Юмор

Татар телендә хикмәтле сүзләр

Әгәр урам исемнәре, һәйкәлләр, китаплар, кешеләр һәм ул кешеләр аралашкан тел дәүләт иминлегенә куркыныч тудыра икән, бәлки, сез ул дәүләтегезне чит илдә төзисездер?

* * *
“Бай һәм чибәр булганың өчен түгел, ә сине яраткан өчен…” – дигән сүз бүген кимсетү сыманрак ишетелә.

* * *
Үпкәчел кеше – корулы корал.

* * *
Кешеләр партияләргә, фракцияләргә, диннәргә бүленми. Кешеләр акыллыларга һәм ахмакларга бүленә. Ә ахмаклар партияләргә, фракцияләргә, диннәргә бүленә.

* * *
Бөтен каршылыкларны урап узарга теләсәң, бөтен рәхәтлекләрнең яныннан узып китүең бар.

* * *
Хыялдагы гүзәл кызны очрату җиңел. Иң авыры – аның барлыгын хатыныңа сиздермәү.

* * *
Иң куркынычы – төркемнең сиңа таш атуы түгел,, иң куркынычы – шул төркемдә дусларыңның йөзе чагылып китү.

* * *
Башымны катырмагыз, тараканнар өши.

* * *
Әгәр өегездә берәр кечкенә нәрсә югалган икән, яңаны сатып алыгыз һәм искесе дә табылачак.

* * *
Мәктәп артында качып электрон тәмәке тартучыларны укыту бүлеге мөдире түгел, ә информатика фәне укытучысы тота.

* * *
Врачларга рәхәт. Аларның хаталарын җирлиләр дә оныталар.

* * *
Егерме ел скрипкада уйнасаң, син дә яһүд булыр идең.

* * *
Ат та эшли, ат та сарайда яши.

* * *
Дәшмәгән хатын-кызны сәбәпсез бүлдермәгез.

* * *
“Акча эшләүнең мең дә бер ысулы” дигән китабымны бастырып чыгару өчен спонсор эзлим.

* * *
Тырышып-тырышып та икенче иягеңнән котыла алмаган кеше, гадәттә, өченче ияген дә үстерә.

* * *
Бәхетле булу өчен үз оҗмахыңда яшәргә кирәк. Бер үк оҗмах бөтен кешене дә канәгатьләндерә алмый.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика
запросов: 129. скорость: 2,126 | 2021®