Татарча Котлаулар Уз Сузлэрен Белэн
Татарча котлаулар

Татарча котлаулар уз сузлэрен белэн


    Дусларың белән бүлеш:


    Хөрмәтле ... !
    Туган көндә хатын-кыздан яшен сорамыйлар,
    Шулкадәрле яшьтер моңа, диеп карамыйлар,
    Бәлки тәлгәш-тәлгәш теләк телиләр.
    Бүгенге бәйрәмеңдә син гөл-чәчәксең,
    Ап-ак төнбоектай тирә-юньгә нур чәчәсең.
    Киләчәктә мәхәббәтең ташып торсын,
    йолдызлы аяз күгеңдә бәхеткәең ак болытларга ашып торсын.
    Яшәү ялкының һич тә сүнмәсен,
    мәхәббәтең, хис-тойгыларың сүрелмәсен, җан-бәгырьдән түгелмәсен.
    Юлларыңа гөлләр сибелсен!

    ***
    ... җаным, бәгърем!
    Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәртне уяткан мизгелдә дөньга килгәнсең.
    Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул – яз. Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел. Язгы таң җилләре, иртәнге сандугач җыры, яшь бөреләр булып мәхәббәт кичкән чор. Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул, саф, самими булсын, гел елмаеп яшә!
    Шомырт чәчәкләренең төнне яктырткан, җанны җылыткан чагы,
    Күңелеңә көч-куәт, яшьлегеңә дәрт өстәсен.
    Сөю һәм сөелү хисләре читләтеп узмасын, бәхетең тузмасын.
    Гомер юлларың гөлләргә, чәчәкләргә күмелсен.
    Олы тормыш юлыңда шатлыклар читләтеп узмасын.

    ***
    ... ! Туган көнең белән!
    20 яшь ул, май аеның үзе кебек, иң дәртле, иң көчле, искитмәле шәп, гүзәл, күңелле чак. Бәхет инешенең тулып аксын, көннән-көн артсын, мәхәббәт чишмәң чиста, саф булсын. Йөрәгеңә дә, беләгеңә дә ил таянырдай көч-куәт өстәлсен.
    Имәндәй тазалык, саулык телим.
    Яшьлегең гомере озын булсын.

    ***
    ... җаным, бәгърем, кояш нурым!
    Язгы бөреләр тулган, яфрак ярган, кояш җылысы дәрт уяткан, күңелне юаткан көннәрнең бер мизгелендә тугансың.
    Шул якты мизгелең белән котлыйм!
    Май ае ул – шомырт чәчәкләре төнне яктырткан, җанны җылыткан, йөрәктәге хисне дәрьяга әверелдергән вакыт. Күңелең көн дә кояшлы, көн дә аяз булсын. Ак булсын, саф булсын йөрәгеңдәге мәхәббәт. Җанны җылытып сөяргә, сөелергә насыйп булсын! Амин!
    Саулык сиңа, бәхет сиңа, гомер юлларың гөлләргә күмелсен!


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика