Татарча Котлаулар Апага
Татарча котлаулар

Татарча котлаулар апага


    Дусларың белән бүлеш:


    * * *
    Синең өчен гөлләр чәчәк атсын,
    Тыныч булсын кичең, төннәрең.
    Сайрар кошлар синең өчен генә
    Багышласын иде көйләрен.

    Туган көнең белән котлыйм сине
    Ак бәхетләр юлдаш булсыннар.
    Гомер юлың шатлыклардан торсын
    Кайгы-хәсрәт урап узсыннар.
    ***
    Йолдыз бәхетеннән көнләшмә син
    Йолдызлар да тубән атыла
    Синен бәхет алда булыр әле
    Котеп алган бәхет татлырак.
    Йолдызның да ае бар дисән син
    Синен пар да ерак йөрмидер
    Ул да сина беркөн килер әле
    Син көткәнен генә белмидер...


    ***
    Туган көнең белән котлыйм!
    Бәхетең ташып аксын!
    Чибәр-чибәр егетләр дә
    Синең яныңа чапсын!

    Туган көнең котлы булсын!
    Кояш сиңа елмайсын!
    Һәр туачак кояшлы көн
    Чиксез шатлык аударсын!

    Бәхетле бул, шатлан һәм көл!
    Ярың белән янәшә!
    Барысы да синең кулда!
    Кадереңне белеп яшә!


    ***
    Туган көнең белән тәбрик итәм,
    Сәламәтлек теләп иң элек!
    Һәрбер көнең үтсен бәхет белән,
    Яшә шатлыкларга төренеп!
    Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзлэр,
    Күңелләрдә булган саф хисләр!
    Озын гомер!Якты матур тормыш!
    Минем сиңа әйтер теләкләр!


    ***
    Син туган көн бик күңелле булган,
    Табигать тә калган тынычлап.
    Туган көнгә күркәм теләкләрне
    Юллыйм әле, апам, кушучлап.
    Беркайчан да саулык ташламасын,
    Бәхетләрең булсын түгәрәк.
    Шатлык арты шатлык килеп торсын,
    Бала-чагаң үссен тәгәрәп.

    ***
    Акча боза, диләр, тик шулай да
    Туган көнгә телим аны да
    Дус-туганнар борчу китермәсен,
    Алар һәрчак булсын яныңда.


    ***
    Рәхмәт, апа, синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
    Рәхмәт апа ару-талу белмәс беләгеңә.
    Рәхмәт апа хәстәр белән караган күзләреңә,
    Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика