малай - рис
Юмор

Футбол

Тәрбияченең балалар бакчасында беренче эш көне. Берүзенә өч төркем бала. Кич җитүгә барсын да әти-әниләре килеп ала, ә бер бала кала. Килеп алучы юк. Утыра инде шулай комлыкта сабыр гына уйнап, ярты сәгать үтә килүче күренми. Тәрбияче борчыла башлый, бала янына килә.
– Кем алырга тиеш сине бакчадан?
– Әти.
Ну әти, тек әти инде. Ир кешенең эше бетәме ни, берәр җирдә тоткарланадыр. Утыралар тыныч кына, көтәләр. Ә әти юк та юк. Бөтен бакча бушап кала хәзер, каравылчыдан башка кеше юк. Тәрбияче ата-аналар исемлеген алып чыга. Шалтыратырга кирәк ич инде, болай булмый. Малайдан сорый:
– Ә исемең ничек синең?
Малай исемен әйтә.
Тәрбияче бар исемлекне актарып чыга – баланың исеме юк. тагын бер тапкыр карап чыга – өстән аска тикшереп карый, аннан соң – астан өскә. Юк малайның исеме.
Нәрсә эшләргә хәзер. Үз төркеменнән булса, өенә генә алып китәр иде дә әти-әнисенә шалтыратыр иде. Ә монда… Һәм иң кызыгы, берни булмагандай уйный малай. Бернәрсәгә исе китми. Гадәттә, әти-әнисе килеп алмаса, бала тынгысызлана башлый ич инде, я еларга тотына, я башкача көйсезләнә. Ә бу малай… Бармы-юкмы аңа әти-әнисе… Тәрбияче курка төшә хәзер, борчыла, дулкынлана башлый.
– Әтиең кайда соң синең?
– Эштә.
– Кайчан киләчәк инде ул сине алырга?
– Ул килмәячәк.
Баланың тыныч кына әйткән сүзеннән тәрбияче бөтенләй куркуга төшә. Ничек инде килмәячәк?!. Гадәттә, әти-әнисе килмәсә… Ә бу малай шундый тыныч… Тәрбияче хәзер калтырана башлый. Нәрсә эшләргә? Кемгә шалтыратырга? Бу көенчә дә түзү авыр, юкка-барга шау-шу куптарсаң көлкегә калуың да бар. Аптыраган. Ни эшләргә дә белерлек түгел.
– Ә ник килмәячәк? – дип сорый тәрбияче, ниһаять, үзен кулга алып, – Әтиең нигә килмәячәк?
Һәм баланың тыныч җавабы тагы да шом өсти.
– Ул футбол карый.
– Нәр-сә?!
– Футбол карый, – дип тагы да тынычрак җаваплый малай, бернигә дә исе китмәстән, – Футбол караганда аны борчырга ярамый.
– Син бит аны эштә дидең.
– Эштә.
– Һәм үзең футбол карый дисең.
– Футбол карый.
– Эштә футбол карый мени?
– Эштә футбол карый.
– Тренер-фәлән түгелдер ич.
– Юк, тренер түгел. Ул футбол карый.
– Нинди эш соң ул шулай футбол карый торган. Әтиең кем булып эшли?
– Каравылчы
– Кайда?
– Балалар бакчасында.
– Кайда, кайда?
– Балалар бакчасында.
Бу сөйләшүдән тәрбияче үзенең кечерәя баруын тоя. Ишеткәннәре башына сыймый, йөрәген калтырану алган. Шулай да кирәкле сорауны бирә ала:
– Нинди балалар бакчасында?
– Шушы бакчада.
– Безнең балалар бакчасындамы?
Хәзер малай моңа сәерсенеп карый. Әллә нинди сәер апа бу, әйбәтләп әйтеп торасың, ә ул берни аңламый, бер үк нәрсәне кабат-кабат сорый. Һәм малай тагын бер кат яхшылап аңлатырга була:
– Әйе инде, шушы балалар бакчасында каравылчы булып эшли. Мин аның янына кергәч: “Бар, ычкын моннан, футбол беткәнче күземә күренәсе булма” – дип чыгарды. Көтеп утырам менә футбол беткәнен.
Һәм ул бөтенләй телсез калган тәрбиячегә төбәлә:
– Ә сез нигә һаман кайтмыйсыз?
Тәрбияче җавап табалмый. Малайга бу кирәкми дә, ул барсын да шундук аңлап ала:
– Ә-ә-ә, сезне дә футбол беткәнче өйдән куып чыгарганнардыр әле…
Марат Кәбиров

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика