Юмор

Ярап булмый

* * *
Яшьли кияүгә чыксаң – кайда ашыгасың, күрми калырмын дип уйлыйсыңмы әллә?
Кияүгә чыкмасаң – сиңа кем карасын инде.

* * *
Күп бала бала үстерсәң – нигә хәерче үрчетәсең?
Күп бала үстерсәң – дәүләт акчасына кызыгасыңмы?

* * *
Тырышып эшләсәң – акча җитми сиңа!
Эшләмәсәң – эт ялкавы.

* * *
Вузда укысаң – һи, кем дипломның рәхәтен күргән хәзер?!
Укымасаң – иртәгәңне уйламысың, башсыз!

* * *
Эчсәң – син алкаш.
Эчмәсәң – чиргә уралдыңмы әллә?

* * *
Кешеләргә берничек тә ярап булмый. Синең хакта беркем дә начар сөйләмәсен дисәң, берни дә эшләмәскә кирәк.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика
запросов: 129. скорость: 2,106 | 2021®