Татарча Матур Котлаулар
Татарча котлаулар

Татарча матур котлаулар


    Дусларың белән бүлеш:



    Хатын-кыз гаять тә үзенчәлекле, сихри зат инде ул. Куллары нәрсәгә генә кагылмасын, шул гөлгә әверелә. Күзләре кемгә генә карамасын -- елмаерга мәҗбүр итә, сүзләре ир-атларны чын ир-ат итеп тоярлык көч бирә, ә хисләре, хисләре – безне, ир-атларны канатландырырга, җилкендерергә сәләтле. Гомумән, безгә -- ир-атларга -- гаҗәеп кадерле бүләк инде ул хатын-кызларыбыз. Чөнки алар безнең тормышны тулыландырып, ямләндереп, матурландырып торучылар. Яшәешьнең бер генә өлкәсен дә алардан башка күз алдына китереп булмый. Ир-ат гаилә төзесә – хатын-кыз аны сабый белән нурлый, ир-ат өй салса – хатын-кыз анда уңайлык-чисталык булдыра.

    Кыскасы, безнең бер елмаюыбызга йөрәген бирергә әзер хатын-кызларыбызны котлыйбыз! Сокланабыз һәм хөрмәт итәбез без сезне. Шушы дәрәҗәдән үзегезне бервакытта да төшермәгез, ә бары югары үрләргә генә үрләгез....


    * * *
    Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,
    Якты көннәр мәңге үтмәсен.
    Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
    Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
    Бәхет чишмәләрең мул аксын,
    Зур шатлыклар белән таң атсын.


    * * *

    Лучше поздно чем никогда..... диләрме әле

    Кадерле тормыш иптәшем! Ничә еллар синең белән яшәп тә, шул халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән ялгышып та тәбрик итмәгәнем, кечкенә генә бүләк тә, нәни генә берәр букет чәчәк тә алып кайтмаганым өчен гафу үтенеп башлыйсым килә сүземне. Кичер, тик аңла бу минем сиңа матур сүзләр, затлы букетлар алып киләсем бер дә  килмәгән дигән сүз түгел. Нәрсә инде ул халыкара хатын-кызлар көне? Нинди бәйрәм инде ул: хатын-кыз – ир-ат җенесенә капма-каршы бер зат.  Бар эшләрне дә башкара алырга сәләтле кеше. Ә син андый кеше түгел.

    Син кешеләр генә түгел, җеннәр дә, фәрештәләр дә башкарган эшләрне эшли алучым минем, әйе, син -- минем фәрештәм. Назлы фәрештәм. Мине бәхетле итүче, балаларыбызны назлы әниле итүче, туганнарыбызны сабыр кардәшле итүче, дусларыбызны якын туган итүче илаһи затым минем. Һәрчак шулай булып кал бер дә үзгәрмә, исәнлек-саулык сиңа тормышым кояшы минем!

    P.S. Календарьда “Фәрештәләр көне” барлыкка килү белән ал-гөлләр колачлап зур бүләкләр ясармын. Ә бүгенгә, шушы татлы сүзем...

    Ирең ...


Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика