Действителни факты
Юмор

Действителни факты

Борын-борын заманда, авыл кибетенә товарны районнан ат белән ташый торган чорларда булган ди бу хәлләр. Аракы кебек хәвефле товарны ватмый-нитми исән-имин кайтарып җиткергән өчен йөк ташучыга бер шешәне бушлай бирү гадәте бар икән. Теге шешәне “законлаштыру” өчен товарның юлда ничек итеп “үзеннән-үзе бозылуы” турында акт төзиләр. Беренче тапкыр болайрак була:

“АКТы. Действителни факты.
Кайткан чакта бер шешәне
Ат типте дә ватты…”

Гел генә бер сылтауны кабатларга ярамый бит инде, шуңа күрә, икенче юлы актны болай итеп әвәләгәннәр:
“АКТы. Действителни факты.
Деффективный бер шешә
Тишелде дә акты…”

Өченче юлы да аптырап калмыйлар, әйбәт кенә сылтау тагын табыла:
“АКТы. Действителни факты.
Әрҗәдәге бер шешә,
Чайкалып кайтты-кайтты да,
Бөкесен бәреп атты…”

Чатнама суык кышкы көннәрнең берсендә исә сылтауның тагы да шәбрәген чәпәп куялар:
“АКТы. Действителни факты.
Бер шешәнең аракысы
Суыкта туңып катты да,
Пыяланы шартлатты…”

“…Туктагыз әле, егетләр, мондый шәп сылтау бер генә шешә өченгә әрәм китә”, – дип, кибет сатучысы шунда “шешә” сүзен “әрҗә”гә төзәтеп, актны киредән яздырта.

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика