
Артык бернәрсәсе дә юк – намусы да, ояты да
Иң күңелле китаплар
-
Күңелле сәхнә
199 ₽49 ₽ В корзину -
Күңелле табын
199 ₽99 ₽ В корзину -
Кызыклы анекдотлар
129 ₽69 ₽ В корзину
* * *
Балаларны аякка бастыру өчен иң башта аларны җилкәңнән төшерергә кирәк.
* * *
Әгәр вак-төяккә исегез китми дип уйлыйсыз икән, бер генә черки очкан бүлмәдә йоклап карагыз.
* * *
Ул иптәш шундый хайван иде. Хәтта үтерүчесен дә браконьерлык өчен хөкем иттеләр.
* * *
Барсы да гырлаган гаиләдә йокы ярышы уза.
* * *
Ходай кешене үзенә охшатып бар кылган. Шуңа күрә, ул ишетсен дисәң, “бир” дип түгел, “мә” дип эндәш.
* * *
Кемдер сабак алырга теләсә, мин хаталар ясарга әзер.
* * *
Акчаны саклык белән тоту, аны табудан авыррак.
* * *
Белмәсәң – ышанасың, белсәң – нәрсәгә ышанырга да белмисең.
* * *
Акыллы икәнегезне исбатларга мәҗбүр буласыз икән, димәк, сез акыллы түгел.
* * *
Мәхәббәт тамак туйдырмый. Ләкин бит өчпочмакны да кочаклап яталмыйсың.
* * *
Иремнең әнисе бик сәер кеше, иртәнге алтыда уята да: “Йокың туйдымы, балам” – дип сорый.
* * *
Робин Гудлар дәвере узмаган: адәм талаучыларның урыны – түрдә әле.
* * *
Югары максатларга чалкан ятып карау җайлырак.
* * *
Лекциядә йокласаң, армиядә уятырлар.
* * *
Акыллы кеше белән талашу, ахмак белән ярашудан авыррак.
* * *
Балалы йортта тынлык хәвеф уята.
Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан