Әйләндерелгән әйтемнәр
* * *
Бер тапкыр кис, җиде тапкыр үкен.
* * *
Таш атканга – таш актан.
* * *
Соңыннан көлүченең көләргә хәле калмый.
* * *
Кичтән кычкырган әтәчнең иртән башы авырта.
* * *
Асылынсаң асыл муенга асылын.
* * *
Баш исән булса, балта табылыр.
* * *
Елаган балага нәрсәдер каптыралар.
* * *
Кешегә баз казыма. Үзеннән казыт.
* * *
Күп сүз ялгансыз булмас, күп мал харамсыз булмас.
* * *
Кашын төзәтәм дип башын төзәткән.
* * *
Йомычка өстенә йомышка менгән чак.
* * *
Фәрештәнең: “Ә мин?” – дигәненә туры килү
* * *
Гөмбә – яңгырдан соң, батырлык – яудан соң.