Котлаулар
Котлаулар

Котлаулар


    Дусларың белән бүлеш:


    БҮЛӘКЛЕ ТЕЛӘКЛӘР


    ("Күңелле табын" китабыннан - котлаулар)

    Чәй сервизы

    Безнең татарда табыннар
    Чәй белән ямьле була.
    Якын дусларың жыелса,
    Чәең дә тәмле була.

    Бер чынаяк…Икәү… Өчәү…
    Дүртәү дә булсын инде.
    Сөйләшеп тә сүзләр бетми,
    Бишкә дә туллсын инде.

    Алтыга да тулсын инде,
    Жидедән узсын инде.
    Чәйнүгеңне чыжлат тагын,
    Бер булгач, булсын инде.

    Безнең татар чәйхур бит ул,
    Чәй яса инде тагын.
    Чәй эчмәсә, ашап кына
    Тамагы туймый аның.

    Дуслар белән чөкердәшеп,
    Гөрләшеп тә серләшеп,
    Дөнья хәлләрен сөйләшеп,
    Чәй эчүләр бер бәхет.

    Шушы бәхеткә безнең дә
    Керсен бер өлешебез.
    Рәхәтләнеп чәй эчегез,
    Шаярып көлешегез.
    Сагыз

    Син дә булдың кодагый,
    Мин дә булдым кодагый…
    Кодагыйлар берсен-берсе
    Чәйнәмичә чыдамый.

    Күреп яшик бер-бередезнең
    Әйбәтлеген, кодагый.
    Телләреңә ял бирмәсәң,
    Гайбәт күп ул, кодагый.

    Мин дә әйбәт, кодагый,
    Син дә әйбәт, кодагый.
    Икебез дә әйбәтбез,
    Яшик әле гайбәтсез.

    Син дә, мин дә гадибез,
    Төрле чагыбыз була.
    Бер-беребезне чәйнәмик,
    Чәйник тик сагыз гына.

    Менә сиңа, кодагый.
    Менә миңа, кодагый.
    XXX

    Үз әниең кебек булса,
    Кайнә буламыни ул.
    Кайнә-килен тату торса,
    Гаилә буламыни ул.

    Бер гаебе дә булмаса,
    Килен буламыни ул.
    Киленеңне чәйнәмәсәң,
    Күңел буламыни ул.

    Күп чәйнәсәң, кайбер нәрсә
    Өзелеп тә китә ул.
    Бер ялгыш сүз гомереңне
    Ут итәргә житә ул.

    Менә безнең киленебез,
    Менә безнең кайнәбез —
    Бер-берегезне чәйнәмәгез,
    Сагыз гына чәйнәгез.


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика