Куенга ташланмаган кызлар күзгә ташлана
* * *
Мәхәббәт өчен ялгыз көрәшмиләр.
* * *
Намусың зуррак булган саен, калганы азрак була
* * *
Яшь чагында кеше нибары мәхәббәт һәм бәхет кенә тели, ә олгая бара – затлы йорт, вилла, машина…
* * *
Хатын-кызның баш авыртуын дәвалаучы докторны “сөяркә” дип атыйлар.
* * *
Кешенең баш мие – искиткеч нәрсә. Ул тәүлек әйләнәсенә бертуктаусыз эшли. Туганнан алып телевизор сатып алганга кадәр.
* * *
Итәгатьле кеше тукмачны башта җылыта, аннан соң гына колагыңа элә.
* * *
Үз ялганыңа үзең ышанасың икән, аңа башкалар да ышана. һәм ул дөреслеккә әйләнә.
* * *
Автор фикере аның карашы белән туры килмәскә мөмкин.
* * *
Ашаган саен – ашыйсы килә, йоклаган саен – йоклыйсы килә, эшләгән саен – эшлисе килми.
* * *
Башкаларны гаепләү мөмкинлеге булганда, беркайчан да үз өстеңә гаеп алма.
* * *
Гомер шулкадәр кыска: хаталарыңны төзәтергә түгел, ә эшләргә теләгәннәрен эшләп бетерергә дә җитми.
* * *
Куенга ташланмаган кызлар күзгә ташлана.
* * *
Кемер рәнҗеткән икән – сер бирмә, ятларга сиздермә, бәхетле сыман елмай, тузынмый гына нәтиҗә яса, балтаңны да тыныч кына чарла.
* * *
Төрмә камераларына интернет үткәрсәләр…
* * *
Һавадагы торна өйдәге тукраннан яхшырак.
* * *
Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан