Татарча китап укырга телисезме?

Язучының Вконтакте челтәрендәге иҗади төркемендә кайбер әсәрләрне бушлай укырга мөмкинлек бирелә. Соңгы елларда бу гадәт үзенчә бер традиция төсен алды дияргә дә мөмкин. Узган чынарылышларда «Мәхәббәт яңгыры», «Киллер», «Кайту» һ.б. повестьләре, «Убырлар уянган чак», «Бердәнбер һәм кабатланмас» романнары татарча китап укырга яратучылар хөкеменә тәкъдим ителде.

татарча китаплар укырга

Чираттагы әсәр — «Тик син генә…». Татарстан Президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе үткәргән ябык конкурста җиңгән, 2022 елда иң күп сатылып, бестселлер булган китап. Бу повесть 2023 елның 15 апреленнән башлап көн саен Казан вакыты белән 19.00 сәгатьтә чыгып барачак. Әгәр соңгарак калсагыз, лентаны түбәнгәрәк әйләндерергә мөмкин — әсәрләрнең алдарак дөнья күргән өлешләрен шунда укырга булачак.
Монда шулай ук сез элегрәк чыккан «Мәхәббәт яңгыры», «Киллер», «Бердәнбер», «Убырлар уянган чак», «Кайту» һ.б. әсәрләрне дә түләүсез укый аласыз. Алар 2023 елның азагына кадәр торачак.

Беренче бүлекләренә сылтанмалар:

1. «Мәхәббәттән җырлар кала» — 1 ноябрь, 2021 ел https://vk.com/maratkabir?w=wall-33049002_707
2. “Киллер” — 8 апрель(2022) — https://vk.com/wall-33049002_1370
3. «Бердәнбер һәм кабатланмас» — 1 август(2022) — https://vk.com/wall-33049002_1824
4. «Кайту» — 31 октябрь (2022) — https://vk.com/wall-33049002_2142

Яңа әсәрләрнең кайчан чыкканын алдан белеп тору өчен төркемдә теркәлеп куегыз. Укыгач, фикерләрегезне калдырыгыз, лайк куярга да онытмагыз. Репост ясасагыз тагы да әйбәтрәк. Бу сездән нибары берничә секунд вакыт таләп итә. Аны кызганмагыз. Китап укырга түләүсез мөмкинлек барда күбрәк кеше күрсен һәм укысын өчен шулай яхшырак була.

Бу әсәрләрнең барсы да электрон китап форматларында да тәкъдим ителә. Алар барлык ридерларда, гаджетларда, телефоннарда бердәй яхшы ачыла. Maratkabirov.com сайтының “Китап кибете”  дигән бүлегеннән сатып алырга мөмкин. Кибеттә татарча китап укырга теләүчеләргә әледән-әле һәртөрле ташламалар булып тора. Килгән керем язучының сайтын һәм иҗат эшчәнлеген тернәкләндерү өчен кулланыла.

Әсәрләр бушлай тәкъдим ителгән чакта әдәби китап укырга яратучы дусларыгызны, якын кешеләрегезне чакырыгыз. Репостлар ясагыз, шәхси хатлар җибәрегез, аралашканда хәбәр итегез. Күбрәк кеше белеп калсын, күбрәк укысыннар.

Марат Кәбиров төркеменә хәзер үк күчеп теркәлеп куярга мөмкин. Адресы — https://vk.com/maratkabir
Авторның Яндекс.Дзендагы язмаларын моннан укырга була — https://dzen.ru/maratka