татарча анекдотлар
Юмор

Аз-маз мәзәк

Хирург:
– Сезнең башыгызга кергән кадакны тартып чыгару ун мең сумга төшәчәк.
Авыру:
– Сез нәрсә?!. Минем бит медицина полисы бар.
– Полис буенча булса, ул кадакны бөкләп кенә куяыбыз.

* * *
Авылдан килгән әнисе өйгә кергәч тирә-якка күз йөгертә:
– Кызым, ә нигә шул хәтле савыт-сабагыз ватылган ул?
– Киявең белән талаштык.
Бүлмәләрне караштырып чыккач, шикле генә:
– Диваныгыз да җимерелгән…
– Дуслаштык.

* * *
Ике ир кухняда тормыш турында сөйләшеп утыралар. Хуҗабикә залга чыгып киткәч, сүз хатын-кызлар темасына күчә. Кунак пышылдап кына хуҗадан сорый:
– Гали, ә синең хатын-кызлар… бөтен гомер эчендә… ничәү булды?
Хуҗа да шулай ук пышылдап кына җавап бирә:
– Егерме биш.
Залдан хатынының тавышы ишетелә:
– Гали, синнән ничә хатын-кыз дип сорыйлар бит, ә барлыгы ничә тапкыр дип түгел.

* * *
Профессор мединститутта:
– Ә хәзер, студент иптәшләр морга китәбез.
Моргта:
– Шулай итеп… Врач бернәрсәдән дә җирәнмәскә тиеш дип бармагын башта мәетнең авызына тыга, аннан үзенекенә.
студентлар чыраен сытып куя, тик кабатларга мәҗбүр булалар.
– Булдырдыгыз, сез бернәрсәдән дә җирәнмисез. Ләкин чын врач игътибарлы да булырга тиеш – мин мәетнең авызына бер бармакны тыктым, ә үзем икенчесен каптым.

* * *
Егет кичә танышкан кызының фатирыннан иртән генә китә. Ишек төбенә җиткәч, бер стенада эленеп торган ир-ат фотосына күзе төшә.
– Кем бу, матурым?
– Кадерлем, әйдә әлегә ул хакта сөйләшмибез.
– Матурым, мин бит сине яратам. Нәрсә генә булса да мин сине аңлармын… Әйт инде, кем бу?
– Мин… Операциягә кадәр…

* * *
Ир иртән балыкка җыена. Хатыны сорый:
– Кайда киттең?
– Балыкка.
– Ә-ә. Бер-ике кило сазан, биш кило килки, биш кило бәрәңге, ике пакет сөт тә тотып алып кайт әле, яме.

* * *
– Ә шулай да, мин – йолдыз!
– Ник алай дисең?
– Йолдыз, әлбәттә! Әгәр планета булсам, юлдашым булыр иде.

* * *
– Син кайда инде. Кайчан килеп җитәсең?
– Хәзер… Хәзер… Сезнең урамга борылдым менә…
– Әй, мин синең йөрт телефонына шалтыратам.

* * *
Башы ярылган бер ирне травмотологияга алып киләләр.
– Фамилиягез ничек?
– Галиев.
– Өйләнгәнме?
– Юк, матайдан очтым.

* * *
акушерка яшь әтигә өч игезәк алып чыга:
– Ошыймы сезгә?
– Ошый!
– Барсын да аласызмы?
– Әлбәттә!
– Алайса боларын тотып торыгыз, хәзер калганнарын ташыйбыз.

* * *
Ике ахирәт.
– Кайчан карама, син я иреңнең киемен юасың, я чалбарын үтүклисең, я туфлиен чистартасың, я тагы нәрсәдер. Ник шулай тырышасың аның өчен?
– Бу ирнең хуҗасы барлыгын барсы да күреп торсын, дим.

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика