Татарча мәзәк статуслар
Иң күңелле китаплар
-
Күңелле сәхнә
199 ₽ В корзину
-
Күңелле табын
199 ₽19 ₽ В корзину
-
Кызыклы анекдотлар
129 ₽ В корзину
* * *
Әгәр проблеманы хәл итү юлын табалмыйсың икән, син үзең – проблема.
* * *
Иреңне кемгәдер бүлеп бирергә теләмәсәң – игәмә.
* * *
Күперләрне яндырырга ашыкмагыз, алар әле кирәк булырга мөмкин. Тырмаларны яндырыгыз.
* * *
Ир “акыллы йорт” сатып алган иде. Тик ул беренче зарплатасын алып кайткач, йорты чит илгә чыгып качкан.
* * *
Сорау алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, россияннарның 55 проценты үзен бәхетле дип саный, калганнары – айнык.
* * *
Күз алдына китерегез – дөньяда бер ир заты юк. Бернинди җинаять, бернинди эчкечелек, бернинди хәерчелек юк. Дөнья бәхетле, юан, бизәнмәгән хатын-кызлардан гына тора.
* * *
Эш урынында тирләсәң, җитәкчеңә күренергә онытма.
* * *
Әти-әниләрнең чынлап та хак булганын аңлау өчен “син бит дөрес уйламыйсың” дип уйлаучы балалар кирәк.
* * *
Бер тапкыр да хыяәт итмәгән кеше була, тик бер генә тапкыр хыянәт иткән кеше булмый.
* * *
Кешеләргә караган саен, бер нәрсәгә инана барасың – башсыз да яшәп була.
* * *
Яхшы ришвәт прокурорны да адвокатка әйләндерә.
* * *
Ике миллиардер бер берсен хөкемгә тарттырса, яңа миллионер туа – адвокат.
* * *
Сүз боткасына һәм буш вәгъдәләргә корылган сәяси диета.
* * *
Бездә ике балә бар: барсына да иярәбез, беркемнән дә өйрәнмибез.
* * *
Бу хыянәт түгел, ә тәҗрибә уртаклашу иде.
* * *
Аюлар арасында барлык ак аюлар да чибәр һәм юләр дип әсәпләнеләме?
* * *
Кеше сүзенә карамаган булсаң, күптән кешечә яшәр идең инде.
Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан