Татар телендә канатлы сүзләр
Юмор

Татар телендә канатлы сүзләр

* * *
Кызың тыңламый, әниең ишетми икән, димәк, син урта яшьтә.

* * *
Төнге аваз ихласрак була.

* * *
“Галәмдә акыл ягыннан туганнар эзлибез” – дигәндә без аз гынак мактанабыз бугай.

* * *
Җырның сүзләрен белмәү сәбәпле, кеше арбасына утырмады

* * *
Кешеләр генә кануннарны бозмый, кануннар да кешеләрне боза.

* * *
Әкияттәге кебек яшисе килә, тик гел анекоттагы кебек килеп чыга.

* * *
Сарык булсаң, көтүче табылыр.

* * *
Күседән курыккан ханым арысланны бәреп егарга мөмкин.

* * *
Бу китапның калынлыгы аны укучылардан яхшы саклый иде.

* * *
Кеше бары тик үзе ишетергә теләгән нәрсәне генә ишетә. Хәтта сез әйтмәсәгез дә.

* * *
Песиләрнең шундый ырымы бар: әгәр юлыңны негр кисеп чыкса…

* * *
Сөйгәнеңә бөтен дөнья ләззәтләрен вәгъдә иткәннән соң, туңдырма булса да сатып ал.

* * *
“Көньбатыш тагын чери башлады…”

* * *
Тамыр җәярдән алда югарыга кара – үсәрлек урын бармы.

* * *
“Күпне белсәң, тиз картаерсың” – дигән сүз дөрес булса, бүгенге яшьләр мәңге картаймаячак.

* * *
Фәрештәләр бирәчәк сорау: “Нинди максат белән үлдең?”

* * *

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика