Татарча канатлы сүзләр
Юмор

Татарча канатлы сүзләр

* * *
Проблеманы хәл итү өчен син проблема сыман уйларга, яшәргә һәм үзең дә шул проблемага әйләнергә тиеш.

* * *
Кайчагында үзеңнең бәхетле икәнеңне бары тик башкаларның көнләшүенә карап кына беләсең.

* * *
Эрос булган җирдә вирус була.

* * *
Йөрәккә боерып булмый. Ләкин кешенең боерып булмый торган әгъзалары бер йөрәк кенә түгел.

* * *
Данлыклы сантый булганчы, дансыз даһи булу артыграк.

* * *
Сатлык җаннар – долларга, патриотлар сумга сатыла.

* * *
Акыллыны тормыш өйрәтә, ахмакны – башкалар.

* * *
Егетләр, объектив булыгыз! Бөтен хатын-кызлар да ахмак түгел. алар арасында холоксызлар, хәйләкәрләр, агу теллеләр һәм сары чәчлеләр дә бар.

* * *
Бөтен кешегә дә ошап бетү мөмкин түгел, чөнки бар кеше дә югары зәвыкка ия булалмый.

* * *
Стаканның яртысы бушмы, тулымы икәне мөһим түгел. Ничә шешә калган? – шул мөһим.

* * *
“Дөресен әйт!” – дигән сүз тырышыбрак алдарга мәҗбүр итә.

* * *
Ирләр бөтен киемне дә идәнгә элә.

* * *
Озак яшәү сере – күбрәк җимеш ашагыз, ә бер-берегезнең җанын түгел.

* * *
Тылсымлы таякның озынлыгын үлчәмиләр.

* * *
Шуышыр өчен туганнар озак очмый.

* * *
Филнең сурәте һәр очракта диярлек үзеннән бәләкәйрәк була, ә бетнеке – зуррак.

* * *
Тормыш – театр, аны циркка әйләндерергә кирәкми.

Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика