Һәр үләннең үз чоры
Юмор

Һәр үләннең үз чоры

* * *
Уйламас өчен кеше әллә нәрсәләр уйлап тапкан.

* * *
Берәр нәрсә килеп чыкмаса иде дип куркып эшләнгән эштән бернәрсә дә килеп чыкмый.

* * *
Кеше хәтеренең күп өлеше әллә кайчан онытырга кирәк булган нәрсәләрдән тора.

* * *
Интернет әҗәл сыман, яхшы кешеләрне чүпли.

* * *
Нәрсә эшләсәң дә гаепләүче табылачак, шуңа күрә җаның теләгәнне эшлә.

* * *
Йомык боҗрадан чыгу юнәлеше бер генә – 360 градуслы перпендикуляр.

* * *
Кешеләрне әрсезгә әйләндерүче иң төп җитешсезлек бүген “игелек” дип атала.

* * *
Иртә йоклаган егет соң өйләнә.

* * *
Хыялны чынбарлык белән чагыштыру, гадәттә, аерылышуга, я революциягә алып килә

* * *
Алдыйсың икән, соклангыч итеп алда – кешеләрнең дөреслеккә дә ышанасы килмәсен.

* * *
Һәр үләннең үз чоры.

* * *
Тамагыңны чылатсаң – аякка төшә, аягыңны чылатсаң – тамагың шешә.

* * *
Хәзерге заманда гади ахмакны очрату авыр, барсы да – югары белемлеләр.

* * *
Акыл иясе белән ахмакның әңгәмәсе һәр очракта да ике ахмак сөйләшүе кебек тәмамлана.

* * *
Хөкем карарын йомшарттылар – йомшак, ягымлы, назлы тавыш белән әйттеләр: “12 ел”

* * *
Алдашу һәрвакыт чиркангыч. Ләкин ул алдашу зур акчалар хакына булса, бу “сәясәт” дип атала.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика