Кәкре киңәшләр
Юмор

Кәкре киңәшләр

* * *
Кызлар эзләмә, акча эзлә – кызлар сине үзләре табар.

* * *
Кәфены коньяк белән бутама, кофесыз эч.

* * *
Кичке ашны көн аралаш әзерләсәң – тәмлерәк була.

* * *
Сиңа бурычлары булган, яки бурычлары булмаган кешеләр белән генә ызгыш.

* * *
Иртән эшкә барасың килмәсә, “Форбс” журналын алып, үз фамилияңны эзлә. Тапмасаң – барырга туры киләчәк.

* * *
Хатының тавышын күтәрмәсен дисәң, һәрвакыт өстәлгә сугып ал. Әмма уклауны яшереп куярга онытма.

* * *
Чирлисең килсә, туктаусыз зарлан – бернинди сәләмәтлек тә чыдамаячак.

* * *
Күпме гафу итә аласың – шулкадәр акча биреп тор.

* * *
Тоткасыз ишекне тибеп ачалар.

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика