, вакыт бу әсәрләрдә характерны, геройларның дөньяга карашын, гражданлык позициясен, хәтта иҗтимагый-социаль мөнәсәбәтләрне ачыкларга, билгеләргә ярдәм итәләр» .
    «Туган туфрак», «Әйтелмәгән васыять», «Җиз кыңгырау» хикәяләрендә халыкның рухи җәүһәрләренә, хезмәт, көнкүреш белән бергә туган йолаларына, туган җиренә мәхәббәт идеяләре, күңел юмартлыгы, кешелеклелек, гражданлык рухи тормышын тагын да ныграк баету мәсьәләләре лирик-моңсу тонда, фәлсәфи тирәнлектә хәл ителде.
    Соңгы елларда публицистикага һәм башка жанрларга (мәсәлән, рецензияләргә, эсселарга) мөрәҗәгать итеп, Әмирхан Еники озын гомер итә.
    Аның белән татар дөньясы 2000 елда саубуллашты. Шуңа күрә, Әмирхан Еники безнең чордашыбыз да булып тора. Татар халкы аны югары бәяли. 2001 нче елда аның биштомлык сайланма әсәрләре басылып чыкты.
    Әмирхан Еникинең стиль, тел өлкәсендәге осталыгы бүгенге язучылар өчен бөек үрнәк булып тора. Моның турында Туфан Миңнуллин болай дип яза:
    «Кирәк бит шундый осталык – махсус бәйләнеп тә, бер генә дә җитешмәгән ягын табып булмый. Һәр хикәядә фикер тирәнлеге һәм төгәллеге, һәрбер җөмлә камил һәм тәэсирле, һәрбер сүз үз урынында. Уңган, зәвыклы хуҗабикәнең табыны шикелле: карап торырга да матур, ризыкларын авыз итсәң, телең йотарлык. Югыйсә анда әллә кайлардан китерелгән үтә кыйммәтле деликатеслар да юк» .
    Бу сүзләргә кушылып, безнең тарафтан бу хезмәттә Әмирхан Еникинең уннан артык хикәясе анализланды. Алар арасында: «Бала» (1941), «Бер генә сәгатькә» (1944), «Кем җырлады?» (1956), «Туган туфрак» (1959), «Матурлык» (1964), «Җиз кыңгырау» (1966), «Мәчет җылый» (1967), «Бүрек... түгәрәк була» (1976), «Интервью» (1977), «Тынычлану» (1978).

    2. Әмирхан Еники иҗатының гомумән үзенчәлекләре

    «Татар әдәбияты тарихы»нда Әмирхан Еники иҗатын гомумән билгеләгәндә, болай дип языла: «Гомумән алганда, аны милли әдәбиятның иллюстрациядән проблемага, реалистик характерларга, фәлсәфи гомумиләштерүләргә күчешендә әйдәп баручы булды, дип бәяләргә мөмкин» .
    Ләкин татар әдәбияты прозасындагы бу үзгәрешләрне өстән генә карап булмый. Бу тирәнтен, сыйфатый үзгәрешләр. Моның турында Р.Г. Салихов хезмәтендә әйтелеп китә: «В нашей критике часто отмечается, что Амирхан Еники смело поднимает вопросы морали. Но нередко анализ таких произведений, как, например, «Родная земля», «Невысказанное завещание», «Медный колокольчик» и другие сводится к рассмотрению именно этих проблем, исследование характеров остается как бы в стороне. В рассказе «Невысказанное завещание» заметно бросается в глаза некоторый уход от ортодоксальных требований социалистического реализма. Это объясняется изменением отношения героя к действительности. Оно уже не восторженно-утверждающее, оно тревожное. Такое отношение к действительности рождает сильную критическую струю» .
    Шуңа күрә, Әмирхан Еникинең иҗади язмышы «ачык күк» астында үтте дип әйтеп булмый. Аның әсәрләре еш кына официаль әдәбият тәнкыйте тарафыннан кимсетелеп каралды. Бу, беренчедән, «Рәшә» әсәренә карый. Хәтта һәр хикәясе дә, басылып чыгуы белән, бәхәс тудырып килә. Ләкин, әйтүебезчә, Әмирхан Еники кайбер башка язучылар белән бергә социалистик реализм методына сыймыйча, әдәбиятта яңа чор ачучы, яңа карашлар билгеләүче булып тора. Моның турында шулай ук, әйтеп киткән Р.Г. Салиховның хезмәтендә язылган.
    «Затевая дискуссии по поводу выхода каждого произведения Амирхана Еники, устраивая на него официальные нападки, представители критики так и не поняли произведения («Рәшә» әсәре турында). Они были уверены, что каждое критическое выступление, каждый своеобразный подход к социалистическому реализму есть отрицание, а не утверждение метода, подрыв основы строя. Но на самом же деле Амирхан Еники предупреждает: надо что-то предпринять, а в противном случае может случиться крах, катастрофа в обществе» .
    Әмирхан Еники әсәрләре татар әдәбиятына һәм җәмгыятенә ниндидер яңалык китерәләр. Алар тәнкыйтьләнәләр, аларны ачулылар, ләкин әдипнең осталыгы бөтен әдәбият белгечләр арасында да бәхәссез булып тора. Еникинең стиль һәм тел үзенчәлекләре уңай якка аерылып тора.
    Мәсәлән, «Кем җырлады?» исемле хикәясе турында «Татар әдәбияты тарихы»нда түбәндәгечә языла: «Берничә сынландыру ярдәмендә, автор солдатның үлеме фактының нинди зур үкенеч, кайгы икәнлеген дә һәм ул яклаган идеяләрнең үлемсезлеген дә зур көч белән әйтеп бирә алган» .
    «Кем җырлады?» хикәясе турында күп кенә язылса да, әйтелгән фикер әсәрнең төп идеясы булып тора. Моны исбатлау өчен бу хезмәткә караган стиль үзенчәлегенә мисал да китереп була.
    Еники солдатның үлеме турында лаконик рәвештә, кыска гына, коры гына әйтеп китә: «Поезд китте, ялгыз кабер торып калды» , – дип яза ул «тышкы», күренгән тормыш турында.
    Ләкин шуннан соң автор «эчке» дөнья, хисләр дөньясына керә һәм аны табигать сынландыру ярдәмендә, болай ачыклый: «Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. Күктәге салынкы соры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. Шунда ук зәңгәр ачыклыктан, бәхилләшергә соңга калгандай, ашыгып кояш карады» .
    Китерелгән мисал әйтеп кителгән сүзләрне исбатлап килә, һәм монда чыннан да киләчәккә өмет яңгырый. «Тормыш дәвам итә», чөнки болытлар солдатка җәннәткә юл ачалар, ә кояш аны озатып кала.
    Соңгы елларда публицистикага һәм башка жанрларга (мәсәлән, рецензияләргә, эсселарга) мөрәҗәгать итеп, Әмирхан Еники озын гомер итә.
    Ә. Еники иҗатында спектакльләр артистлары турында бик күп белеп яза. «Татар әдәбияты тарихы»нда әйтеп киткәнчә, «рецензияләр авторның интеллектуаль байлыгы, фикерләү тирәнлеге, күз үткерлеге, характерлау төгәллеге, иң кирәклесен тотып ала белү күренә» .
    Спектакль артислары турында гына түгел, Әмирхан Еники әдәбият тәнкыйтендә дә актив катнашып килә. Аның мәкаләләре турында шул ук урында болай дип язылган: «Әдәбият, сәнгать серләрен тирән аңлау, шуларны укучыларга төшендереп бирү – бу Л. Толстой, М. Горькийлардан, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Г. Ибраһимов, Ф. Хөсниләрдән килә торган сыйфат» .
    90 нчы елларда җәмгыятебез зур үзгәрешләр кичерде. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез матур әдәбият белән бергә публицистикага юнәлделәр. Милли аңны торгызу, татар халкын уяту зыялыыларыбыз өчен төп бурыч булып торды, һәм бу бүгенге көндә дә зарури проблема булып тора. Ә. Еники дә кырыйда калмады.
    Әмирхан Еники соңгы елларында яңа тематика үзләштерде, яшәешнең яңа катламларына үтеп керде һәм хикәят язуны бер читкә куеп, «Кояш баер алдыннан» дигән публицистик китап бастырды.
    «Татар әдәбияты тарихы»нда Ә. Еникиның соңгы иҗади чоры турында болай язылган: «Автор милли мәсьәләгә, татар мәгарифен тернәкләндерү проблемаларына җитди игътибар бирә. Сөйләшүләрдән әдип бик мөһим нәтиҗәләр ясый. Художество әсәрләре кебек, язучының бу китабы да төгәл, сурәтле, җанлы телдә хикәя ителгән, ул кызыксынып бер сулышта укыла. Асылда ул пәйгамбәр сүзе кебек кабул ителә» , – дип билгеләнә.

    ӘМИРХАН ЕНИКИ ХИКӘЯЛӘРЕНЕҢ ТЕЛ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

    1. Гомуми тел үзенчәлекләре

    Тел үзенчәлекләрен анализлаганда, без берничә хезмәткә таяндык. Беренчедән, бу, әлбәттә, Г.Х. Әхәтовның «Татар теленең лексикасы» китабы. Бу әсбапта татар лексикасына карата гомуми үзенчәлекләр билгеләнгән һәм без Ә. Еникинең тел үзенчәлекләрен билгеләгәндә, бу китапны кырыйда калдыра алмыйбыз.
    Икенчедән, В.Х. Хаковның «Татар әдәби теле: Стилистика» исемле монографиясен кулландык, чөнки стилистик үзенчәлекләр бу китапта тел үзенчәлекләренә таянып күрсәтелгән.
    Шулай ук, безнең тарафтан Р.С. Абдуллинаның һәм И.М. Низамовның кулланылган әдәбият исемлегендә күрсәтелгән хезмәтләре кулланылды.
    В.Х. Хаков стилистик алымнарны караганда, аларны төркемләгәндә, әдәби әсәрнең тел үзенчәлекләрен анализларга да теоретик нигез сала. Үзенең китабында ул бөтен чараларны түбәндәгечә классификацияли:
    «Гомумән, стилистик алымнарны ике зур төркемгә аерып карарга мөмкин:
    I. Күчерелмә мәгънә белән бәйләнгән стилистик алымнар, сыйфат чаралары. Үз нәүбәтендә алар берничә төркемгә бүленәләр:
    1) метафорик төркем. Моңа, конкрет алганда, метафора, чагыштыру, тасвирый сыйфатлау, тасвирый билге (символ), сынландыру (җанландыру) һ.б. алымнар керә.
    2) Метонимик төркем. Бу төрркемдә, нигездә, метонимия, синекдоха карала.
    Моннан тыш, аллегорияне, шуңа охшаш булган төрләрне, кеше исемнәрен башка сүзләр белән алмаштыру алымнарын үзенә бер төркем, ягъни катнаш төркем итеп алырга була.
    II. Мөнәсәбәте белдерү алымнары. Алар да берничә төркемгә бүленәләр:
    1) тәңгәллек мөнәсәбәтен белдерү. Бу төркемдә төп урынны синонимнар (мәгънәдәш сүзләр һәм тезмәләр) алып тора. Шулай ук эвфемизмнар, перифразлар да шушы төркемдә карала.
    2) капма-каршылык мөнәсәбәтен белдерүче алымнар – антитеза, оксюморон, ирония чаралары.
    3) тигезсезлек мөнәсәбәте. Мондый мөнәсәбәт сөйләмдә градация, гипербола, литота алымнары аша тормышка ашырыла» .
    Шушы схемага таянып, без Әмирхан Еникинең уннан артык хикәясен анализладык. Анализга сайланган хикәяләр бер-берсеннән аерылып торалар. Беренчедән, алар әдипнең төрле иҗади чорларына карыйлар, икенчедән, үзләренең тематикасы белән аерылалар. Монда «Бала» кебек әсәр Ватан сугышына багышланган, «Матурлык» – үткән заманга, «Мәчет җылый» хикәясе очеркка якын һәм көнкүреш проблемага караган, «Тынычлану» психологик хикәя һәм совет чордагы шәхес тәрбияләү проблемасын ачыклаган, ә «Интервью» – кыска юморесканы хәтерләтә.
    Әлбәттә, бу әсәрләр тел үзенчәлекләре белән бер-берсеннән аерылып тора.
    Тел үзенчәлекләренә килгәндә, иң еш очрый торган һәм Ә. Еникинең бөтен иҗатына хас булган күренеш – сынландыру (җанландыру). Әдип еш кына табигать күренешләре аша төп геройның яисә авторның эчке дөньясын, аның хисләрен тасвирлый. Мәсәлән, «Бала» хикәясендә беренче юлларда ук, «Урман, үз-үзен тыңлагандай, хәрәкәтсез һәм тып-тын» [“Бала”, 11] . Сугыш тематикасында табигатьне җанландыру аеруча еш очрый. Мәсәлән: “Ләкин җәй башының яшь, тансык, сөйкемле матурлыгы белән балкыган шушы тау битләре, шушы кырлар аңа атасы йорты кебек үк үтә таныш, аеруча якын иде” [“Бер генә сәгатькә”, 40]; яисә: “Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. Күктәге салынкы соры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. Шунда ук зәңгәр ачыклыктан, бәхилләшергә соңга калгандай, ашыгып кояш карады» [«Кем җырлады?», 119].
    Башка әсәрләрдә дә җанландыру шактый еш очрый. Әйтик, “Тәрәзәләре яшькелт зәңгәрчә әйләнеп, карасу төшкән күзләрдәй, дөньяга күрмичә карыйлар төсле...” [“Туган туфрак», 160]. Бу мисалда җанландыру чагыштыру белән бергә килә.
    Җанландыру дәрәҗәсен Әмирхан Еники кеше характерының нечкә үзенчәлекләрен билгеләүгә кадәр китерә ала: “Суы зөбәрҗәттәй яшькелт, бик чиста; күләгә урыннарда караңгыланып китә, кояшлы җирләрдә җем-җем уйнакларга тотына, ә шулай да, үз дәрәҗәсен белгәндәй, ашыкмыйча уйчан тыныч кына агып ята” [Җиз кыңгырау», 268].
    Кайчак җанландыру, авторның эчке дөньясын тасвирлау максаты нигезендә, диалог, аралашу нигезендә бирелә: “Ә агым су ага, миңа “әйдә” дигән сыман, бөтерелеп-уймакланып ага да ага. Мин ихтыярсыз аңа ияреп киттем” [Җиз кыңгырау», 269].
    Нәтиҗә итеп, сынландыру һәм җанландыру ысулы Әмирхан Еники иҗатында еш очраганын һәм күбесенчә табигатькә багышланганын әйтеп китеп була.
    Әдип татар теле байлыгын тулысынча куллана. Агглютинатив тел буларак, татар теленә парлы сүзләр хас. Алар әдәби текстка экспрессив үзенчәлек өстиләр. Әмирхан Еники моның белән оста куллана. Аның хикәяләрендә кабатлау һәм төрле парлы сүзләр куллануны аңа хас булган һәм күп башка авторлардан аерып тора торган үзенчәлеге дип билгеләргә мөмкин.
    Беренчедән, кабатлаулар экспрессив текстларда еш очрый. Алар эмоциональ яктан контекстны көчләтеп, автор хисләрен төгәллерәк билгеләргә ярдәм итәләр. Мәсәлән: “Ә шулай да тургайлар, көн яктысыннан туя белмәгәндәй, тагын да биегрәк менеп, тагын да сузыбрак, ярсыбрак берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. Дөнья киң, киң, әләләләләүү! Җире-күге тын, буш, моңсу... бик моңсу миңа!” [«Матурлык», 225].
    Әмирхан Еники кабатлауны бөтен хикәяләрендә дә куллана. Әйтик, “Бала” (1941) хикәясендә үк ул еш кына кабатлауларга мөрәҗәгать итә. Мәсәлән: “Берәм-сәрәм очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле җилфердәшәләр” [“Бала”, 11]. Башка хикәяләрдә дә: “Мин хәтта уттай яна башладым. Уйларым, читлеккә эләккән кош кебек, бәргәләнергә тотынды: нишләргә, нишләргә? Әллә мыштым гына чыгып сызаргамы?..” [«Җиз кыңгырау», 291].
    Күргәнебезчә, китерелгән мисалларда кабатлау җанландыруны көчләтеп, аны хәрәкәтләндереп җибәрә.
    Фигыльләрне, исемнәрне яисә башка сүз төркемнәрен кабатлау Ә. Еники иҗатына аеруча хас. Бу күренешкә йөзләгән мисал китереп була. Ләкин алар төрле урында төрле функцияне үтиләр.
    Кайбер очракларда алар текст стиленә моңсулык һәм уйланучан ритм өстәп киләләр. Мәсәлән: “Бөрчекләнеп торган кара туфрак, эсседән кипкән сирәк үлән һәм ефәк чуклы кылганнар... Кылганнар... Гел бер якка таба селкенеп торалар икән бу... кылганнар. Казан тирәсендә юк бит алар” [«Туган туфрак», 161]; яисә, “Әйтелмәгән васыять” хикәясеннән алынган мисал: «Йомшак кына җәйге җил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар... Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш, дала киң, җир җылыкай, шаян җилкәй биттән сөя... Рәхәт һәй, рәхәт тә соң!.. һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу да шул. Шагыйрь әйтмешли, йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын, моңсу башкорт даласында!» [«Әйтелмәгән васыять», II, 323].
    Башка мисалларда ул теманы ачыклап, экспрессивлык ягыннан көчләтеп киләләр. Бу күренеш Әмирхан Еники иҗатына аеруча хас. Мисал итеп, “Кем җырлады?” хикәясеннән “җыр” сүзен китереп була: “Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени, тик җыр булсын, җыр туктамасын. Татар җыры, Таһирә җыры, туган ил җыры...” [«Кем җырлады?», 117].
    Экспрессивлыкны белдергәндә кабатлау ысулы шулай ук әдип тарафыннан еш кулланыла. Бу күренешкә күп мисал китереп була. Мәсәлән: “Юк, юк, бүтән аерылу юк! Инде без бергә, дустым, мәңге бергә!..
    Ниһаять, менеп җитәләр, йа Хода, нинди киңлек, нинди киңлек, нинди чиксез нур һәм ямь дөньясы бу туган җир!” [“Туган туфрак”, 119]; яки: “Юк, алай гына түгел, туган туфрак төтене бу... Бар икән ул туган туфрак дигән кадерле җир!” [“Туган туфрак”, 165].
    Өстәмә кабатлау Ә. Еники тарафыннан аның татар халык иҗатына хас булган нинди дә булса вакыйганы башлау стиленә охшату өчен кулланыла. Әйтик, “Күптән, бик күптән булган вакыйга. әмма бүгенгедәй күз алдында...” [«Җиз кыңгырау», 216].
    Кабатлау шулай ук персонажның телен җанландыруы мөмкин. Ул геройның портретын, аның эмоциональлеген билегли. Мәсәлән: “ – Ник ярамасын! Ярый, бик ярый, аккошым!” [“Туган туфрак”, 163].
    Парлы сүзләрне гадәти кулланышы да очрый. Бу очракта алар хәрәкәтнең озак юулуын яисә кабатлануын билгелиләр. Мәсәлән, “Тынычлану” хикәясендә түбәндәге мисал бар: “Чөнки ул бик начар йоклады, тирләде-пеште, әйләнде-тулганды – һаман да шул әшәке эсселек аркасында” [“Тынычлану”, 368]; Яисә: “Әнә алар киттеләр, буш, тын авыл өстенә тәңкәләр чәчкәндәй, җыр, моң сибә-сибә киттеләр” [«Җиз кыңгырау», 285].
    Парлы сүзләргә аваз ияртемнәре мисалларын китереп була. Алар шулай ук текстка экспрессивлык өстиләр, һәм Әмирхан Еникигә генә түгел, ә, әйтик Гомәр Бәширов иҗатына да хас булып торалар. Мәсәлән: “Җиз кыңгырау, бердән дәртләнеп, “зың-зиң, диң-диң” килеп, көмеш чыңлавын сибәргә тотынды” [«Җиз кыңгырау», 262]. Тагын бер мисал булып инде башка төрле тел үзенчәлеген билгеләп килгән өзекне китереп була: “Ә шулай да тургайлар, көн яктысыннан туя белмәгәндәй, тагын да биегрәк менеп, тагын да сузыбрак, ярсыбрак берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. Дөнья киң, киң, әләләләләүү! Җире-күге тын, буш, моңсу... бик моңсу миңа!” [«Матурлык», 225].
    Әмирхан Еники прозасында – бигрәк тә персонажлар телендә – еш кына ымлыклар очрый. Алар геройларның телләрен җанландыру өчен кулланылалар. Мәсәлән: “– Алай, бөтенләй үк түгел икән, ә! Һем-м, күпмегә соң?” [“Бала”, 32]; “Бу шулкадәр вакытлы һәм табигый килеп чыкты ки, кодалар төрле яктан:
    – Һай, афәрин!
    – Муладчина! – дип куйдылар» [“Җиз кыңгырау», 292]; яки: “Кияү мунчасы! Их, ниләр генә күрсәтми бу туй миңа! Хәер, минем бу хакта ишеткәнем бар иде инде” [“Җиз кыңгырау», 292].
    Шулай ук, Ә. Еники хикәяләренең тел үзенчәлеге итеп, автор тарафыннан еш кына сыйфатларны чагыштыру һәм югары дәрәҗәләрдә куллануны билгеләп китәргә кирәк. Мәсәлән: “Хәтта эшелоннар башындагы ике кап-кара паровоз тып-тын, әйтерсең, казаннарын сүндереп, аларны ташлап киткәннәр...” [“Кем җырлады?”, 115].
    Грамматик чараларга килгәндә, Әмирхан Еники тарафыннан беренче затның тартым категориясендә сөйкемле, хөрмәт сүзләрен күп булуын әйтеп китәргә кирәк. Алар текстка ниндидер якынлык хисе өстиләр, чөнки ул тартым категориясен мөрәҗәгать иткәндә генә кулланмый.

    2. Чагыштыру, метафора, эпитет мисаллары

    Метафора, чагыштыру һәм эпитетларны карау алдыннан
    В.Х. Хаковның схемасын китерергә мөмкин, чөнки чагыштыру, метафора һәм эпитет – өчесе дә троплар төрләре буларак – бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә торалар.
    В.Х. Хаков тарафыннан түбәндәге схема тәкъдим ителә: “упкын кебек уй – чагыштыру, упкын – метафора, упкын уй – эпитет” .
    Әлбәттә, китерелгән схема аеруча гади, ләкин ул метафора, эпитет һәм чагыштыру күренешләренең тыгыз бәйләнешен билгеләп күрсәтә.
    Саф эпитетка түбәндәге мисал китереп була: “Берәм-сәрәм очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле җилфердәшәләр” [“Бала”, 11].
    Эпитетлар Әмирхан Еники текстларына аерым гүзәллек өстиләр. Аның эпитетлар кулланышы нигезендә прозаның чын матурлыгын аңларга мөмкин. Мәсәлән: “Күңелендә аның кояшлы иртә тынычлыгы, хыялы исә шул иртәнең нурлы матурлыгы белән тулы” [«Бала», 12]. Яисә: “Гел юырттырып бара торгач, алар ахырда ак маңгайлы тәбәнәк таулар өстенә килеп чыктылар” [«Туган туфрак», 156].
    Әмирхан Еники хикәяләрендә эпитетлар һәм метафоралар бик еш очрый. Ләкин аның тел үзенчәлеге булып киң чагыштырулар булуын әйтеп китәргә була. Таралган чагыштырулар әдипнең стиленә килешеп торалар, чөнки алар аның прозасына фәлсәфичелек, уйланучанлык өстиләр. Мәсәлән: “Командир моны күрде булса кирәк, аның җитди чырае, таң шәүләсе төшкәндәй, яктырып, йомшарып киткән кебек булды” [«Бала», 16].
    Аеруча чагыштырулар табигатьне тасвирлаганда кулланылалар. Әйтик: “Һәм әнә шул таулар, кырлар, авыллар аша ниндидер бер пәһләванның зур адымнары шикелле, тимер челтәр баганалар әллә кайлардан килеп, әллә кайларга узып китәләр...” [«Туган туфрак», 164].
    Персонажның уй-фикерләрен тасвирлаганда да Ә. Еники чагыштыруларны еш куллана. Бу геройның моңсулануын яисә нинди дә булса авыр хәлдә булуын күрсәтә. Әйтик: “Мин хәтта уттай яна башладым. Уйларым, читлеккә эләккән кош кебек, бәргәләнергә тотынды: нишләргә, нишләргә? Әллә мыштым гына чыгып сызаргамы?..” [«Җиз кыңгырау», 291].
    Әмма чагыштырулар Әмирхан Еники әсәрләрендә башка очракларда булуы мөмкин. Әйтик, нинди дә булса әһәмиятле вакыйганы тасвирлаганда. Мәсәлән: “Әнә алар киттеләр, буш, тын авыл өстенә тәңкәләр чәчкәндәй, җыр, моң сибә-сибә киттеләр” [«Җиз кыңгырау», 285].
    Кайчак чагыштырулар фразеологик әйтемнәр белән кушылып, текстка образлык өстәү вазифасын үтиләр. Мәсәлән: “Илдә чыпчык үлми дигәндәй, безнең Бәдретдин дә, бик интегеп, ачка киселеп булса да, укуын әнә шулай алып бара иде” [«Матурлык», 216].
    Чагыштырулар киң һәм таралган булмаганда, алар экспрессив автор тексттында кулланыла. Бу күренеш тә Әмирхан Еники иҗатына хас. “Матурлык” хикәясеннән алынган тургайлар турындагы танылган мисалны китереп була: “Ә шулай да тургайлар, көн яктысыннан туя белмәгәндәй, тагын да биегрәк менеп, тагын да сузыбрак, ярсыбрак берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. Дөнья киң, киң, әләләләләүү! Җире-күге тын, буш, моңсу... бик моңсу миңа!” [«Матурлык», 225]; яки: “Яңа бистәнең тын, буш урамнары буйлап атлаган чакта мин үземнең нык ачыккан һәм эттәй ватылган булуымны тойдым” [«Мәчет җылый», 434].

    Метафоралар текстка аеруча образлык өстиләр. Безнең тарафтан анализланган Ә. Еники текстларында метафора шактый күп. Алар төрле функцияләрне үтиләр, ләкин бөтенесе дә алар сүзнең күчерелмә мәгънәсе ярдәмендә барлыкка килүләре сәбәбеннән, автор яки персонаж телләрен образлык, гүзәллек белән тулыландыралар. Әйтик: “Әйтерсең, бу һич йомылмас ямьле-моңсу күз аның шәрәләнеп каман бердәнбер күңел көзгесе!” [«Матурлык», 282]; яисә хикәянең исеме – “Мәчет җылый”.
    Бу мисалда күңел көзгесе дигән метафора киң кулланышта йөрсә дә, бу контекстта автор тарафыннан кешенең матурлыгын, чибәрлеген, сафлыгын билгели.
    Тагын бер мисал итеп түбәндәгене китереп була: “Берәм-сәрәм очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле җилфердәшәләр” [“Бала”, 11].
    Киң метафоралар да очрый. Алар таралган чагыштыруларга очрый, ләкин, гадәти буларак, алар аерым персонаж телләрендә очрый. Мәсәлән: “ – Кызлы йортлар күбрәк, егетле йортлар әзрәк шул хәзер, – диде Хөбәйдулла кода, көрсенеп. – Канатлар чыкты егетләргә, еракларга оча башладылар...” [“Җиз кыңгырау”, 271].

    3. Алынмалар, гади сөйләм лексикасын һәм фразеологик бердәмлекләрне куллану
    Алынмалар һәм гади сөйләм лексикасын Әмирхан Еники гадәттәгечә персонажларның характерларын билгеләү өчен куллана. Алар Ватан сугышы тематикасына караган хикәяләрдә дә, башка әсәрләрдә дә очрый. Шунысы мөһим, рус алынмалары персонажны уңай яктан да, тискәре яктан да билгели алалар.
    Шулай, “Бер генә сәгатькә” исемле хикәядә Ә. Еники фронтовик герое теленә рус җөмләләрен кертә, һәм бу укучыга геройны уңай яктан чагылдырырга ярдәм итә: “Не смеешь, брат, не смеешь! – ди, чалбар кесәсеннән ярты баш аракы чыгарып, шап итеп өстәлгә куя. Ул үзе, бераз эчеп алганга күрә, кызмача. – Без болай шаяруны яратмыйбыз. Кайткансың икән, торырга тиешсең! Точка!” [«Бер генә сәгатькә», 37].
    Ә әйтик, “Тынычлану” хикәясендә ул рус алынмаларын кулланып, геройның тискәре булуын ачыклый: « – Син, улым, әзрәк уйлап эшлисеңме моны?
    – А в чем дело? – диде Радик, тыныч кына» [“Тынычлану”, 371].
    Еш кына алынмалар персонажлар телен гади сөйләмгә якынлаштыралар. Бу чакта алар геройның уңайлыгын яки тискәрелеген белдермиләр. Мәсәлән: “– Менә Иркә туташны сезгә күрсәтергә алып килдем, – диде. – Хамматҗан дәдәбезнең внукасы була инде. Каладан кайтты” [“Туган туфрак”, 156].
    Бу каралган хикәягә килгәндә, анда рус алынмалары еш очрый, ләкин алар нинди дә булса ирония яисә тискәрелек белдермиләр. Киресенчә, алар Клараны билгеләгәндә, аеруча тирән идеяны ачыклыйлар. Саф татар телен онытуга карамастан, кала кызы үзенең туган җирен аңлый ала, дип дәлилли автор: “Неужели телеграмманы алмадылар икән? – дип борчыла башлады ул” [“Туган туфрак”, 140]; яки: “Җир якын, үләнләр якын, аттан тир һәм каеш исе килә. Юк, бу әтисен йөрткән “Волга”дан поэтичныйрак иде” [“Туган туфрак”, 141].
    Соңрак язылган кыска хикәяләрендә Әмирхан Еники еш кына рус алынмаларын иронияне белдерү максатыннан куллана. Әйтик, “Интервью” (1977), “Бүрек... түгәрәк була” (1976) кебек әсәрләрдә. Мәсәлән: “Кыскасы, менә шул. Эчкечелеккә каршы законны бозмыйбыз, финпланны да үтибез. Барысы да в ажуре...” [“Интервью”, 367]; яисә: “Нишләргә соң, ә? Вәт сиңа мәсьәлә, шайтан алгыры!” [«Мәчет җылый», 428]; “– Их, парин! – диде абзый, чын-чыннан ачынып” [«Мәчет җылый», 430].
    Китерелгән ике соңгы мисалда рус алынмалары татар гади сөйләм теленә якынлаштырып бирелгәннәр. Бу иронияне көчлерәк тоярга ярдәм итә, әлбәттә.
    Аерым очракларда әдип алынмаларны нинди дә булса шәхеснең эчке дөньясын тсавирлаганда да кертә. Бу күренеш Әмирхан Еникине башка классиклардан аерып тора. Мәсәлән: “Бүген нинди көн, кайсы число – һич хәтерли алмыйм” [«Җиз кыңгырау», 294]; яисә: “Теге вакытта егетнең сәер елмаюына әһәмият биргән булып, юкка гына борчылган икән. Просто балалык!» [“Тынычлану”, 386].
    Безнең тарафтан кайбер, безнең фикеребезчә, кирәк булмаган җирдә рус алынмалары кулланышы да очрый. Бу – укучыга якынрак, аңлаешлырак булу максаты белән кулланган урыннар. Мәсәлән: “–Хәер, алардан башка да инде без Гитлерның муенына петляның тазасын салдык. Үзең беләсең, бу петля хәзер көннән-көн буыла бара!” [«Бер генә сәгатькә», 36]; яисә: “Аның өстендә зәңгәр сукнодан җәйге пальто” [“Бала”, 12].
    Алынмалар белән беррәттән, шул ук максатлар белән, Әмирхан Еники гади сөйләм лексикасын куллана. Ләкин бу лексика алынмалардан аерылып тора. Чөнки гади сөйләм сүзләре нинди дә булса персонажның уңайлыгын яисә тискәрелеген белдермиләр. Алар күбрәк текстка экспрессив-эмоциональлек өстиләр генә. Мәсәлән: “– Юк, алар катнашмый.
    – Пәрәмәч, ник?.. Бик якын туганыбыз лабаса” [“Җиз кыңгырау”, 270]; яки: “Мөфти агай: “Бу нинди миңгерәү!” – дигән төсле гаҗәпләнеп, азрак кызганып, күбрәк ачу белән миңа бераз карап торды” [«Мәчет җылый», 424].
    Шул ук максат белән, Ә. Еники хикәясендә хәтта сүгенү сүзен дә кыстыра: «Абзый, кызып, кискен генә кулын селтәде:
    – Әйдә, әйдә, йөрмә, кит моннан... Бетмәс монда сезнең ише суга... «с...ннәр»...» [“Мәчет җылый”, 430].
    Ләкин гади сөйләм еш кына иронияне белдереп килә ала. Бу очракта Әмирхан Еники стиле Гыйләҗев, Юзеев стильләренә охшаш булып тора. Мәсәлән: «... Аннары ул мондый татулык урнашкан чакларда үзеннән шактый яшь, чибәр, әмма еш кына кәҗәләнергә ярата торган Рәмзиясен иркәли дә, сөя дә ала» [«Мәчет җылый», 370]; “– Җитәр, малай актыгы! – диде Гасыйм Сәләхович, буыла язып, – күземә күренмә, эзең булмасын монда!” [“Тынычлану”, 373]; “Борын башына йөз грамм, шуның белән вәссәлам!” [«Интервью», 366].
    Гади сөйләм лексикасын персонажның гадилеген сурәтләү максаты белән, Әмирхан Еники еш кына рус сөйләм алынмаларын куллана. Мәсәлән: “Бу шулкадәр вакытлы һәм табигый килеп чыкты ки, кодалар төрле яктан:
    – Һай, афәрин!
    – Муладчина! – дип куйдылар» [“Җиз кыңгырау», 292]; яисә: “Нишләргә соң, ә? Вәт сиңа мәсьәлә, шайтан алгыры!” [«Мәчет җылый», 428]; “– Их, парин! – диде абзый, чын-чыннан ачынып” [«Мәчет җылый», 430].
    Фразеологик берәмлекләр, әйтемнәр Әмирхан Еники хикәяләрендә шулай ук зур урын алып торалар. Алар әдипнең прозасын җанландырып, халык теленә якынлаталар. Әмма бу күренеш Ә. Еникинең әсәрләрендә ешрак персонажлар телендә очрый. Бу ысул ярдәмендә автор нинди дә булса геройның халыкчанлыгын тасвирлый. Безнең сайлап алган материал нигезендә, кызыклы нәтижәгә килеп була. Идиомалар ешрак уңай геройлар телләрендә очрый. Мәсәлән, “Бала” хикәясендә ул Гомәр һәм аның әтисенең сүзләрендә очрый: “– Союзниклардан рәт чыкмады, әти. Карга карганың күзен чукымый инде ул...” [«Бала», 36]; һәм: “– Ну, Гомәр, аякларың җиңл булсын! Яңадан әйләнеп кайтырга” [«Бала», 38].
    Ә “Туган туфрак” хикәясендә тискәре идиома да сүз матурлыгы өчен генә әйтелә: “Аларны бер дә кулыннан ычкындырмады, ләкин Алмас тәмам аның теңкәсен кортып бетерде” [«Туган туфрак», 149]. Бу хикәя әйтемнәргә аеруча бай, чөнки автор туган якның үзенчәлекләрен, сүз байлыгын билгеләп китмәкче була. Әйтик: “Һи-и-и, шулаймыни? – диде Сәйфетдин абзый, тәмам шаккатып. – Хамматҗан абзыйның шундый внукасы бармыни? Машалла! Күз генә тия күрмәсен, алтын алма булып җиткән икән! Әйдүк, әйдүк, ике күзем, түребездә бул!” [«Туган туфрак», 156].
    Шулай ук “Җиз кыңгырау” хикәясендә милли гореф-гадәтләрне тасвирлаганда, Әмирхан Еники төрле әйтемнәрне, мәкальләрне куллана. Мисаллар: “– Булган бу, – диде. – Әчүе дә җиткән, кыркуы да юк, ширбәт кенә... Әмма үзе, борыч салгандай, авызны яндырып бара. Шәп булган бу, шәп!” [“Җиз кыңгырау”, 271]; “– Чибәр егетме?
    – Чибәр, күргәч гайрәтең чигәр, – диде кече кодача, шаркылдап” [“Җиз кыңгырау”, 274].
    Кайбер мисалларда фразеологик берәмлекләр чагыштыру рәвешендә кулланылалар: “Илдә чыпчык үлми дигәндәй, безнең Бәдретдин дә, бик интегеп, ачка киселеп булса да, укуын әнә шулай алып бара иде” [«Матурлык», 216].
    Гади сөйләмгә караган фразеологик әйтемнәр шулай ук уңай герой телендә ешрак очрый. Мәсәлән: “– Җитәр, малай актыгы! – диде Гасыйм Сәләхович, буыла язып, – күземә күренмә, эзең булмасын монда!” [“Тынычлану”, 373].
    Фразеологизмнар һәм идиомалар иронияне билгеләп килгән очракларда, алар автор текстында кулланалар. Бу кыска юмореска рәвешендә язылган хикәяләргә хас. Мәсәлән, “Бүрек... түгәрәк була” дигән хикәядә: “Ат казылыгы җибәргән, казакъныкы, капсаң телеңне йотарсың, валлаһи!” [“Бүрек... түгәрәк була”, 365]; “Моңа каршы директор әче генә елмаеп куйды:
    – Элек безгә дә, Акъиделнең аръягында бер энәгә бер сыер, дип әйтә торганнар иде. Ә барсаң...” [“Бүрек... түгәрәк була”, 364]. Хәтта мәкальләр дә очрый: “Теләгән кешесенә тәгәрәп кенә килә, ә теләмәгәненнән тәгәри-тәгәри кача икән ул! Нәкъ җәнлекнең үзе кебек...” [“Бүрек... түгәрәк була”, 366].
    Әмма фразеологик берәмлекләрнең лирик монологларда да очравы мөмкин. Мәсәлән: «Тормышны бик мәкәрле нәрсә дип әйтәләр бит! Бер төчесен, бер әчесен каптыра, кешеләрне әледән-әле маңгайлары белән чәкештергәли генә тора, диләр» [“Туган туфрак”, 149]; яки: “Чак кына кагылдың исә, нәкъ теге вакыттагы шикелле нечкә дәртле тавышы белән бүлмәне яңгыратып җибәрә һәм күз ачып йомганчы мине үндүрт яшьлек чагыма – үземә урын таба алмыйча гел борчылып йөргән, нидер сизенеп көткән иртә яшьлегемә кайтара да куя” [“Җиз кыңгырау”, 297].
    Әмирхан Еники үз геройларына төгәл портрет бирүче остазы. Еш кына шул максат белән ул шулай ук идиомалар куллана. Мәсәлән: “Тик ул үзе тирәсендә бертуктаусыз бөтерелеп, шатлык-иркәләү сүзләре чәчкән какча гәүдәле хатынның кем икәнен бусагадан атлау белән үк танып алды: бу – Хәмдия җиңгәчәсе иде. Гаҗәп җиңел сөякле, куштан һәм татлы телле булып күренде ул Кларага” [“Туган туфрак”, 142].
    Аерым мисалларда безнең тарафтан рус теленнән калькалаштырылган фразеологик берәмлекләр табылды. Ләкин алар бик сирәк. Мәсәлән: “– Абый! – дип бер кычкырды да яшен тизлеге белән ишектән кире тышка атылды” [«Бала», 30].
    Әмирхан Еникинең тел үзенчәлекләрен әйтеп киткәндә, диалектизм куллануның аерым мисалларына тукталып китәргә кирәктер. Әлбәттә, диалект сүзләрне куллану нинди дә булса җирле үзенчәлекләрне күрсәтер максаты белән генә очрый. Гадәти әдипләр андый сүзләрне я текст эчендә үк, я астөшермә ярдәмендә аңлатып бирәләр. Әмирхан Еники “Җиз кыңгырау” хикәясендә исә историзм-диалектизм сүзен аңлатып бирә: “Каталау – мин бала чакта авылда үтүк дигән нәрсә юк иде. Керне юан уклауга урап, сырлы зур беләк белән тәгәрәтә торганнар иде. Безнең төбәкләрдә шуны каталау диләр” [«Җиз кыңгырау», 260].

    ӘМИРХАН ЕНИКИ ХИКӘЯЛӘРЕНЕҢ СТИЛЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

    Әмирхан Еникинең хикәяләрендә стиль үзенчәлекләрен билгеләгәндә, без шулай ук В.Х. Хаковның күрсәтелгән хезмәтенә, ә шулай ук И.М. Низамовның «Уем – тел очында» исемле һәм Р.С. Абдуллинаның «Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре» хезмәтләренә таяндык.
    Бүгенге көндә стилистика мәсьәләләре аеруча мөһим. Телнең үсеше, кулланышы өлкәсендә киңәюе, стильләр ягыннан үзгәреше аеруча әһәмиятле проблемалар тудыра. Шуңа күрә, күп кенә тел белгечләре классик әсәрләргә мөрәҗәгать итәргә чакыралар. Бу карашта, мәсәлән, Р.С. Абдуллина тора: «Матур әдәбият – үзенең стабильлеге белән аерылып тора. Персонажларның сөйләм үзенчәлеге стилистик таләпләрдән чыгып, теге яки бу төрле булса да, автор сөйләме чиста әдәби телдә языла» .
    Һәм түбәнрәк: «Телнең чисталыгы өчен көрәш – үзе бер мөһим проблема. «Телне бозмыйча, дөрес итеп, фикереңне җиткереп сөйләшү ул – кешенең әдәп, культура билгесе», – дип язган иде Хәсән Сарьян. Телнең чисталыгы турында язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, укытучылар, шулай ук төрле өлкәләрдә эшләүче укымышлылар җитди уйлана башладылар» .
    Әмирхан Еники стиленә караганда, аның тел мөмкинлекләрен үстерү өлкәсендәге карарга кирәк, дип саныйбыз. Бу рәвештә тел үстерү дигәнне И.М. Низамов болай билгели: «Телнең үсүе дигәндә, бүген нәрсәне күз алдында тотабыз соң? Үскән тел нинди була? Һәр иҗтимагый күренешнең үсү процессы кебек үк, телнең үсүе дә катлаулы, күп яклы һәм төрле-төрле сыйфатлар белән билгеләнә. Үткән гасырда иҗат иткән рус лингвисты Н.В. Крушевский болай дигән: «Тел үсешенең төп законы ул – уй-фикер дөньясының сүзләр дөньясы белән тәңгәл килүе»; М.З. Зәкиев тел үсеше төшенчәсенең янә бер сыйфатын аерым билгели: «... теләсә нинди әдәби телнең чын-чыннан үсеше аның гомумхалык сөйләме теленә якынлык дәрәҗәсе белән билгеләнә» («Туган тел үсеше», Казан, 1969, 53 б.); В.Х. Хаков телнең төрле иҗтимагый шартларга карап активлашуын, функцияләренең киңәюен һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, стиль төрләренең ишәюен бу төшенчәнең асыл сыйфатлары рәтенә кертә («Татар әдәбият теленең совет чорында үсеше», Казан, 1985, 3 б.)» .
    Әмирхан Еники иҗатына килгәндә, әйтеп киткән тел үсеше сыйфатларын табып була. Кыскача әйткәндә, бу:
    1) чынбарлыкны төгәл сурәтләү;
    2) гади сөйләм элементлары аша персонажларның портретларын сурәтләү;
    3) телнең функциональ яктан кулланышын киңәйтү.
    Әмирхан Еники теленең төгәллеге турында күп кенә әдәбият тәнкыйтьчеләр билгеләп киттеләр. Мәсәлән, Туфан Миңнуллин яза: «Татарда «Яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы», дигән гыйбарә бар. Әмирхан абый, әлбәттә, аны белә. Ләкин белгәнен берәүгә дә белгертми. Аның «Бер сүз» дигән кыска гына хикәясен ипләп кенә, ләззәтләнеп йотып барганда, кинәт шул бер сүзне укыйсың да тетрәнеп куясың» .
    Мисал итеп, Әмирхан Еникинең өй эчен тасвирлавын китереп була: «Менә өй эче. Ап-ак зур мич, кечкенә тәрәзәләр. Тәрәзә төпләрендә эреле-ваклы савытларда чыра кадап сабакларын бәйләгән гөлләр... Тәрәзә яңакларында – кызыл башлы озын сөлгеләр, кашагаларда – ак челтәр... Түр почмакта пыяла капкачлы карсак кына кара шкаф; шүрлекләрендә төрле төстәге, төрле иштәге савыт-сабалар; түбәсендә ниндидер катыргы кенәгәләр һәм тузган китаплар... Мич катыннан өйне икегә бүлеп сузылган бүлмә тактасы буенда күпертеп, пөхтәләп җыештырылган иске генә тимер карават» [“Туган туфрак”, 146].
    Китерелгән мисалда бер генә артык сүз юк. Чөнки алар бу контекстта кирәкми дә. Монда җанландыру, гипербола, метафоралар юк. Бу урында нәкъ төгәллек һәм авторның кырыйдан карашы кирәк.
    Ә персонажларның сөйләм теленә килгәндә, Әмирхан Еникинең әсәрләрендә бу күренеш бик еш очрый. Мисаллар: «Ах, душечка, ах, җаным! – диде Клара, тәмам нечкәреп китте, – килче миңа, матурым!..» [“Туган туфрак», 143]; “Галимҗан абзый дәрәҗәле кешенең игътибарына каршы тиешле ихтирам белән җавап бирә:
    – Слау бух, товарищ!” [«Бер генә сәгатькә», 41].
    Рус сүзләре кертүгә каршы, кайбер урыннарда ул контекстта рус персонажлары теленә татар лексемаларын кертә. Мәсәлән: «... бер авыз русча сүз белмәгән Мәрьям абыстай өчен генә булса кирәк, Гомәрнең аркасыннан кагып, үзенчә татарчалап:
    – Улан якши, улан якши! – дип куя» [«Бер генә сәгатькә», 42].
    Шул ук хикәядә «англичаннар» сүзе ярдәмендә Ә. Еники бер генә көнгә кайткан солдатның әти-әнисенә бәяләмә бирә: « – Соң, улым, англичаннарның фронтта эшләр ничек бара? – диде.
    Мәрьям абыстай картының бу сүзләрен ишетүгә кабынып китте:
    – Тапкансың сорашыр нәрсә, әгелчәннәр, имеш. Нигә кирәк ул сиңа... Башка әйтеп калыр сүзең юкмыни?» [«Бер генә сәгатькә», 35].
    Билгеле, бу чара күбрәк Ватан сугышына багышланган хикәяләрдә очрый. Әмма совет чорына багышланган «Тынычлыну» (1978) әсәрендә дә Гасыйм Сәләховичның улын бәяләргә ярдәм итә. Мәсәлән: « – Син, улым, әзрәк уйлап эшлисеңме моны?
    – А в чем дело? – диде Радик, тыныч кына» [“Тынычлану”, 371].
    Кайчак Ә. Еники рус сүзләрен эчке монологларга да кертә. Әйтик: «Теге вакытта егетнең сәер елмаюына әһәмият биргән булып, юкка гына борчылган икән. Просто балалык!» [“Тынычлану”, 386].
    Гади сөйләмдә куллана торган сленгтан кергән сүзләр дә очрый: “ – Урын кирәк, диләр. Үзләренең берәр дус-ишләренәдер инде. Бөтен җирдә блат, җаным” [“Тынычлану”, 394]. Бу текстка гади сөйләм стиле үзенчәлекләрен өсти.

    Эмоциональ-экспрессивлык – Әмирхан Еники стиленең төп үзенчәлекләренең берсе булып тора. Автор яисә персонаж тарафыннан лирик монолог рәвешендә башкарылган текстлар шактый күп. Без анализлаган хикәяләрнең һәрберсендә мондый лирик монологлар очратырга мөмкин. Әйтик, «Туган туфрак» исемле хикәядә алар берничә: «Иркә туташ! Нинди матур, нинди ягымлы! Карагызча, авыл кешесе дә шулай әйтә белер икән?» [“Туган туфрак”, 142]; “Юк, алай гына түгел, туган туфрак төтене бу... Бар икән ул туган туфрак дигән кадерле җир!” [“Туган туфрак”, 165]; “Ах, душечка, ах, җаным! – диде Клара течкәреп, – килче, килче миңа, матурым!..” [“Туган туфрак”, 143].
    Лирик монолог “Кем җырлады?” хикәясендә аеруча зур роль уйный. Бу әсәр – үзе бер киң лирик монолог булып тоела. Укучыга тагын да көчлерәк тәэсир итү өчен, автор еш кына абзацларны билгесезлектән башлап, беленмәгәннән дәва итә: “... Һәм вагон стенасына ышкылып кына язган вак яңгыр аша әкрен-ачык ишетелгән җыр, күктән иңгән ак канатлы фәрештәдәй, егетне ут эчендә яткан җиреннән сак кына күтәреп, каядыр еракка, татлы хыял дөньясына алып менеп китте” [«Кем җырлады?», 147].
    Әлбәттә, проза текстына җыр сүзләрен кертү Әмирхан Еникига хас булмаса да, бу әсәргә җырның сүзләре килешеп торалар. Чөнки сүз нәкъ җыр турында бара: “Менә кыз әкрен генә башлап, аннан тавышын күтәрә төшеп, сузып кына җырлый:
    Сарман буйлары, ай киң ялан,
    Печәннәре җитәр бер заман шул,
    Печәннәре җитәр бер заман...” [“Кем җырлады?”, 117].
    Табигатькә багышланган лирик монологлар аеруча күп. Алар авторның аңа гына хас булган үзенчәлеген билгеләп үтәләр. Хәтта геройның хәлен яки эчке дөньясын тасвирлаганда да Ә. Еники табигатьне сурәтләп үтә. Бәлки, бу табигатьне идеаллаштырып, аның мәңгелегенә соклану караш белән бәйледер. Мәсәлән: «... Алай дисәң, әнә-ә тегендә, кечкенә елгачык буендагы карт тирәкләр тик кенә, тын гына утыралар төсле. Алардан да ары, тау итәгендә кечкенә авыл да үз урынында бик нык утыра кебек...» [“Җиз кыңгырау», 293]; яки: «Нәкъ шул чакта бик еракта кинәт тау ишелгәндәй дәһшәтле гөрселдәп, көчәя барып, озак итеп күк күкрәде һәм нәкъ шул ук мизгелдә Гасыйм Сәләховичның йөрәгенә әйтерсең уттай кызган пычак китереп тыктылар» [«Тынычлану», 396].
    Әмирхан Еники тарафыннан «Татар әдәбият тарихы»нда кешенең табигатькә мөнәсәбәтен белдерүгә аеруча игътибар бирелә. Чыннан да, табигать анализлаган әсәрләрдә шактый зур урын алып тора. «Әмирхан Еник әсәрләренең тонын-яңгырашын күп вакыт кеше белән табигать арасындагы мөнәсәбәтләр билгели. «Әйтелмәгән васыять» хикәясе табигатьнең кеше кулы тимәгән матурлыгы турындагы юллар белән ачылып китә:
    «Йомшак кына җәйге җил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар... Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш, дала киң, җир җылыкай, шаян җилкәй биттән сөя... Рәхәт һәй, рәхәт тә соң!.. һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу да шул. Шагыйрь әйтмешли, йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын, моңсу башкорт даласында!» [«Әйтелмәгән васыять», II, 323].
    Әмирхан Еники стиленә зур синтаксик конструкцияләр хас. Бу шулай ук аның фәлсәфи карашлары, аның космизмы белән бәйле. Ләкин катлаулы синтаксис аның прозасын укырга комачауламый. Ә. Еники хикәяләре теленең образлыгы, матурлыгы, төгәллеге нигезендә җиңел укыла. Мисал итеп, «Кем җырлады?» исемле хикәянең соңгы юлларыннан түбәндәге өзекне китереп була: «Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. Күктәге салынкы соры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. Шунда ук зәңгәр ачыклыктан, бәхилләшергә соңга калгандай, ашыгып кояш карады» [«Кем җырлады?», 119].
    Әмирхан Еники хикәяләрен анализы нигезендә тагын бер стиль үзенчәлеге итеп без аның персонаж телләренең халыкчанлыгын билгеләп китәбез. Әдип авыл халкының бөтен тел байлыгын кулланып, аның образлыгын, төгәллеген укучыга тапшыра. Мәсәлән: “Шул арада уңган хатын бик юмартланып кыстарга тотынды:
    – Ягез әле, кече кода, балдан, майдан, коймактан рәхим итегез. Ягез, йә, тартынып тормагыз, кияү ашларын авыз итегез!” [«Җиз кыңгырау», 288].

    ЙОМГАКЛАУ

    Әмирхан Еники иҗаты татар әдәбиятының иң үзенчәлекле битләренең берсе булып тора. Ул үзенең геройлары, үзенең фәлсәфи карашлары һәм, әлбәттә, үзенең теле һәм стиле белән аерылып тора.
    Уннан артык хикәя анализлау нигезендә, безнең тарафтан түбәндәге тел үзенчәлекләре чагылды:
    1. Тел һәм стиль өлкәсендә Әмирхан Еники еш җанландыру ысулын куллана. Бу, беренче чиратта, табигатькә карата кулланыла. Ләкин аның җанландыруы фәлсәфчелеге, космизмы белән аерылып тора. Хәтта кайбер мисалларда ул табигать белән диалогларга керә.
    2. Тел өлкәсендә Ә. Еники еш кабатлау һәм парлы сүзләр куллана. Бу чара ярдәмендә ул текстка үзенчәлекле экспрессивлык һәм эмоциональлек кертә. Ләкин кайбер әсәрләрдә – аеруча сатирик хикәяләрдә – кабатлау һәм парлы сүзләр иронияне билгеләргә ярдәм итәләр.
    3. Әмирхан Еники прозасына киң чагыштырулар хас. Ул аларны фәлсәфи карашларын тирәнәйтеп һәм аңлаешлы итеп бирү өчен куллана. Чагыштулар белән бергә Ә. Еники текстлары метафораларга һәм эпитетларга бай. Алар аның теленә үзенчәлекле образлык кертәләр.
    4. Персонажлар телендә Ә. Еники тарафыннан еш рус алынмалары очрый. Алар геройның үзенчәлекләрен чагылдыралар. Рус алынмалары арасында иронияне белдерүчеләр дә, геройның уңайлыгын чагылдыручылар да очрый. Рус гади сөйләм теленнән кергән алынмалар аеруча күп очрый.
    5. Гади сөйләм теле Ә. Еники тарафыннан ешрак персонажлар телендә кулланыла. Күбесенчә алар нинди дә булса геройның халыкчанлыгын чагылдырып киләләр.
    6. Фразеологик берәмлекләр, әйтемнәр, мәкальләр шул ук максаттан кулланалар. Безнең анализлаган материал нигезендә идиоматик гыйбарәләр гадәти уңай герой телләрендә очраганын әйтеп китәргә кирәк.
    7. Әмирхан Еники стиленә көчле экспрессивлык һәм эмоциональлек хас. Ул аларны лирик монологлар ярдәмендә хәл итә. Лирик монологлар әдипнең стилен аеруча билгеләп торалар.
    8. Табигатькә багышланган лирик монологлар аеруча күп. Алар авторның аңа гына хас булган үзенчәлеген билгеләп үтәләр. Хәтта геройның хәлен яки эчке дөньясын тасвирлаганда да Ә. Еники табигатьне сурәтләп үтә. Безнең фикеребезчә, бу табигатьне идеаллаштырып, аның мәңгелегенә соклану караш белән бәйле.
    9. Әмирхан Еники стиленә зур синтаксик конструкцияләр хас. Бу шулай ук аның фәлсәфи карашлары, аның космизмы белән бәйле. Ләкин катлаулы синтаксис аның прозасын укырга комачауламый. Ә. Еники хикәяләре теленең образлыгы, матурлыгы, төгәллеге нигезендә җиңел укыла.
    10. Әмирхан Еники хикәяләрен анализы нигезендә тагын бер стиль үзенчәлеге итеп без аның персонаж телләренең халыкчанлыгын билгеләп китәбез. Әдип авыл халкының бөтен тел байлыгын кулланып, аның образлыгын, төгәллеген укучыга тапшыра.

    КУЛЛЫНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
    Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. – Яр Чаллы, 1997. – 128 б.
    Гәрәй Й. Сүз асылы. Тел хикмәтләре. – Уфа: Мәгариф, 2001. – 179 б.
    Еники Ә. Сайланма әсәрләр. Биш томда. I том. – Казан: Раннур, 2000. – 476 б.
    Еники Ә. Сайланма әсәрләр. Биш томда. II том. – Казан: Раннур, 2000. – 520 б.
    Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы (Педагогия институтлары һәм колледжлары студентлары өчен кулланма). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995. – 93 б.
    Метод, стиль, жанр (җыентык). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1976. – 224 б.
    Миңнуллин Т. Татар әдәбияты морзасы // Еники Ә. Сайланма әсәрләр. Биш томда. I том. – Казан: Раннур, 2000. – Б. 7-10.
    Мөхиярова Р.Х. ХХ гасырның 80-90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасы.– Яр Чаллы, 2000. – 192 б.
    Низамов И.М. И туган тел ... – Казан: Мәгариф, 1998. – 207 б.
    Низамов И.М. Уем – тел очында. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995. – 475 б.
    Салихов Р.Г. Концепция героя в татарском литературоведении / Автореферат на соикс. учен. ст. докт. филол. наук. – Казань, 1999. – 58 с.
    Татар әдәбият тарихы. Алты томда. VI том. – Казан: Раннур, 2000. – 540 б.
    Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979. – 234 б.
    Хаков В.Х. Татар әдәби теле: Стилистика. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999. – 304 б.
    Хангилдин В.Н. Татар теле культурасының кайбер мәсьәләләре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1976. – 160 б.

    Чыганак: Казан Дәүләт университеты


книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика