татарча шигырьлэр
татарча шигырьләр

татарча шигырьлэр


    Дусларың белән бүлеш:


    Әхмәт Ерикәй шигырьләре


    Идел бит

    Идел бит ул, тирән бит ул,
    Тирән бит ул, киң бит ул.
    Караңгы төн, болытлы көн —
    Без аерылган көн бит ул.

    Иркәм йөри еракларда
    Туган якларын уйлап.
    Бер кайтмаса да бер кайтыр
    Идел буйлап, су буйлап.

    Ярга басып, сулар алып,
    Су сибәм гөлләремә.
    Мәңге шиңмәс гөлләр булып
    Калдың күңелләремдә.

    Идел дулкынына карыйм
    Җәйнең алсу таңында.
    Тормыш дулкыннары безне
    Кавыштырыр тагын да...


    Җырланмаган әле безнең җыр

    Хуш исләрен гөлләр сипкәндә,
    Тәрәзәмне җилләр чирткәндә,
    Карамадың нигә әйләнеп
    Яннарымнан үтеп киткәндә?

    Җылы язлар тик башланды гына,
    Әле генә яшел киде кыр.
    Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,
    Җырланмаган әле безнең җыр.

    Сине генә, бәхет йолдызым,
    Хыялымда назлап йөртәм мин;
    Аерылышу төне килмәсен,
    Кавышу таңын, иркәм, көтәм мин.

    Җылы язлар тик башланды гына,
    Әле генә яшел киде кыр;
    Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән,
    Җырланмаган әле безнең җыр.


    Җәйнең аяз таңнарында

    Җәйнең матур аяз таңнарында
    Җанга рәхәт Идел ярларында,
    Чык җемелди миләш яфрагында,
    Елмаялар гөлләр болында.
    Кошлар сайрый яшел куакларда
    Яшәү матурлыгы турында.

    Минем хәлләремне, минем хисне
    Идел дулкыннары сөйли төсле.
    Алкын Идел үзе тели төсле
    Минем белән сердәш булырга.
    Кошлар сайрый яшел куакларда
    Яшәү матурлыгы турында.

    Хәтерләтеп дулкын уйнауларын,
    Уйный минем якты хыялларым,
    Мәхәббәтем, дәртем, идеалларым
    Күпер булыр барыр юлымда.
    Кошлар сайрый яшел куакларда
    Яшәү матурлыгы турында.


    Тагын хуш ис бөрки сиреньнәр

    Җир йөзе яшәрә, шатлана май,
    Сиреньнәр хуш исләр тарата;
    Яшәрәм яз килгәч, гөл сыман мин,
    Күңелем яз ямен ярата.

    Уйларны тибрәтә-тибрәтә җыр,
    Өздереп Иделдә җырлыйлар;
    Шомыртлар талларга: «Саумысез!» — дип,
    Хуш исле кулъяулык болгыйлар.

    Алдымда бормалы-бормалы юл,
    Мин карыйм еракка-еракка.
    Күк күзләр һаман да, һаман да бит
    Тынгылык бирмиләр йөрәккә.

    Елмая кәккүкле, тургайлы яз,
    Күк күзләр дә, бәлки, елмаер.
    Ай кебек бер генә елмайса да,
    Язларның гомере озаер...

    Ай кебек бер генә елмайса да,
    Ачылыр дөньяның гөлләре;
    Тагын да ямьләнер илемнең киң,
    Гаҗәеп ягымлы җирләре...


    Минзәлә

    Барасызмы Минзәләгә,
    Мин барам Минзәләгә;
    Минзәләне күрер өчен
    Үзәгем өзгәләнә.

    Минзәләгә барганым юк,
    Юллары такыр диләр;
    Такыр юлда йөреп үскән
    Кызлары матур диләр.

    Минем иркәм Минзәләдә
    Туып-үскән бер матур;
    Минзәләгә баралмасам,
    Аны кемнәр юатыр?..

    Минем иркәм Минзәләнең
    Урамнарын балкыта;
    Үзенең уңганлыгы белән
    Тирә-якта дан тота.


    Кәккүк

    Гөлсем Сөлаймановага

    Кәккүк кычкыра урманда яз килгәч,
    Җир яшәргәч, кырларда гөл үскәч.
    Чут-чут итеп тирәкләрдә сандугач сайрый,
    Шул чагында йөрәкләрдә яңа дәрт кайный...
    Нигә ул шулай?..

    Кәккүк тавышын ишетәсеңме урманда,
    Ни өчен шул чаклы моңлана ул анда?..
    Кемне сагына ул һаман, хәсрәте бик яман.
    Өзгәләнә, яна ул тәмам, зарлана бичара.

    Ул да шул, мескенкәй, сагынадыр кошкаен,
    Иң матур, иң якын, җан өзгеч дускаен.
    Кәккүк тавышы моңлы диеп, ямансулама, дустым,
    «Моңлан!» - дип аңа үзем куштым.

    Эх, моңлан, кәккүгем, урманда!
    Кәккүк тавышы бигрәк матур тыңларга:
    Күк-кү, күк-кү, күк-кү!
    Бар кошларны сайратырлык мәхәббәтем бар сиңа.

    Тыңла, иркәм, бер генәм,
    Кәккүк тавышын бер генә:
    Күк-кү, күк-кү, күк-кү!
    Кәккүкләрне сайратырлык мәхәббәтем бар сиңа.


    Татарча шигырьлэр: Әхмәт Ерикәй



Кунелле табын
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика