Йөзек кирәк иде – бармак өши
Иң күңелле китаплар
-
Күңелле сәхнә
199 ₽ В корзину
-
Күңелле табын
199 ₽19 ₽ В корзину
-
Кызыклы анекдотлар
129 ₽ В корзину
* * *
“Куып җитәрбез, узып китәрбез Американы.” – Узып киттек, куып җитеп булмый.
* * *
Күршеләр мылтык алган. Боргымны статармындыр.
* * *
Кеше ахмаклыгының көчен санга сукмаудан да зуррак хата юк.
* * *
Йөзек кирәк иде – бармак өши.
* * *
Ходай да юмор ярата. Бигрәк тә һава торышы күзәтүләрен.
* * *
Бу авылда ике генә күңел ачу чарасы бар. Кызганыч, әле икесе дә йоклый.
* * *
Гадәттә, әйбәтлек йогышлы була. Әйбәт кеше янында үзең дә яхшырак булырга тырышасың, ул белемле икән, белемеңне арттырасың, юмарт икән – юмартланасың… Ә кайбер кешеләрдән хәтта чир дә йокмый.
* * *
Безнең чорда урамда балалар машиналардан да күбрәк иде.
* * *
Кан кызганда әйтелгән сүз салкын су белән коендыргандай тәэсир итә.
* * *
Йөзүнең йөз төрле ысулы бар. Батып үлүнең – бер генә.
* * *
Мин нәкъ сез уйлаганны уйлыйм. Тик аз гына башкачарак.
* * *
Сөйгәнеңне “кайнатма”, “парга әйләнергә” мөмкин.
* * *
Бөркет оча алмаган җирдә чебен оча ала.
* * *
Яшь һәм зифа булып күренергә теләсәң, карт һәм юан кешеләр тирәсендә йөр.
* * *
Җәмәгать урыннарына иң нык ачуны чыгарган нәрсә – җәмәгать.
* * *
Танылган булып уянуның иң ышанычлы юлы – танылган булып йокыга китү.
* * *
Белмисең икән – дәшмә, беләсең икән – телеңне тешлә.
Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан