Белдерүләр, элмә такталар
Юмор

Белдерүләр, элмә такталар

* * *
Барлык идарлекләләр белән идарә итү идарәлеге.

* * *
ҖЕНСИ МӨНӘСӘБӘТЛӘР тәкъдим итмим, ә чия сатам. Телефоным …

* * *
Сочидан нибары 2976 чакырым ераклыкта җир биләмәсе сатыла.

* * *
Плакат:”Вандализмга “юк” дип әйт!” Астарак буяу белән язу:”Юк!”

* * *
Циркка мылтык белән керү тыела! Вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.

* * *
Итбалык кибете

* * *
Көзгедәге язу:”Россия биләмәсендә чынбарлыкны чагылдыру тыелган. Телевизор карагыз!”

* * *
Мизгел эчендә кредит алып бирәбез. Хзмтлндр вкт тзлтлгн.

* * *
Ишек кыңгыравы эшләми, этне котыртыгыз.

* * *
Сезне киләчәктә ни көткәнен әйтәбез. Калдырылган дәресләр саны буенча. (Деканат)

* * *
Элмә такта: “3017-3077 елларда бу йорта вакыт машинасы уйлап табучы Әхмәтов яшәгән.”

* * *
Институттагы язу: “Бушлай белем алучылар бушка эшләячәк!”

* * *
Хайваннар өчен кибет. Аракы, вино, сыра.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика