Түгел микән?
Юмор

Түгел микән?

* * *
“Кайда барсаң да бер кояш”, диләр дә бит, диңгез буендагысы яхшырак түгел микән?

* * *
“Кунак килсә – мәшәкать, үзең барсаң – рәхәт”, диләр дә бит, бәйрәм ашы кара каршы түгел микән?

* * *
“Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы”, диләр дә бит, мүкләми дә, чутламый гына өй салырга теләүчеләр күбрәк түгел микән?

* * *
“Начар сөрелгән җирне чүп баса”, диләр дә бит, колхоз таралганнан бирле иген дә чәчелми, чүп тә үсми. Бабайлар җирне яхшы сөргән өчен түгел микән?

* * *
“Аю баласын да биергә өйрәтәләр”, диләр дә бит, биючедән аю ясау җиңелрәк түгел микән?

* * *
“Татар теле белән ерак китеп булмый” – диләр дә бит. Бу – ерак китмәгәннәр сүзе түгел микән?

* * *
“Киемеңә карап каршылыйлар, кемлегеңә карап озаталар” – диләр дә бит, бу сүз туым-китем турында түгел микән?

* * *
“Безнең хакта башлыклар уйларга тиеш”, диләр дә бит, башлык белән уйлау гаҗәп түгел микән?

* * *
“Акчаны акча тудыра” диләр дә бит, акчага табынучылар катнаш никах җимеше түгел микән?

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика