Тарихның үз тарихы бар
Юмор

Тарихның үз тарихы бар

Һәр илнең – үз рәхәтлеге. Европада яшәү рәхәт, Америкада – эшләү, Африкада – сәяхәт итү, Россияне – сагыну.

* * *
Врачларның язуы матур булуын теләсәгез, исерткеч бүләк итмәгез.

* * *
Тарихның үз тарихы бар.

* * *
Дөньяны өч алма үзгәрткән. Беренчесен Һава Адәмгә биргән, икенчесе – Ньютон башына төшкән, өченчесен – Стив Джобс ясаган.

* * *
Дөресен әйтмәслек мөмкинлегең булса – алдашма.

* * *
Җирнең иң зур явызы да кемгәдер назлы була.

* * *
Картайгач, аякларга түгел, аяк астына карарга кирәк.

* * *
Җаным, мин декабристка кебек, синең арттан теләсә-кайда барырга әзермен: хет Швейцарияга, хет Тайландка…

* * *
Башта үзеңә хуҗа бул, аннан соң башкалар турында уйларсың.

* * *
Ахмак булып калырга теләмәсәң, акыллы сораулар бирмә.

* * *
Мин сине… танымаслык булып сагындым.

* * *
Әгәр балалар бишектә яткан чакның – кредитларсыз, мәшәкатьсез, моң – зарсыз чакның – мәңге дә кабатланмаячагын белсәләр, бу кадәр акырмаслар иде.

* * *
“Мин сине яратам!” – дигән сүз әйтелгән мизгелендә генә дөрес.

* * *
Егет әйтте – егет эшли, егет дәшмәде – егет ял итә.

* * *
Кылган иң зур яхшылыгы – бу тормышта нәсел калдырмавы.

* * *
Нәни балалары булган хатын гына төнге сәгать икедә ялгызың чәй эчүнең ничек рәхәт икәнен белә.

* * *
Каеш – акылны буыннан буынга тапшыру ысулы.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика