Прикольные афоризмы на татарском языке
Юмор

Прикольные афоризмы на татарском языке

Югары цивилизацияле илләрдә диваналар азрак туа. Чөнки акыллылар презерватив куллана.

* * *
Бу дәвердә рәхмәт әйтү мыскыллау сыман ишетелә.

* * *
Сары матбугат зәңгәрләнә.

* * *
Саңгырау хирург наркоз кулланмый

* * *
Тәҗрибәле хатын бер күз карашы белән бөтен каныңны эчеп бетерә ала.

* * *
Фикер алышу – үз фикерең белән кайтасың, хатының фикере ббелән чыгып китәсең.

* * *
Әкияттәге патша малаен көтеп алалмагач, кызларның күбесе үз патшалыгын төзергә мәҗбүр була.

* * *
Башыгыз сезнең белән дуслашырга тели

* * *
Балда майда йөзәр өчен бал корты кебек эшләү мөһим түгел.

* * *
Үз башың җитмәслек дәрәҗәдә югары булма.

* * *
Сабыйлыкның беренче кырык елы – иң кыены.

* * *
Гомер ахырына кадәр сәләмәт тормыш алып барган кеше табутта шулкадәр матур күренә, эчү, тарту һ. б. начар гадәтләрне шушы мизгелдә үк ташлыйсы килә башлый.

* * *
Гүзәллләрнең ахмаклыгын гына түгел, акыллылыгын да гафу итеп була.

* * *
Туйдан соң. Кич. Башта ул сөйгәненең ал күлеген салдырды…

* * *
Ахмак булган җирдә явызга эш калмый.

* * *
Яхшы хөкүмәт бүтәннәрне алдый, начары – үз халкын.

* * *
Иң мөһиме – аягыңа басу. Ә уянырга беркайчан да соң түгел.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика