Афоризмы на татарском языке
Иң күңелле китаплар
-
Күңелле сәхнә
199 ₽ В корзину
-
Күңелле табын
199 ₽19 ₽ В корзину
-
Кызыклы анекдотлар
129 ₽ В корзину
* * *
Зур ахмаклык өчен аклану зур акыл таләп итә.
* * *
“Ә бу противогаз сезгә шундый килешә.”
* * *
Ялгыш эшләнгән ахмаклык тормышның иң бәхетле мизгеленә әйләнергә мөмкин.
* * *
Беркемгә дә гашыйк була алмаган хатын-кыз суыткычка гашыйк була.
* * *
Әгәр үлсәң, син бу хакта берни белмисең, бары тик башкаларга авыр. Ахмак булсаң да – шул ук хәл.
* * *
Ул шултиклем ялкау иде, хәтта өйләнгәндә дә авырлы хатынны сайлады.
* * *
Сарык булма – бүре тимәс.
* * *
Яшьлек – чиксез теоретик мөмкинлекләр чоры.
* * *
Һәркемнең үз җитешсезлеге булу да яхшы – берәү дә бурычка сорамый.
* * *
Таудагы ташка алданып, куеныңдагы ташны ташлама.
* * *
Без койрыктан иртәрәк аерылганбыз бугай.
* * *
Адәм баласы яктыга чыгу белән күләгә эзли башлый.
* * *
Кешенең эчке матурлыгы турында шагыйрь түгел, ә хирург күбрәк белә.
* * *
Алтын балык Максим Галкинга: “Бар, бар юлыңда бул, синең карчыгың болай да бай яши!”
* * *
Эштән куылган гаишникларның җаннары машина артыннан эт булып йөгерә.
* * *
Алкоголизмның беренче стадиясе – даннан исерү.
* * *
Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан