Параллель дөнья

(4 отзыва клиентов)

199 

Марат Кәбиров. Параллель дөнья — фантастик повестьлар
Казан – 2018, электрон китап, PDF, PDF-A6, EPUB, FB2 форматларында.

Маҗаралар дөньясына рәхим ит!

Категория: Метка:

Параллель дөнья

Марат Кәбировның бу җыентыкка кергән повестьларын (Хөрмәтле мәет әфәнде, Дога, Ул, Параллель дөнья) шушы исем астында тупларга мөмкиндер. Монда сез гадәттән тыш хәлләр, сискәндергеч күренешләр һәм көтелмәгән нәтиҗәләр белән очрашырсыз.

  • Ул моргта уянып китә һәм җай табып өенә кайта. Ләкин беркем дә колач җәеп каршыламый. Чөнки аны өч көн элек җирләгәннәр. (Хөрмәтле мәет әфәнде)
  • Күрше хатынын талаучыларны тотып, ул җинаятьчеләр артыннан төшә һәм урланган сумканы хуҗасына кайтарып бирә. Ә каза күрүче ханым рәхмәт әйтү урынына аның үзен җинаятьтә гаепли. (Дога)
  • Бөтен эшкә дә өлгерә алмагач, ул: «Их, мин икәү булса идем», — дип уйлый. Һәм кемнеңдер үзенә ярдәмләшә башлавын тоя. Һәм бер мәлне үзенең сыңарын күрә… (Ул)
  • Ул иптәш малае белән паралель дөнья вәкилләрен эзли. Һәм үзенең башка үлчәм кешесе икәнен ачыклый. (Параллель дөнья)

Чәчләрең үрә басарлык маҗаралар дөньясына рәхим ит!

4 отзыва на Параллель дөнья

  1. Азат

    Марат Кәбиров иҗатын яратам. Нинди әсәр язса да җиренә җиткереп яза. Бүгенге көндә берүзе бер әдәбият булып төрле-төрле жанрларны үстерә. Бу китабын да яратып укыдым. Оста язылган. Бөтереп алып кереп китә, укып бетермичә туктый алмыйсың. Марат Марат инде, аны юкка гына яратып укымыйлар. Кибетләрдән китапларын да табып булмый бит.

  2. Эльмира

    Хөрмәтле мәет әфәндене әллә кайчан укыган идем. Кызыклы әсәр, Марат Кәбиров прозасы белән танышуны нәкъ шуннан башларга кирәк дип уйлыйм. Паралель дөнья да кызык, әмма авторның башка әсрләреннән ничектер аерыла. Дога дигәне бөтенләй бүтәнчә, тарихи фантастика кебек. Җыентык, чынында, бик уңай тойгы калдырды. Шулай да мондагы әсәрләрнең күбесе Марат Кәбиров яза ала торган җитди прозага охшамаган. Күңел ачу әдәбияты.

  3. Расих

    Тиз укылучы мавыктыргыч повестьлардан торган китап. Укуы бик кызык булды. «Дога» повесте ошады. Татарның беренче нефтьчесе турында бик оста итеп язылган фантастик әсәр. Барсы да бүгенге чорга аваздаш. Яхшы китап. Укырга тәкъдим итәм.

  4. Самат

    Мавыктыргыч, маҗаралы повестьләр. Чынбарлык белән фантазия аерылгысыз булып үрелгән. Бик яратып укыдым. Рәхмәт! Тагын языгыз.

Добавить отзыв

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *