Тырма басуы буйлап
Дөньядагы иң яхшы әйберләр бөтенләй әйбер түгел.
* * *
Кулына таяк алган беренче маймыл шундук икенчесен туктата. Тизлекне арттырган өчен.
* * *
Тырма басуы буйлап, бәхетенә китеп бара.
* * *
Иртән башламаган эшне кичкә бетереп булмый.
* * *
Үләннәр белән дәвалауның иң үтемле ысулы: кычыткан белән – йомшак җиргә.
* * *
Мәңгелек кыйммәтләзрне күрсәтү хәзер “стриптиз” дип атала.
* * *
Кеше сүзенә карама, матурым. Син – иң зифасы. Үз үлчәмеңдә.
* * *
Үзеңә ышанмаган кешеләрне алдарга кирәк.
* * *
Буш вакытыңны ничек уздыру турындагы уйдан бушансаң, буш вакытта әйбәт кенә эшләп алырга була.
* * *
Берәү дә саф килеш үлми. Тормыш һәркемгә вакыт таба.
* * *
Синең таба алмавың минем югалуымны аңлатмый.
Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан