Кеше гашыйк та, акыллы да була алмый
Иң күңелле китаплар
-
Күңелле сәхнә
199 ₽ В корзину
-
Күңелле табын
199 ₽19 ₽ В корзину
-
Кызыклы анекдотлар
129 ₽ В корзину
* * *
Иртән ашамыйм – уйда син генә, көндез ашамыйм – уйда син генә, кичен ашамыйм – уйда син генә. Төнлә йокламыйм – ашыйсы килә.
* * *
Һәува костюмы аңа бик килешә. Кайбер урыннарын тарайтасы бар, әлбәттә.
* * *
Кеше гашыйк та, акыллы да була алмый.
* * *
Кирәксезлек тойгысы – тойгы да, кирәксезлек тә булырга мөмкин.
* * *
Хатын-кыз сезнең курайга биергә теләми икән, димәк кураегыз шул чама гына.
* * *
Бер карчык ингаляторын кальян белән бутап, көн буе бар авыруларын онытып торган.
* * *
Юынмыйм, кашынырга теләмәгәннәр юынсын!
* * *
Гадәттән тыш хәлләр, гадәттә, кабатланучан була.
* * *
Барсы белән дә очраклылык идарә итә: кемгәдер мирас булып талант, акыл, яки миллионнар кала, ә кемгәдер – диабет.
* * *
“Телевизор ватылды. Шуңа гөмбә ашап келәм карап утырам.”
* * *
Юл читендәге баганалар хәвефсезлек чараларын сакласа, аварияләр сирәгрәк булыр иде.
* * *
Ахмаклык кайчак баш җитмәслек нәтиҗәләргә китерә.
* * *
Үз ахмаклыгыңны раслап кул кую урыны кайвакыт ЗАГС дип атала.
* * *
Ирләргә рәхәт – соң өйләнәләр, иртә үләләр.
* * *
Сәясәт җиңелгән урында сугыш башлана.
* * *
Комсызлык белән саранлык көрәше “сәүдә” дип атала.
* * *
Гашыйк кеше бер нәрсәгә дә шикләнми, яки… бар нәрсәгә дә шикләнә.
Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан