
Татарча анекдотлар
Иң күңелле китаплар
-
Күңелле сәхнә
Бушлай В корзину -
Күңелле табын
199 ₽99 ₽ В корзину -
Кызыклы анекдотлар
Бушлай В корзину
* * *
Матбугат конференциясе бара. Президент һәм югары җитәкчеләр катнашлыгында илдәге тәртипсезлекләрне тикшерәләр. Бәхәсләр кызганнан кыза. Сәбәбе дә бар: анда кризис, монда җитешсезлек, тегендә – кимчелек… Кемнәрнедер сүгәләр, нәрсәгәдер зарланалар. Һәм залдан бер журналист президентка сорау бирә:
– Ә сез “балык башыннан чери” дигән мәкальгә ничек карыйсыз?
Президент залга күз йөгертеп ала да елмаеп куя:
– Балык чынлап та башыннан чери. Ләкин аны койрыгыннан тазарта башлыйлар.
* * *
– Эй, рус, здавайс! – дип кычкыра әфган оппозиционеры.
Тынлык.
– Эй, рус, здавайс!
Тынлык.
– Эй, рус, здавайс!
Таш артыннан бер татар чыга:
– Руслар юк монда. Мин кирәкме соң?
* * *
Укытучы үзен тилегә исәпләгән балаларга басарга тәкъдим итә. Сыйныф бер мәлгә тын кала. Тирә-ягына карана-карана бер малай торып баса. Укытучы аңа кызганулы караш ташлый:
– Син үзеңне чынлап та тиле дип уйлыйсыңмы?
– Юк, уйламыйм. Уңайсызландым гына, берүзегез басып торасыз ич.
* * *
– Ой, сез бүген шундый чибәр.
– Сез бөтен матур кызларгада шулай дәшәсезме?
– Юк, матур кызларга башкача эндәшәм.
* * *
– Ало, Гали Галиевичны телефонга мөмкинме?
– Ммм-мөмкин. Тик ул әле аа-аз гына үзендәә-ә түгел.
– Ничек инде?
– А-аз гына-аа миндә.
* * *
Адәм иртән уянып китсә, бер кабыргасы да юк.
– Нәрсә булды? Нишләттең син мине?
– Үзең кичә исерек баштан кызлар таптырдың ич.
* * *
– Син кемне күбрәк тыңлыйсың, әниеңнеме, әтиеңнеме?
– Әнине инде.
– Нишләп алай, син бит малай кеше.
– Әни күбрәк сөйли бит.
* * *
– Кәккүк, кәккүк! Минем күпме гомерем калган?
– Кәк
– Ник шулай а…
* * *
Бер мужик мылтык тотып урам буеннан килә. Аңа танышы очрый.
– Кая киттең болай?
– Кайнәменең туган көненә. Менә, бүләккә алка да алдым.
– Ә ник мылтык күтәрдең?
– Колагын тишәргә.
* * *
Бер ханым таксида кайтып бара һәм кинәт кәшилүге югалганлыгын абайлый.
– Гафу итегез, минем акчам юк. Кәшилүгемне урлаганнар.
Таксист кинәт борыла да шәһәр читендәге урман аланына килеп туктый. Машинадан чыгып җиргә җәймә җәя. Моны күреп торган ханымны йөрәге табан астына төшә:
– Сез нәрсә?!. Минем бит өч балам бар.
– Ә минем кырык куяным бар. Әйдә, үлән йолкы.
* * *
– Җаным, ә туган көнемә син нәрсә бүләк итәрсең?
– Әнә, теге мерседесны күрәсеңме?
– Ой, җаным, күрәм, әлбәттә!
– Нәкъ шул төстәге колготки бүләк итәм.