Ишетмим, кычкырып яз!
Юмор

Ишетмим, кычкырып яз!

* * *
Дөньяда башларга караганда куллар күбрәк.

* * *
Ни теләгәнеңне белмәсәң, нәрсә кала – шуны алырга туры килә.

* * *
Ара ераклыгы элек чакрымнар белән үлчәнә иде, хәзер сумнар белән үлчәнә.

* * *
Егылмаган кеше торып баса алмый интегә.

* * *
Кайбер кешеләр белән – акыл, ә кайберәүләр белән дәүләт идарә итә.

* * *
Бәхетнең нәрсә икәнен белмәгән кеше теләсә кайсы очракта да үзен бәхетле сизә ала.

* * *
“Эт сатыла. Өр-яңа. бер тапкыр да өрмәгән.”

* * *
Түләүсез медицина тәнсез кешеләрне дәваларга гына ярый.

* * *
Иң акыллы гамәл – файдалы булу, иң файдалы гамәл – акыллы булу.

* * *
Кайчандыр мин рәнҗеткән ханымнар, тыныч булыгыз – сезнең өчен үч алучы хатын табылды.

* * *
Ирегезне беркем белән дә бүлешергә теләмәсәгез, аны телгәләмәгез.

* * *
Начар тормышта яшәргә өйрәнеп кенә бетәсең, ә ул тагы да начарлана.

* * *
Тел сөйли, ә баш җавап тота.

* * *
Сәләмәт кеше үз чирен сизми.

* * *
Киләчәк – кызык нәрсә: ераграк булган саен матуррак күренә.

* * *
Безнең ирек өч уты беръюлы янган светофорны хәтерләтә.

* * *
“Ишетмим, кычкырыбрак языгыз!”

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика