Татар язучыларының афоризмнары
Иң күңелле китаплар
-
Күңелле сәхнә
199 ₽ В корзину
-
Күңелле табын
199 ₽19 ₽ В корзину
-
Кызыклы анекдотлар
129 ₽ В корзину
* * *
Бу өч тиенлек дөньядан кеше хәтта бер тиен дә алып китми.
* * *
Яхшы яшәргә телисезме? Яхшы, яшәгез.
* * *
Сынамыш: гырлаган кеше беренче йоклап китә.
* * *
Еллар үткән саен утыз яшьлек кызлар яшәрә дә яшәрә.
* * *
Тормышның бар ачысы – тәмлетамак булудан.
* * *
борчыла иде, хәзер – ата-аналар.
* * *
Безнең чорның иң шәп бизәнгече – Adobe Photoshop
* * *
Бәхет ул – тукталыш түгел, ә сәяхәт ысулы.
* * *
Кичке ашын миңа бирергә теләгән дошман эзлим.
* * *
Студентның ике бәйрәме бар: яңа ел һәм көн саен.
* * *
Матур дөреслекне дуслар әйтә, ачы хакыйкатьне – дошман.
* * *
Дәүләтнең яңа программасы: “Һәрбер эткә – затлы хуҗа!”
* * *
Эшләүдән ләззәт аласың икән, димәк, бу эш кенә түгел.
* * *
Җайдакның үз юлы, җәяүленең – үзенеке.
* * *
“Бу – җинаять кенә түгел, бу – хата!”
* * *
Кеше күңелендә һәрвакыт Явызлык һәм Изгелек көрәшә. Һәм һәрвакыт Ахмаклык җиңеп чыга.
* * *
Күперне яндырып киткәч, көлен эзләп килмә.
Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан