Акыллы фикер юләрлек кылганнан соң килә
Юмор

Акыллы фикер юләрлек кылганнан соң килә

* * *
“Ирек” – татлы сүз. “Сүз иреге” һәрчак татлы түгел.

* * *
Акыллы фикер юләрлек кылганнан соң килә.

* * *
Антарктикада нефть табылган. Пингвиннар террорчылыкта гаепләнә.

* * *
Хатын-кыз түгел, акча эзләгез. Сез акча тапсагыз, хатын-кыз сезне үзе эзләп табар.

* * *
Җилкәдә утыру өчен аякларны аерырга кирәк.

* * *
Минем үлемемә минем яшәүем гаепле.

* * *
Эшкә яки тамак, яки тукмак өйрәтә.

* * *
Бер каен арасында да адашырга мөмкин.

* * *
Авыр чакта ярдәмгә килергә әзер – бауны да сабынлап бирә, урындыкны да тотып тора.

* * *
Үлән белән дәвалауның иң яхшы ысулы: кычыткан белән – арт ягыңа.

* * *
Ничек яшәргә кирәген аңлау өчен гомер ахрына җитү кирәк.

* * *
Киркәмәгәндә авырга узудан саклаучы иң ышанычлы чара – “юк” дигән сүз.

* * *
Дөреслек әйбәт, ә ялангач дөреслек кызыграк.

* * *
Тагы бер хайванга түзә алмаган кеше ялгызлыкны хуп күрә.

* * *
Сөйләү теләге тыңлау теләгеннән көчлерәк, чөнки тыңлар өчен уйларга кирәк.

* * *
Йозак тишегендә ике күз очрашты.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика