Җан теләгәнне эшләргә тән комачаулый
Юмор

Җан теләгәнне эшләргә тән комачаулый

* * *
Кыюларга уңыш елмая. Һәм бераздан ыржая башлый.

* * *
Күзәтүсез калган яшь балалар күп очракта яшь ата-аналарга әверелә.

* * *
Эчүне ташлатуның иң ансат юлы – аны рецепт буенча бирү.

* * *
Мактаналмаганнар – акланалар.

* * *
Колланучылар җәмгыяте төзедек.

* * *
Мәгълумәт диңгезендә дә бер йотым белемгә сусап үлүең бар

* * *
Кызларга ошау өчен акыллы, чибәр, бай, яки песи булырга кирәк.

* * *
Кызлар колак белән ярата, әбиләр колак аппараты белән.

* * *
Җәмәгатьчелек фикере тудыруда җәмәгатьчелек фикеренең тәэсире бармы икән?

* * *
Бала үстерүдә иң мөһиме – әтисен дөрес сайлау.

* * *
Докторга акча бирү – ришвәт, официантка акча калдыру – тәрбиялелек билгесе. Берсе гомереңне саклап кала, берсе – кофе китерә.

* * *
Бары тик безнең халык кына жигулида барганда лексусның җитешсезлекләре турында сөйли ала.

* * *
Әгәр сезгә ошамыйм һәм мине күрәсегез килми икән миңа бармак төртеп күрсәтергә кирәкми. Ул бармагыгыз белән үзегезнең күзегезгә төртегез.

* * *
Мәхәббәт – фәннең фантазиядән җиңелүе.

* * *
Мәхәббәт арып үлә.

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика