Романы, повести, стихи Марата Кабирова
Язучылар

Язучылар


    Дусларың белән бүлеш:


    Хәсән Сарьянның сатира өлкәсендә эшчәнлеге

    («Нокталы өтер» повесте буенча)


    Эчтәлек

    I. Кереш
    II. Төп өлеш
    1. «Нокталы өтер» повестендә юмор һәм сатира үзенчәлекләре
    1.1. «Нокталы өтер» повестенең тематик үзенчәлекләре һәм әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр
    1.2. «Нокталы өтер» әсәрендә сатирик образ тудыру алымнары
    2. Хәсән Сарьян сатирасының үзенчәлекләре
    2.1. Фән өлкәсендәге сатира үзенчәлекләре
    2.2. Х. Сарьянның сатира өлкәсендәге башка үзенчәлекләре
    III. Йомгаклау
    IV. Библиография

    Кереш

    Хәсән Сарьян танылган татар әдибе. Язучы булудан тыш Х. Сарьян мөгаллим һәм галим буларак та зур эшчәнлек алып барган шәхес.
    Хәсән Сарьян (Сарьян Салихҗан улы Хәсәнов) 1930 нчы елның 24 мартында Башкортостанның Илеш районы Иске Аю авылында колхозчы гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәктәптә алып, җиде сыйныфны күршедәге Теләкәй авылы мәктәбендә тәмамлый. 1945-1946 нчы елларда Татарстанның Чаллы районы артистлары труппасында артист булып йөри, аннан соң, янә үз авылларына кайтып, 1948 нче елның көзенә кадәр колхоз эшендә һәм клуб мөдире хезмәтендә була. 1948-1951 нче елларда Хәсән Сарьян – Бөре татар педагогия училищесы студенты. Училищедан соң ул Өфе педагогия институтына укырга керә һәм, аны 1955 нче елда уңышлы тәмамлап, ике ел чамасы Башкортостан башкаласында «Кызыл таң», «Совет Башкортстаны» газеталары һәм «Сәнәк» журналы редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли, аннары, 1957-1960 нчы еллар арасында, Башкорт дәүләт университетының филология бүлегендә татар теле тарихы һәм хәзерге татар теле курсыннан студентларга лекцияләр укый.
    1960 нчы елның октябрендә Хәсән Сарьян Казанга күчеп килә һәм 1965 нче елның ахырларына кадәр башта «Азат хатын» журналы редекциясендә җаваплы сәркатип, соңыннан СССР әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры һәм «Идел» альманахының мөхәррире булып эшли. Гомеренең соңгы елларында Хәсән Сарьян язучы-профессионал сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
    Хәсән Сарьян Казанга күчеп килә. Ә. Еники әйтүенчә, «әйтергә кирәк, Казан Хәсән Сарьянны кочагын җәеп каршы алмады. Бездә дә шул система бит – әдәбиятның, мәдәниятнең барысы да аның кулында. Сарьянга карата да башта шундыерак караш сизелде: ник килгән, нәрсә мәҗбүр иткән, «тегендә» нәрсә эшләгән?.. Билгеле, Хәсән Сарьянга мондый караш телдән әйтелмәсә дә, ул аны тоймыйча калмады. Ниләр кичергәнен эченә йотып, кире чигенү мөмкин түгел иде, ни күрсә дә аңа шушы каты туфракта калырга һәм тамырланырга кирәк иде» .
    Хәсән Сарьян әдәби иҗат юлын хикәяләр язудан башлый. Аның яшүсмерләргә адресланган беренче хикәяләр җыентыгы 1962 нче елда Казанда басылып чыга һәм укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Аннан соң авторның хикәяләре тупланган тагын ике җыентыгы дөнья күрә. сюжет төзеклеге, композицион җыйнаклык, җиңелчә юмор белән өртелгән тыгыз фикерле, халыкчан тел Хәсән Сарьянны шушы беренче хикәяләрендә үк үзенчәлекле язучы, тел остасы итеп таныта. Әдипнең язу стилендәге бу уңай сыйфатлар алтмышынчы-җитмешенче елларда иҗат ителгән күләмле әсәрләрендә тагы да үстерелә һәм яңаяклары белән ачыла. Үз чоры кешеләренең яшәү мәгънәсен, гаделлек өчен көрәшен, гуманистик идеалларын заманча яңгырашта бәян иткән, бигрәк тә гаилә мөнәсәбәтләрен, әхлак мәсьәләләрен кискен куеп, аларны тормышчан геройларының язмышлары үрнәгендә ышандырырлык итеп тасвирлаган «Әткәм һөнәре» (1965 ел), «Бер ананың биш улы» (1976 ел) һәм «җәза» (нәшриятта чыккан икенче исеме – «Егет язмышы», 1978 ел) повестьлары авторга аеруча зур уңыш китерә. Бу әсәрләре белән Хәсән Сарьян җитмешенче еллар татар прозасының күренекле вәкилләре сафына баса.
    Хәсән Сарьян – тел белеме, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәләрендә дә актив эшләгән язучыларның берсе. Ул татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзү эшендә якыннан торып катнаша, озак еллар буе радиодан тел мәсьәләләренә багышланган әңгәмәләр алып бара, көндәлек матбугатта каләмдәшләренең иҗатлары һәм, гомумән, әдәби осталык турында күп санлы мәкаләләр бастыра. Аның тел белеме һәм әдәби осталыкка багышланган бу төр хезмәтләре «Уеңны уйдырып сал...» (1977 ел) исемле җыентыгында урын алган.
    Әдипнең аерым әсәрләре рус, мари, удмурт, башкорт, каракалпак, казакъ, кыргыз телләренә тәрҗемә ителгән. Ул үзе дә рус һәм башка телләрдән татарчага проза әсәрләре тәрҗемә итә. Алар арасында Чынгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» повестеның кыргызчадан тәрҗемәсе аеруча зур осталык белән эшләнгән.
    Хәсән Сарьян, әдип буларак тәмам өлгереп, күпкырлы таланты ачылып җиткәндә генә, 1978 нче елның 21 сентябрендә кинәттән вафат булды.
    Язучының иҗатында нечкә юмористик әсәрләр дә зур урын алып торалар. Үз чорының кимчелекләрен, аерым шәхесләрнең әхлаксызлыгын, ришьвәтчелекне, намуссызлыкны сатирик ысуллары белән ул «Нокталы өтер» повестында аеруча уңышлы яктырта. Бу әсәр үзенең тирән фикерләве һәм зарури проблематикасы беләнаерылып тора.
    Безнең хезмәтебез нәкъ шул әсәргә киң рәвештә анализ ясауга багышланган. Чөнки нәкъ бу повестьта Хәсән Сарьянның ирониясе белән бергә аның фәнни фикерләре дә күзәтелә.
    Хәсән Сарьян иҗаты алтмышынчы елларда башланып китеп, үзенең намуслылыгы белән аерылып тора. Нәкъ бу чорда, әйтик, рус әдәбиятында күп кенә үзгәрешләр барлыкка килә. Беренчедән, әдәбиятка бер төркем дисседентлар килә. Алар арасында Александр Солженицын, Иосиф Бродский кебек Нобель премия лауреатлары. Алар белән бергә Владимир Войнович кебек әле яшь һәм сатира һәм юмор өлкәсендә хезмәт итүчеләр дә булган. Бу яшь язучылар чынбарлыкны үзенчә аңлап, иске тоталитар стереотипларны кире кагып күп кенә сатирик әсәрләр иҗат иткәннәр.
    Татар әдәбиятында Хәсән Сарьяр нәкъ шундыйлардан. Ул да үзенең әхлакый повестьлары белән беррәттән сатирик әсәрләр дә иҗат иткән. Һәм «Нокталы өтер» повесте бу рәттә үзәк урынны алып тора.
    Хәсән Сарьянның иҗаты үзенең намуслылыгы, ачыклыгы, алга киләчәккә туры карашлары белән аерылып тора. Үзенең чорына карата ироник һәм сатирик карашлары бүгенге көндә аеруча игътибарга лаеклы.
    Хезмәтебезнең төп максаты – Хәсән Сарьянның юмор һәм сатира өлкәсендә эшчәнлегендә үзенчәлекләрен анализлау.
    Төп максатка ирешү өчен без түбәндәге мәсьәләләрне хәл иттек:
    – Хәсән Сарьянның тормыш юлын күзәттек һәм гомуми иҗат үзенчәлекләрен анализладык;
    – Язучының иҗатына һәм аерым әсәрләренә багышланган хезмәтләрне тикшердек (Ә. Еники, Г. Ахунов һ.б. мәкаләләре);
    – «Нокталы өтер» исемле повестенә юмор һәм сатира үзенчәлекләре ягыннан тулы анализ бирдек.
    Тел һәì стиль үзенчәлекләрен караганда, без И. Низамов, В. Хаков һәì башка тел һәì әäәáият белеме белгечләре эшләренә таяндык.
    Мәгълүм булганча, Хәсән Сарьян әдәбиятка алтмышынчы елларда килә. Ул беренче адымнарыннан ук үзенең тел осталыгы, намуслыгы һәм иреклеге белән аерылып тора. Әмма юмор һәм сатира өлкәсендә аның иҗаты бүгенге көнгә кадәр тирән анализ тапмаган. Язучының «Бер ананың биш улы» кебек повестьлары әдәбият тәнкыйтендә шактый каралсалар, «Нокталы өтер» кебек сатирик әсәрләре, кызганычка каршы, зур урын алмаганнар.
    Шуңа күрә, хезмәтебезнең актуальлеге бәхәссез. Икенчедән, «Нокталы өтер» повестендәге күп кенә фикерләр бүгенге көндә дә аеруча әһәмиятле булып торалар. Әйтик, татар теле грамматикасы турындагы фикерләр, татар милләтенең культурасы турында, «кул кулны юып яшәү» кебек күренешләрне генә әйтеп китеп була. Безнең тарафтан анализланган «Нокталы өтер» повесте бүген үзенең «икенче гомерен» ачып җибәрә дип расларга мөмкин.
    Хезмәт керештән, төп өлешнең ө÷ бүлегеннән, йомгаклаудан һәì әäәáият исемлегеннән тора.
    Кереш бүлегендә теманың төп максаты һәì мәсьәләләре ачыкланып килә. Монда ук теманың актуальлеге раслана һәì кулланылган чыганаклар күрсәтелә.
    Беренче бүлектә Хәсән Сарьянның тәрҗемәи хәле, иҗади үзенчәлекләре анализлана. Монда ук әдипкә әäәáи тәнкыйтьтә бирелгән билгеләмәләр китерелгән.
    Икенче бүлек төрле темаларга караган сатира һәм юмор үзенчәлекләре анализына багышланган.
    Йомгаклауда хезмәтнең төп нәтиҗәëәðе билгеләнгән, тема өстендә эшләү ïерспективалар күрсәтелгән.

    II. Төп өлеш

    1. «Нокталы өтер» повестендә юмор һәм сатира үзенчәлекләре

    «Нокталы өтер» повесте Хәсән Сарьянның иҗатында төп әсәрләренең берсе. Чыннан да, бу повесстьта автор үзенең тормышка карашын, җәмгыять тормышындагы урынын билгеләп килә. Бу әсәрдә Х. Сарьян чорның бөтен үзенчәлекләрен үзе аша үткәреп, укучыга тапшыра. Шул максатка җитешү өчен ул юмор һәм сатира ысулларын куллана.
    Повестьтагы юмор һәм сатира үзенең төрлелеге һәм үзенчәлеге беләң аерылып тора. Х. Сарьянның юморы сәяси сатирадан башлап нечкә ирония белән тәмамлана.
    Повестьның эчтәлегенә килгәндә, әсәр институт тормышына һәм гомуми фән дөньясына багышланган. Сарьянның геройлары – фән хезмәткәрләре. Төп геройлар татар филологиясе өлкәсендә эшлиләр.
    Әмма геройлар мөнәсәбәтеннән тыш, Хәсән Сарьян татар теле проблемаларын, аның теоретик грамматик мәсьәләләрен дә күтәреп чыга. Бу очракта бу әсәрнең икенче темасы дип санап була.
    Повестьның проблематикасына килгәндә, монда сәяси, әхлакый, фәнни проблемалар бер-берсе белән янәшә килеп, бер-берсен ачыклап киләләр.
    Әсәрнең композициясе туры: ул тулысынча төп герой Галиев Гали Галиевичның кафедра мөдирлеге чорын тасвирлый. Композицион бөтенлекне очраклы рәвештә авторның фәнни карашлары һәм аерым геройларның үткән тормыш юлларын тасвирлау өзә. Ләкин гомумән вакыйгалар хронологик туры рәвештә сурәтләнгән.
    Әйтүенчә, төп герой булып Чәмәт (Галиев Гали Галиевич) сурәтләнгән. Үзенең төп герое аша Хәсән Сарьян фән һәм югары белем өлкәсендәге карьеристка сатира ясый. Бу геройга безнең тарафтан аерым бүлек багышланды.


    1.1. «Нокталы өтер» повестенең тематик үзенчәлекләре һәм әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр

    Ә. Еники әйтүенчә, Хәсән Сарьян әдәбиятта үзенең ачыклыгы һәм чорның кимчелекләренә курыкмыйча караучы язучыларның берсе булды. «Нокталы өтер» повестенда да сәяси һәм җәмгыяви проблемаларга күп кенә фикерләр китерелгән. Аларның күбесе сатирик рәвештә бирелгән, һәм бүгенге укучыга кайберәүләре коточкыч хәл булып күренәләр.
    Повестьның башында ук үзенә хас булган ирония белән Хәсән Сарьян сайлаулар турында әйтеп китә. Геройларның берсе аша ул болай дип тасвирлый: «Әнә шул кешесен үткәрү өчен генә кирәк ул конкурс. Ә калган кандидатуралар театр сәхнәсендәге статистлар кебек кенә. Бер артист төп рольне башкара, калганнар аңа фон ясыйлар» [15].
    Совет чорындагыв мондый раслаулар бөтен системаны сурәтләп чыкканнар. Һәм без монда «эзоп теле» якын чараны да күзәтәбез. Саулаулар – демократик дәүләтнең нигезе буларак, нинди генә дәрәҗәдә узмасыннар, алар төрле кандидатураларның конкурсы булырга тиеш.
    Бу тема повестьта берничә тапкыр кабатлана. Әйтик, Чәмәт Бәхтизинны куркытырга теләп, шулай ук аңа «киләсе елда конкурс булуын» хәтерләтә. Әлбәттә, яшь галим конкурстан курыкмаса да, Чәмәт – кафедра мөдире буларак – шул «конкурсның» нәтиҗәләр кирәк булганча үзгәртергә хокукы булган.
    Гали Галиевич – ирекле саулауларның дошманы, алар кешеләрдә иреклек рухы тудыралар, аның ишеләргә хакимияткә юлны кисәләр. Повестьта бу тема һәм бу проблематика ачык тасвирлана, һәм куелган сәяси проблемаларның иң әһәмиятлесе дип санала. Чәмәт бөтен повесть буена демократияне кысарга, үзенең тоталитар мөдирлеген ныгытырга тырыша.
    Әйтик, кафедра мөдире үзенең хезмәтен кафедра әгъзаларына да күрсәтми. Ни өчен? Ул чын күңелдән аңлый алмый. Аныңча, «кафедра мөдиренең хезмәтен «гади» галимнәр тәнкыйтьләргә тиеш түгелләр». Бу очракта Гали Галиевич фән белән сәясәтне бутый.
    Бу очракта Чәмәтнең Бәхтизинга карата карашлары кызыклы. Кафедра мөдире аның фәнни һәм җәмгыяви эшчәнлегенә бер генә тулаем бәяләмә бирә: «Ул – политически ненадежный кеше» [112]. Әлбәттә, мондый жандармга хас бәяләмә ирониясе белән аерылып тора. Бу җөмлә Чәмәтнең тупаслыгын, тоталитарлыгын күрсәтә.
    Ә инде шул ук Бәхтизин белән диалог очрагында Чәмәт турыдан-туры үзенең демократиягә карата карашларын белдерә:
    «– Сез аларны, укытучылары буларак, туктатырга тиеш идегез.
    – Ләкин бу – демократиянекысу булыр иде.
    – Ләкин студентка андый демократия бирелмәгән!» [142], – дип котыра Чәмәт, башка җавап таба алмагач.
    Чәмәтнең хакимлек ягыннан аннан астанрак торган кешеләргә карата мөнәсәбәте аның тоталитарлыгын дәлилләп тора. Ул лаборанткасы Мәрзиягә ашханәдән аш китерттерә, өенә асрау кыз урынына студентка тапмакчы була һ.б.
    Шул ук чакта Чәмәтнең тиранлыгы һәм тоталитарлыгы аның куркаклыгы белән янәшә тора. Ул үзенең карашларын дәлилли алмагач, конфликттан куркып, фәннәр кандидаты Галиуллина алдында «койрыгын кыса». Ул бу очракта «чын сәясәтче» кебек уйлана: «Бәхтизин кем әле ул? Бер кем дә түгел. Ә бу – минем кебек үк кандидат. җитмәсә, хатын-кыз! Юк, конфликтка керергә ярамый» [90].
    Икенче очракта ул кафедра тоталитар режимны көчләтергә теләп, һәрбер укытучы артыннан аның һәрбер сүзен (хәтта, темага карамаганны да) аерым студентларга язып барырга куша. Бу жандарм методлары шәхес иреклегенә каршы, укытучының иҗади иреклегенә каршы ысуллар шул ук сталин-берия режимын хәтерләтә.
    Шулай итеп, сәяси проблемалардан Хәсән Сарьян өчен иң мөһиме – шәхес иреклеге.
    Андрей Сахаров, башка диссидентлар, шулай ук Европаның бөтен прогрессив язучылары егерме гасырның икенче яртысында иң олуг максатларын тоталитар режимнарны бетерүне белдереп килгәннәр. Хәсән Сарьян үзенең повестьтенда нәкъ шул проблемага кушылып китеп, шәхеснең иреклеге өчен көрәшүдә үзенең өлешен кертә.
    Әмма шәхес иреклеге, демократия кебек сәяси проблемаларга башка җәмгыять мәсьәләләре килеп тоташа. Аларның берсе – Чәмәтнең «интернационализм»на үзенчә аңлау, һәрдаими үзенең милләтен мыскыллау.
    «Нинди генә өлкәдә булмасын, без рус кардәшләребездән үрнәк алабыз. Галимнәребез алардан өйрәнә,язучыларыбыз тоже өйрәнә... Халкыбызда әле булса шул этика юк, иптәшләр» [98] – бу сүзләрдә шул чорның тоталитар фикерен сизеп була. Монда автор шулай ук «эзоп теле» белән куллана. Чөнки кайбер фәннәргә карата, кайбер өлкәләргә карата бу сүзләр уңайлы яңгыраса, әдәбият һәм гуманитар фәннәр өлкәсендә бу фикер геройның наданлыгын, тупаслыгын гына белдерә.
    Икенче урында ул «Рус алфавитын җимереп, арасына татар хәрефләрен тыгарга тырыша» [104] дип яза, Ямалов өстеннән шикаять язып. Монда Хәсәр Сарьян татарның үз алфавитына хокуклыгын юк итү турындагы фикерен нечкә сатирик чаралар ярдәмендә тасвирлый. Шул ук фикер мөрәҗәгать итү сүзләре буенча да туа.
    Шулай итеп, үз коллегаларын кимсетергә теләп, тискәре герой аларны «милләтчелек»тә яманлый.
    Хәсәр Сарьян бу фикере аша тагын бер идеясен белдереп килә. Шәхеснең чын иреклеге аның тамырларына, гореф-гадәтләренә бәйләнгән. Үзенең ата-бабаларын хөрмәт итмәгән, үзенең милләтен мыскыллап сөйләгән кеше кайчан да булса куштанчылыкка, намуссызлыкка чума, язучы фикере буенча. Һәм бу уен Хәсән Сарьян сатирик чаралар белән укучы алдында ачыклый.
    Гали Галиевич үз милләтен тыныш билгеләренә багышланган хезмәтендә дә кимсетергә онытмый. Мәсәлән, «тире» сүзен аңлатканда, Хәсән Сарьян юмореска формасында болай дип сурәтли: «Греклар бу сүзне уйлап чыгарганда безнең халыкның теле түгел, үзе дә булмаган булырга тиеш» [162]. Монда сүз «тире – орфография билгеле» һәм «тире – мал тиресе» омографлар турында бара.
    Ә үзенең хезмәтен аклаганда, ул турыдан-туры Г. Ибраһимов, Х. Алпаров кебек галимнәрне кимсетеп чыга: «– Ибраһимов – зур язучы, сүз юк, – диде Чәмәт. – Ләкин ул зур телче түгел. Телче буларак, ул инде үтелгән этап» [167].
    Кайвакыт татар халкы мәсьәләләре моңсулы ирония белән дә тасвирлана. Мәсәлән, татар исемнәренә карата ул болай дип яза: «Ул елларны безнең татар, кырышылып, үз балаларын Альберт да Фердинанд кебек кенә исем куша иде», – дип яза Хәсән Сарьян. Һәм бу нечкә ирониядә бүгенге проблема да ачыкланып килә.

    Әйтеп киткән проблемалардан тыш, Хәсән Сарьян җәмгыятьтәге башка кимчелекләр өстеннән дә көлеп чыга. Боларның иң киң таралганнарыннан берсе – ришьватьчелек, «танышлар аша хәл итү», блат дигән күренеш.
    Камил дә, Чәмәт тә һәм бик күп башкалар да бу чир авырыйлар, чөнки система үзе бу авыру өчен уңайлы шартлар тудырып тора. Мәсәлән, Камил Гали Галиевичка урындыклар табып бирергә вәгъдә итеп, болай ди: «Складлары тимер юл өстедә генә. Шуннан алдым. Аларда юк нәрсә юк. Әзрәк төртергә кирәк, билгеле» [115]. Соңгы җөмләдә системаның кануннарының берсе тасвирлана.
    Тагын бер язылмаган закон – блат: «Һей, егетләр! – диде Чәмәт. – Була торган хәл бит инде ул! Бүген – сезнеке, иртәгә – минеке. Бер урынга барыбер – бер генә кеше керә» [60] – дип кылана кафедра мөдире, үзенең «демократик» карашларын күрсәтергә теләп.
    Күрсәтмәлек («показуха») күренеше ул чор системасында аеруча зур урын алып торды. Хәсән Сарьян сатирик буларак бу проблеманы калдыра алмый. Шулай, Гали Галиевич үзен берничек тә күрсәтә, белдертә алмагач, институтның «җәмгыяви тормыш»ында актив рәвештә катнаша башлый. «Чәмәт – кушсалар-кушмасалар да җәмәгать эшләренә кысылып, тыгылып, кеше күзенә актив күренеп йөргән бер студент иде» [27], – дип яза Хәсән Сарьян. Бу сүзләрдә ирония белән тулы сүзтезмәне сизеп була: «кеше күзенә актив күренү». Бу сүзтезмәдә күренеп сүзенең өстәмә мәгънә төсмере туа.
    Гали Галиевич «показуха» күренешен фәнгә дә күчерә. Мәсәлән, үзенең тыныш билгеләре өстендәге хезмәтендә ул түбәндәгечә фикерли: «Безнең сыман телче галимнәрнең, җаннарын фида кылып, фәнгә хезмәт итүләре аркасында көн саен тыныш билгеләре, аеруча нокталы өтерләр арта бара» [163].
    Бу өзектәге нечкә юмор һәм шул ук чакта усал сатира бер күренешне башка өлкәдәге уңай сүзләр белән алмаштырып бирүдә нигезләнгән.
    «Күрсәтмәлек» күренеше повестьта шактый күп очрый. Бу – кафедра тарафыннан күпме фәнни хезмәт басылуыннан башлап Хәмиди портретын элеп куюга кадәр. Исән булган чакта, профессор Хәмидинең кирәк булган чакта, аның портреты иң зур булып күренә. Әмма галим вафат булгач, ул кирәкми.
    «– Юньсез кешенең шул инде аның – үлеме дә вакытсыз була, – дип сүгенә-сүгенә, стенадан Хәмидинең портретын йолкып алды. – Төшеп, аны шифоньер артына илтеп тыкты. – җитте, көнең бетте синең, профессор... – дип кулын тузаннан сөртте» [155].
    Бу өзектә без Хәсән Сарьян тарафыннан, безнең фикеребезчә, аеруча зур проблема күтәрелеп чыккан. Бу – исән чакта кирәкле кешеләрнең портретлары һәм бюстлары турында. Үз вакытында Сталин һәйкәлләреннән башлап, ә бу чорда – Брежнев портретлары. Автор киләчәккә карап алган сыман. «Нокталы өтер» язылганнан соң күп тә вакыт узмас, политбюро әгъзалары портретларын стеналардан йолып алып, кулларын тузаннан сөртеп, чүплеккә ташларга ашыгырлар.
    Шул чорның тагын бер үзенчәлегенә тукталып китә Хәсән Сарьян: кеше өстеннән шикаятьләр язу. Бу күренеш, әлбәттә, тоталитар режимлы дәүләт өчен хас.
    Тагын бер тема – зыялыларның эчкечелеге. Бу чир шулай ук киң таралган күренеш. Бу авыру еш кына бүгенге көндә дә очрый. Ә система шәхес иреклеген кысып килгән дәвердә эчкечелек кайвакыт талантлы галимнәр һәм язучылар арасында да таралып киткән булганын дәлилли автор. Әмма бу чиргә, беренче чиратта, рухый яктан фәкыйрь шәхесләр тотыла.
    Игътибар итсәк, нәкъ Чәмәт Бәхтизин янына шешәсен тотып килә. Ә икенче урында, Хәсән Сарьян Заманов турында ирония белән болай яза: «Хәер, Замановның фотосы да моңа дәлил булырлык: бияләйдәй борын шәрәфләре очтан гына түгел, төбеннән үк шикле бер буяуга манылган иде» [16].
    Совет чоры проблемалары геройларның телендә дә сизелеп тора. Әйтик, Бәхтизин кебекләре саф татарча сөйләшеп, татар сөйләм культурасын күтәреп килсәләр, Гали Галиевичлары кебек һәрвакыт телне бозып, репликалар эченә гади сөйләм сүзләре, кирәкмәгән русалынмаларын тыгып сөйләшәләр. Мәсәлән: «– Ничауа, Казан түзәр әле» [18]; «Чәмәт аның саен:
    – Што сез, Әмин Буранбаевич, што сез! – дип үзенекен тукыды» [33].
    Шулай итеп, «Нокталы өтер» повестьтенда Хәсән Сарьян күп кенә сәяси һәм җәмгыяви күренешләрне үзенең сатирасы ярдәмендә тасвирлап үтә. Аның сатирасына аеруча ирония хас. Икенчедән, аның сатирасы кимчелекләрдән көлү генә түгел, язучының фикерләре тирән һәм киләчәккә караганнар.

    1.2. «Нокталы өтер» әсәрендә сатирик образ тудыру алымнары

    Хәсән Сарьян Чәмәт белән безне аның балачак чорыннан ук таныштырып килә. Бу өзектән без Гали Галиевичның армиядән баш тартып, хәйләле авырулар йөргәнен беләбез. Бу вакыйганы автор аеруча сатирик чаралар ярдәмендә сурәтли. Шулай: «Бу юлы исә аңардан бөтенләй икенче чир таптылар: күзендә ни близорукость, ни дальнозоркость түгел – әллә нәрсә иде шунда. Врачлар үзләре дә белмәде. Ахырда: «Бармакның бармак икәнлеген өч адымнан гына аера» дигән сөземтә ясап, хәрби учеттан бөтенләйгә төшерделәр» [24] . Монда автор гипербола чарасын куллана.
    Соңрак Чәмәт шигырьләр язарга тотына. Әлбәттә аның талантсыз әсәрләрен бастырмыйлар. Безнең герой озак уйламыйча, жалобалар язарга өйрәнә. Аның уйлары аша без намуссызлыгын аңлыйбыз. «Әллә күпме начар шигырьләрне басалар, минекен басмыйлар», дип болар өстеннән дә жалоба язды» [23]. Монда Хәсән Сарьян тыйнаклык стилен куллана. Мондый уйлар Чәмәт өчен гадәти һәм табигый булуларын күрсәтеп.
    Кафедра мөдире булып киткәч, Гали Галиевич өчен гадәти булган хәйләкәрлек, эгоистлык, үзенең файдасына гына борчулы уйлары безне аптырашка калдырмый. Ул һәрвакыт нинди дә булса үзенә файдалы нәтиҗә эзли. Мәсәлән, ул ректор турында болай уйлый: «Юкса бер дә юкка, нитмәгән, сорамаган җирдән Айбулатовы да, монысы да ректор! да ректор! дип шундый кешене мактап тормас иде...» [42].
    Аның әхлаксызлыгы лаборантка Мәрзия белән беренче диалогында ук ачыклана. «Мәрзия:
    – Ирем белән бергә ял итәргә бара идек шул, –диде.
    – Кызык икән биредә! Монысы – ир ди, тегесе –хатын ди... Башка җирдә халык – ире үзенә башка, хатыны үзенә башка китәргә атлыгып тора, ә биредә...» [48]. Бу күренештә Гали Галиевич Мәрзияне бары тик отпускага ялга җибәрәсе килмәвен генә расламакчы була.
    Чәмәтнең кешеләр арасында тотышын, аның хәйләкәрлеген һәм намуссызлыгын автор мәкаль аша сурәтли. «Ике козгын сугышса, карга тук була» дигән мәкальнең мәгънәсенә төшенеп җиткәч, Чәмәт түбәндәгечә уйлап куя: «Карга бик акыллы эш итә. Молодец карга! Яңа урында Чәмәт тә шулай булырга тиеш» [55]. Бу сүзләрдә без Гали Галиевичның тупаслыгын, аның карашларының тарлыгын сизәбез. Бу эффектка Х. Сарьян нечкә ирония ярдәмендә ирешә.
    Гали Галиевичның тагын бер үзенчәлеге бар: аның башкалардан үзен өстенрәк кую, чиксез кылануы. Әйтик, керү имтиханнары чагында Чәмәт аеруча хакимиятен һәм көчен сизгәннән, абитуриентларны бүлеп, аларны мыскыл итеп сөйләшә башлый: «Чәмәт сорауларны кырт кына бүлеп:
    – Мин сезгә абый түгел, минем исем-отчеством бар: Гали Галиевич мин, – диде» [56].
    Чәмәтнең хәйләкәрлеге, «кул кулны юып яшәү», ришватьчелеккә тартылуы автор тарафыннан даими расланып килә. Хәсән Сарьян үзенең тискәре героен төрле вакыйгалар аша үткәрә, төрле ситуацияләргә куеп, аның бөтен якларын яктырта.
    Әйтик, Чәмәтнең Ямалов белән кыю һәм кыланып сөйләшүе: чөнки абитуриентларның берсе Ямаловның туганы булып чыга.
    «Һей, егетләр! – диде Чәмәт. – Була торган хәл бит инде ул! Бүген – сезнеке, иртәгә – минеке. Бер урынга барыбер – бер генә кеше керә» [60].
    Икенче урында Гали Галиевич үзенең хәйләкәр «дуслыгын» түбәндәге диалогта белдерә:
    «Тик алдан ук бер шарт куйык: «син» дип икебез генә булганда сөйләшергә. Кеше алдында сразы «сез»гә күчәргә. Дуслыкны белмәсеннәр», – ди Чәмәт Камилгә. Бер яктан Камил безнең геройга кирәкле кеше булып тоела, ә икенче яктан Камилнең дәрәҗәсе түбәнрәк – ул бит аның «подчиненный» гына. Шуңа күрә аларның «дуслык»ларын Чәмәт башкаларга сиздермәскә тырыша.
    Мондый «дуслык», хәйләкәрлек һәм карьерлык татар һәм башка әдәбиятларда еш кына сурәтләнеп килде. Әмма Чәмәтнең берничә үзенчәлеге бар. Беренчедән, ул фәнни хезмәткәр – фәннәр кандидаты. Икенчедән, аның кыланышлары һәм тупаслыгы үзенең чиксезлеге белән аерылып торалар. Мәсәлән, ул лаборантка Мәрзиягә ашханәдән аш ташыта. Бу хәлне Гали Галиевич үзенең эш күплеге белән аклый. Аның бу кыланышын хәтта ректор да туктата алмый.
    «Теге (ректор) тагын очраса, үземә дип әйтегез, отчет биреп тормагыз. Бетмәс алар!», – ди Чәмәт Мәрзиягә. Бер яктан ул ректордан курка, аңа ялагайланырга гына очрак эзли. Икенче яктан, лаборантка алдында үзенең зур кеше булуын күрсәтергә тырыша. Шул ук чакта ул үз гаебен Мәрзиягә такмакчы була.
    Ләкин Хәсән Сарьянның иң тирән сатирик билгеләмә Чәмәтнең фәнни хезмәтләренә багышланган. Кафедра утырышындагы героебызның беренче чыгышы ук коточкыч наданлыгы белән аерылып тора.
    Кайчандыр бергә яшәгән егеттән урлап язылган кандидат диссертациясе нигезендә ул үзенең яңа фикерләрен үткәрмәкче була. Чәмәтнең фикерләре гап-гади. Алар Н.Я. Марр ягъни И. Сталин тел реформаларына охшаш. Кафедра мөдиренең тел белемендә үзенең яңа сүз әйтәсе килә, әмма алар фәнни яктан нигезсез.
    Үзенең карашларын Чәмәт бер сүз белән генә дәлилли: яңа чорда яңа кануннар, яңа кагыйдәләр булырга тиеш. Мәсәлән, шул утырышта ул болай ди: «Ә хәзер исә: «җәйләр ямьлеләр, кошлар сайрыйлар, сулар агалар, кызлар карыйлар» һ.б. дип язарга кирәк» [89]. Һәм ул үзенең мөдирлеге артына качып, үзенең фикерен тел белгечләре алдында якларга тырыша.
    Филология фәннәре кандидаты Галиуллина аңа каршы чыккач, хәйләкәр Чәмәт акланырга ашыкмый, чөнки аңа фәнни дөреслек кирәкми. Аны бары тик үзенең мөдирлеге генә кызыксындыра.
    «Бәхтизин кем әле ул? Бер кем дә түгел. Ә бу – минем кебек үк кандидат. җитмәсә, хатын-кыз! Юк, конфликтка керергә ярамый» [90], – дип фикерли Чәмәт. Аның бу автор ирониясе белән тутырылган уйлары Чеховның «хамелеон»ын хәтерләтә.
    Чыннан да, Гали Галиевич үзенең фәнни наданлыгын сизә, әмма шул наданлыкны үзенең хәйләкәрлеге, тупаслыгы һәм мөдирлеге белән капламакчы була.
    Һәм шул ук утырышта Чәмәт үзенең тыныш билгеләре турында фикерли башлый. Монда кандидат булмаган яшь укытучы Бәхтизин аның мисалына каршы чыга. «Коткарырга, ярамый атарга» дигән мисалга ул: «– ләкин бу мисал татарча түгел» [96], – ди.
    Әмма Гали Галиевичны инде туктатып булмый. Ул татарларның мөрәҗәгать итү этикетына бәйләнеп, укытучыларны исем-отчество белән атарга тәкъдим итә: «Нинди генә өлкәдә булмасын, без рус кардәшләребездән үрнәк алабыз. Галимнәребез алардан өйрәнә,язучыларыбыз тоже өйрәнә... Халкыбызда әле булса шул этика юк, иптәшләр» [98], – дип кисәтә Чәмәт.
    Бу өзектә без үз халкының мәнфәгатьләреннән кырыйда калган, үз җиреннән, үз ата-бабаларының гореф-гадәтләрен оныткан образ белән очрашабыз. Монда Чәмәт көлке галим кебек кенә түгел, хәтта бик зыянлы һәм тупас кеше икәне билгеләнә. Чөнки кафедра мөдире буларак, ул күп кенә башка галимнәргә аяк чалырга тотына.
    Беренчедән, без аны Бәхтизин һәм Ямалов өстеннән кәгазь язу эшендә күрәбез. Монда автор бу вакыйганы аеруча ирония һәм аллегорияләр белән яза. Хәсән Сарьян үз героен бу эштә чын «профессионал» итеп күрә.
    «Сиңа берилле кәгазь җитә, молокосос! – дип аның өстеннән язарга утырды...
    Мондый кәгазьләрне Чәмәт үз гомерендә байтак язды» [103], – дип ассызыклый автор. Ә аның герое үзенең яраткан эшенә тулысынча кереп киткәне турында түбәндәгечә тасвирлый: «Бу маңка малайны, киләсе елдан да калмый институттан куарлык итәргә кирәк», диде ул. Бер уңайда Хәсәр Ямалов өстеннән дә язарга тотынды. «Рус алфавитын җимереп, арасына татар хәрефләрен тыгарга тырыша» [104], – дип.
    Монда шунысы әһәмиятле: егерме елдан соң алфавит нәкъ Хәсән Сарьян әйтүенчә үзгәрде.
    Чәмәтнең тагын бер наданлыгын Хәсән Сарьян төп геройның рус теленнән алынган калькалары аша тасвирлый. Татар телендә булмаган стилистик дөрес төзелмәгән җөмләләрне автор Гали Галиевич теленә кертә. Мәсәлән: «Таныш булыгыз, бу минем – икенче яртым, дияр иде» [117].
    Үзенең төп героен Хәсән Сарьян гаиләсендә дә күрсәтә. Монда ыгы-зыгы чыга. Аның кылануларына кафедрада әлегә түзсәләр, аның хатыны моңа түзми. Ул: «– Иртәгәдән үк балаңны бакчага илтеп урнаштырасың, өй карарга кеше табасың, мин эшкә керәм. җитте!..» [119], – дип ачулана иренә, һәм нәкъ гаиләдән Чәмәтнең кыенлыклары башлана да.
    Алар хатыны белән бергә өйне карарга студент-кыз тапмакчы булалар. Монда Хәсән Сарьян тарафыннан нечкә ирония кулланыла.
    «Аңа, ичмасам, акча түлисе юк – үзе түли. Атнага бер идән юып, көненә бер себереп торса, җыелганнан җыелганга керләрне юып барса, әйдә, түләмәсен дә» [123], – дип сөйләнә Фидан – Чәмәтнең хатыны.
    Повестьта Чәмәткә капма-каршы Бәхтизин куелган. Бәхтизин образында автор үзенең автобиографик вакыйгаларын һәм үзенең гадәтләрен һәм фикерләрен туплаган. Аның янына «дуслашырга» дип Гали Галиевич кергәч, без аның агач эше белән шөгыльләнгәнен күзәтәбез. Ә Ә. Еники Хәсән Сарьян турында болай ди: «Аның мавыгып китеп, балта эшенә күп вакыт сарыф итүе бер яктан иҗатына зарар да итәдер кебек иде...» . Шуңа күрә, без бу яшь галим образында Хәсән Сарьянны билгели алабыз.
    Бәхтизин белән чагыштырганда, Чәмәтнең тагын бик коточкыч үзенчәлеге ачыла. Ул «сталинина» чорыннан калган мөдирләр төркеменнән икәне билгеләнә. Китерелгән диалогта автор тагы бер кат төп героеның хәйләкәрлеген сатирик рәвештә тасвирлый:
    «– Сез аларны, укытучылары буларак, туктатырга тиеш идегез.
    – Ләкин бу – демократияне кысу булыр иде.
    – Ләкин студентка андый демократия бирелмәгән!» [142], – дип кычкыра Чәмәт, башка җавап таба алмагач.
    Үзенең башта «дуслашкан» Камиле белән дә кычкырыш чыга. Гали Галиевич аның хезмәтен кысып, үзенең тыныш билгеләре турындагы хезмәтен бастырмакчы була. Ләкин бу хәл мәгълүм булгач, Чәмәтнең тагын бер асылы ачыла. Камил моның турында болай ди: «Укытучы лекция сөйли, ә бер студент аның сөйләгәннәрен мөдиргә тапшырып тора. Начар метод сайлагансыз, иптәш Галиев!» [150].
    Фән өлкәсендәге намуссызлыгы Чәмәтнең аның фәнни җитәкчесе Хәмиди үлгәч, ачыклана. Гали Галиевич ялагайланып аның портретын элеп куйган иде дә, әмма галим-профессор үлеп киткәч, героебызның бөтен тырышлыгы юкка чыга.
    «– Юньсез кешенең шул инде аның – үлеме дә вакытсыз була, – дип сүгенә-сүгенә, стенадан Хәмидинең портретын йолкып алды. – Төшеп, аны шифоньер артына илтеп тыкты. – җитте, көнең бетте синең, профессор... – дип кулын тузаннан сөртте» [155]. Бу өзектә сатирик рәвештә автор үзенең героен тулысынча ачып бирә.
    Чәмәтнең теленә дә игътибар итәргә кирәк. Төрле тел чаралары ярдәмендә Хәсән Сарьян үзенең героена төгәл билгеләмә бирә. Беренчедән, рус алынмаларын кирәк булганда да, кирәк булмаганда да куллануы. Мәсәлән: «Чәмәт аның саен:
    – Што сез, Әмин Буранбаевич, што сез! – дип үзенекен тукыды» [33].
    Бу мисалда гади телгә хас булган һәм дөрес әйтелмәгән сүз кертелә. Башка урында исә, Чәмәт каядыр ишеткән яртылаш фәнни термин кебек алынмаларны кертеп җибәрә. Шулай: «– Сез артык утрировать итәсез, Харис Абрахманович» [36].
    Чәмәтне аның гаиләдә хатыны белән мөнәсәбәте дә ачыклый. Ул үзенең хатынына үпкәләп, аны эшләмәвендә гаепли. Ә Фидан асрау кыз урынына студент-кыз алу фикере белән килгәч, кафедра мөдире җәмәгатенең аңлаешлы булуына соклана.
    Тагын бер эпизод: Гали Галиевичның студентлар белән бәхәсләшүе. Монда аның тоталитарлыгы аеруча ачык сурәтләнгән. Үзенең куркаклагын белдереп, ул Бәхтизингә студентларны туктатырга куша.
    Шулай итеп, төп герое аша Хәсән Сарьян сатирик ысуллар ярдәмендә тискәре образ сурәтли. Чәмәт аша без чорның кимчелекләрен генә түгел, ә шәхеснең намуссызлыгы һәм наданлыгы нигезендә җәмгыятькә аеруча зур зыян китерелә.

    2. Хәсән Сарьян сатирасының үзенчәлекләре

    2.1. Фән өлкәсендәге сатира үзенчәлекләре
    Әйтеп киткәнчә, «Нокталы өтер» повесте, беренче чиратта, фән һәм конкрет филология фәннәре проблемаларына багышланган. Автор үзе дә татар теле белгече буларак, монда күп кенә кызыклы һәм кирәкле фикерләр белән чыга.
    Әмма безнең темага караган юмор һәм сатира бу темада шулай ук зур урын алып торалар. Ләкин сәяси һәм җәмгыяви проблемаларны сурәтләгәндә, Хәсән Сарьян күбрәк усал сатира ысулларын кулланса, фән өлкәсендә аңа нечкә лирик һәм моңсу юмор да хас.
    Фән проблемаларын Хәсән Сарьян үзенең фикерләреннән башлап җибәрә. Ул аларны астөшермәләрне тасвирлый. Мәсәлән, текст эчендә ул «унике» сүзен «ун ике» дип яза да, шуңа аңлатма бирә: «Нигә без йөз икене аерым язабыз, ә шул ук ун икене аерым? ... Шулай булгач ун бере дә, ун икесе дә, ун өче дә, ун дүрте дә, ун бише дә, ун алтысы да, ун җидесе дә, ун сигезе дә, ун тугызы да аерым язылырга тиеш, дип саныйм» [39].
    Укучыны темага кертер өчен, Хәсән Сарьян тагын бер «грамматик астөшермә» кертә. Бу фикер инде турыдан-туры повестьның темасына карый: «Хәлбүки, автор уенча ул кадәр өтернең гомумән кирәге юк...» [61]. Бу астөшермәсен автор махсус өтерләрне төшереп калдыргач, бирә.
    Ә повестьның 77 нче битендә автор өтерләрне генә түгел, нокталарны да төшереп калдыра. Шуның белән Хәсән Сарьян кайбер татар теле белгечләре тәнкыйтьләп чыга: «Ләкин алар (татар грамматикасын төзүчеләр): «Безнең тел башкалардан киммени?» – дип тыныш билгеләрен мөмкин хәтле күбрәк куярга өйрәтәләр» [61].
    Авторның фикерләрен кайбер геройлар да әйтеп узалар. Алар арасында Бәхтизин, Ямалов кебекләр. Мәсәлән, Ямалов татар алфавиты турында түбәндәге фикерне әйтеп китә: «– Ә татарның үзенә генә хас хәрефләре, сезнеңчә, кайда торырга тиеш соң?
    – Үз парлары янында: ж – җ, н – ң, о – ө, у – ү, х – һ, э – ә яки а – ә» [84].
    Наданлы һәм тискәре фикерләрне Хәсән Сарьян шул ук Чәмәт фәнни эзләнүләре аша тәнкыйтьли. Мәсәлән, кафедра утырышында ул болай ди: «Ә хәзер исә: «җәйләр ямьлеләр, кошлар сайрыйлар, сулар агалар, кызлар карыйлар» һ.б. дип язарга кирәк» [89].
    Кафедра мөдиренең сөйләвенә үк автор рус калькалары кертеп, аларны фәнни яктан тәнкыйтьләп чыга: «– Таныш булыгыз, бу минем – икенчеяртым, – дияр иде» [117] – Чәмәтнең хатыны турында.
    Әмма тулы һәм көлкеле тәнкыйтьләү өчен Хәсән Сарьян Гали Галиевичның хезмәтен тәкъдим итә. Аның башында ук без нечкә ирония сизәбез:
    «Безнең сыман телче галимнәрнең, җаннарын фида кылып, фәнгә хезмәт итүләре аркасында көн саен тыныш билгеләре, аеруча нокталы өтерләр арта бара» [163].
    Һәм түбәндәрәк Тукай шигырендә нинди тыныш билгеләрен кирәклеген белдерә. Мәсәлән:
    «Дөньяда (өтер) күп нәрсә (сорау билгесе, чөнки нәрсә дигән сорау алмашлыгы бар) белдем» [164].
    Чәмәтнең хезмәте тулысынча юмореска формасында язылган. Үзенең жанры белән ул А. Чеховның «Письмо ученому соседу» кебек хикәяне хәтерләтә. Әмма рус язучысының хикәясендә хат авторы галим түгел, ул зур белемле кеше дип саналмый. Хәсән Сарьянның исә бу чын мәгънәдә «фәнни хезмәт». Ул филология фәннәре кандидаты тарафыннан язылган. Шуңа күрә әсәрнең сатира көчлелеге дә системадан көлү, системаны тәнкыйтьләүгә якын тора.
    Бу өзектә язучының ирониясе үзенең канатларын җәя: «Өтер аска, нокта өскә куела. Киресенчә булганы фәндә мәгълүм түгел» [161], – дип яза Гали Галиевич, фәнни стиль белән үзенең наданлыгын томаламакчы булып.
    Кафедра мөдиренең һәр фикере көлкедән башка бернәрсә дә тудыра алмый: «Минем ачыш шунда ки, мин бөтен тыныш билгеләренең дә ноктадан ясалуын исбат иттем» [161].
    Бу җөмлә, күрәсең, ниндидер башка фәнни хезмәттән алынып, андагы гыйбарәләр генә алыштырылган. Шуңа күрә текстның мәгънәсезлеге фәнни стиль белән капланып тора.
    Аеруча сатирик рәвештә Гали Галиевичның стиле тәнкыйтьләнә. Галимҗан Ибрагимов «ишеләре» кебек сүзтезмәләр оппоненлары өчен бөек татар язучысы һәм галимне кимсетү кебек карала. Әмма Чәмәт татар телендәге стилистик синонимнарны аңлап бетерми. Ул «ише» сүзен «кебек» сүзенә тулы синоним итеп карый. Ә Галимҗан Ибрагимов турында үзенең фикерен түбәндәгечә раслый: «– Ибраһимов – зур язучы, сүз юк, – диде Чәмәт. – Ләкин ул зур телче түгел. Телче буларак, ул инде үтелгән этап» [167].
    Үзенең хезмәтенең ахырында фәнни система аша Хәсән Сарьян сәяси системаны да тәнькыйтьләп чыга. Чәмәтне аның фәнни ачышлары кызыксындырмый, ул үзенең файдасын гына истә тотып, танышлар аша рецензияләр алып докторлык дәрәҗәсе турында хыяллана.
    Әмма Хәсән Сарьян үзенең героен ахырда саташтыра, ачыксуга чыгара.
    Рус әдәбиятындагы көчле традицияләрне кулланып (Н. Гоголь, М. Салтыков-Щедрин һ.б.), Хәсән Сарьян Чәмәтне аллегория ысулын кулланып фәнни яктан бетереп ташлый. Автор тыныш билгеләрен үзенчә башка фәнгә күчерә, һәм алар медицина өлкәсендә микробларга әвереләләр. Ә микроблар буларак алар кафедра мөдире Гали Галиевичның миенә авырлык китерәләр.
    «Баш миен микроблар бозып бетергәннәр. Шул микроблар бигрәк тә тыныш билгеләренә охшаш» [169], – дип тасвирлый башка профессор.
    Армиядән котылу максаты белән кайчандыр Чәмәт врачлар танымаган күз авыруы уйлап чыгарган иде. Ә әсәрнең ахырында аның тарафыннан тагын бер чир уйланып табыла. Бу – тыныш билгеләре чире.
    «Мие маңгай өлешендә куе өтерләр томанлыгы. Ә нокталар өеме үзәккә урнашкан» [170]. Монда автор аллегория аша нечкә ирония дә, усал сатирасын да куллана.
    Повестьның исеме «Нокталы өтер» шулай ук күп сөйли. Чөнки нәкъ нокталы өтер тыныш билгеләре арасында аеруча зур проблемалар тудыра. Гали Галиевич нокталы өтерне нокта ягъни өтер куярга икәнен белмәгәндә кулланырга өнди. Үзенең буталыш тыныш билгеләре системасы аша Чәмәт берничә максатка ирешмәкче булуы аңлашыла. Ул тыныш билгеләре системасы өлкәсендә бердәнбер белгеч булып каласы килә. Һәм үзенең фәндәге авторитеты аша тулысынча тоталитар система корырга.
    Үзенең тагын бер хатасын ул шулай закончылыкка әйләндермәкче була. Сүз «игълан» сүзе турында бара. Кафедра мөдиренең лаборанткасын игълан бастырып килгәч, Чәмәт берничә хата таба. Әлбәттә, бу хаталар тулысынча тыныш билгеләре системасына караган булалар. Мәсәлән, бу очракта ул «игълан» сүзен өндәү билгесе аша язарга өнди.
    «Игълан өңдәү билгесе белән булырга тиеш» [146], – кырыс кына тасвирлый ул, үзенең фикерен үзенчә дәлилләп. Игъланны өндәү билгесе аша язсаң, аңа бөтен студент та игътибар итәчәк.
    «Нокталы өтер» – фәндә тоталитар закончылыклар төзүчеләр турында тәнкыйти әсәр.

    2.2. Х. Сарьянның сатира өлкәсендәге башка үзенчәлекләре

    Үзенең сатира һәм юморын укучыга тапшыру максаты белән Хәсән Сарьян төрле тел чараларын куллана.
    Әмма, безнең фикеребезчә, төп чараларының берсе булып иронияне билгеләп була. Бу чараны автор әсәрнең бөтен барышында киң куллана, һәм авторның ирониясе ахырда таба усалланып һәм көчәеп бара.
    Ирониянең кульминациясен без медицина профессоры монологында ишетә алабыз.
    Ирония көчәйтү максаты белән ул төрле метафоралар, эпитетлар, чагыштырулар да куллана. Мәсәлән, Чәмәт күрше егетенең диссертация материалларын эләктергәч тә, ул авыру булып кылана башлый. Монда аның чыннан да температурасы күтәрелеп китә. Хәсән Сарьян бу хәлне түбәндәгечә тасвирлый: «Аның күңеле дә температурасы кебек күтәренке иде» [27], – ди.
    Аеруча уңышлы Хәсән Сарьян төрле алынмалар һәм гади сөйләм сүзләрен куллана. Чәмәт сүзләрен анализлаганда өстәрәк моңа мисаллар китерелде инде.
    Сатирасын көчәйтү максаты белән Хәсән Сарьян шулай ук үзенең фикерләрен китерә. Ул аларны я астөшермә рәвешендә, я текстта кемгә дә булса оппонент булып бирә. Әйтеп киткәнчә, астөшермәләр бирү алдыннан автор махсус хата ясый һәм аны соңыннан аңлата.
    Мәсәлән, китапның бер битендә бер нокта да, өтер дә юк. Мәгълүм булганча, тыныш билгеләрен Вирджиния Вулф, Джон Леннон кебек язучылар һәм шагыйрьләр тулысынча бетергәннәр иде. Әмма аларның иҗатларында бу күренеш протест формасында бирелсә, Хәсән Сарьян иҗатында бү күренеш очраклы гына һәм авторның сатирасын көчәйтү максаты белән кулланылган.
    Әсәрдә аеруча зур рольне «эзоп теле» уйный. Бу чара аша автор шәхес, фәнни, филология һәм баш тар өлкәдәге проблемаларны сәяси-иҗтимагый проблемаларга әверелдерә. Монда бер генә мисал китереп була. Чәмәт тыныш билгеләре системасын тулысынча сәясәтләштереп, тыныш билгеләре телне дә тоталитар тәртипкә китерү турында хыяллана.
    «Безнең сыман телче галимнәрнең, җаннарын фида кылып, фәнгә хезмәт итүләре аркасында көн саен тыныш билгеләре, аеруча нокталы өтерләр арта бара» [163], – дип яза ул үзенең хезмәтендә.
    Хәсән Сарьянның сатира һәм юмор эшчәноегендәге тагын бер үзенчәлеге итеп, аның аллегорик образларын алырга кирәк.
    Беренчедән, төп герой – аллегорик образ. Автор аның намуссызлыгын, наданлыгын арттырып, күпертеп күрсәтә.
    Икенчедән, төп геройның әсәрнең ахырында авыруы шулай ук аллегория чарасы ярдәмендә сурәтләнгән.

    Йомгаклау

    «Хакимлек итүче идеологиягә буйсынган безнең әдәбиятта әнә шул ялган-ясалма чор таләпләренә башлыйча көйләнгән иде. Әмма ләкин чын хәлне күрә белгән, уйлый белгән, үзенең иҗатында тормышны ничек тә дөрес чагыштырырга омтылган язучылар да бар иде. Боларның күбесе алтмышынчы елларның кыска гына «җылыту» вакытында әдәбиятка килгән яшьләр иде һәм Сарьян да нәкъ шулар җөмләсеннән» , – дип билгели Әмирхан Еники Хәсән Сарьянның татар әдәбиятындагы урынын.
    Хәсән Сарьян иҗаты татар әдәбияты тарихында үзенчәлекле роль алып тора. Аның иҗаты турында күп язылмаган, тәнкыйитчеләр күбрәк әхлак проблемаларына багышланган повестьларына тукталар. Еш кына әдипне аның тел һәм әдәбият осталыгына багышланган хезмәтләренә игътибар итәләр. Хәсән Сарьянның 1977 нче елда басылып чыккан җыентыгы еш кына төрле тел һәм сөйләм культурасы өлкәсендә эшләүче тел белгечләре тарафыннан телгә алына.
    Әмма аның сатира һәм юмор эшчәнлеге турында хезмәтләр юк дәрәҗәсендә. Әйтик, «Нокталы өтер» повестена 90 нчы елларга кадәр игътибар да ителмәгән.
    Безнең тарафтан Хәсән Сарьянның «Нокталы өтер» повесте аның сатира һәм юмор үзенчәлекләре ягыннан анализланды.
    Шул анализ нигезендә Хәсән Сарьян иҗатының түбәндәге үзенчәлекләре билгеләнде:
    – язучы иҗатының төп темасы булып шәхес һәì аның намуслыгы, иҗтимагый карашлары, җәìгыять белән мөнәсәбәтен билгеләп була. Бу теманы Хәсән Сарьян төрле яклардан ачыклый. Бер яктан, фәнгә һәм үз эшенә мөнәсәбәте, икенчедән, сәясәткә. Үç геройларына шундый караш тулы һәì заманчыл образлар сурәтләргә ярдәм итә;
    – «Нокталы өтер» повестендагы сатира һәм юморын Хәсән Сарьян сәяси-иҗтимагый, әхлакый һәм фән өлкәләрен билгеләп үтеп була;
    – сәяси-иҗтимагый һәм әхлакый өлкәләренә караган сатирасы язучының усал, иронияле һәм күперьелеп күрсәтелгән. Монда ул шулай «эзоп теле»н уңышлы куллана;
    – фән (татар теле белемендә) Хәсән Сарьянның юморы һәм сатирасы йомшаграк. Монда ирония чарасы кулланышы ешрак очрый. «Эзоп теле»ннән тыш бу өлкәдә әдип аллегория ысулын да уңышлы куллана.
    Шулай итеп, Хәсәр Сарьянның иҗаты татар әдәбиятының мирасына кереп калды.
    Минем фикеремчә, бу әсәрнең төп идеясе түрәләргә каршы юнәлгән. Бүгенге көндәге түрәлек фән һәм мәгариф, төзү-кору һәм сәудәгәрлек өлкәләренә кереп сеңгән. Әмма мондый белгечсезлек, намуссызлык бүгенге көндә «Нокталы өтер» повестендә сыман бетми. Күп кенә түрәләр төрле чаралар белән «йомшак урын» алып, үзләрен берничек тә үзгәртергә теләмиләр.
    Икенчедән, Хәсән Сарьян әсәрләрендә сәяси мотивлар көчле. Ничек Гали Галиевич кебек геройны кафедра мөдире итеп куйганнар? Ничек «система» шуны рөхсәт иткән? Монда бөтен җәмгыятьнең битарафлыгы ачыкланып килә.
    Әмма аның әсәрләре бүгенге көндә дә актуаль булып калалар.

    Библиография
    1. Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. – Яр Чаллы: КамАЗ нәшрияты, 1997.
    2. Ахунов Г. Агыйдел егете: Х. Сарьянның тууына 50 ел // Казан утлары, 1980, № 3, Б. 7-8.
    3. Галимуллин Ф.Г. Инешләр Иделгә кушыла: Әдәби мәкаләләр. – Татарстан китап нәшрияты, 1985.
    4. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет татар язучылары: бибилиографик белешмә. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986.
    5. Еники Ә. Сарьян // Сарьян Х. Нокталы өтер. Повестьлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990. – Б. 5-10.
    6. Мусин Ф. Көмеш көзге: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.
    7. Низамов И.М. Уем – тел очында. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995.
    8. Сарьян Х. Нокталы өтер. Повестьлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990.
    9. Сарьян Хәсән Уеңны уйдырып сал...: Тел, әдәби осталык турында мәкаләләр. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1977.
    10. Совет Татарстан язучылары. Библиографик белешмә.– Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986.
    11. Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. VI том. – Казан: Раннур, 2000.
    12. Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979.

    Чыганак: Казан Дәүләт Педагогика Университеты


книги - фото
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика