
Яшьлек ялгышында өйрәнмиләр
Иң күңелле китаплар
-
Күңелле сәхнә
Бушлай В корзину -
Күңелле табын
199 ₽99 ₽ В корзину -
Кызыклы анекдотлар
Бушлай В корзину
* * *
Дуслар юлда аунап ятмый, диләр. Минекеләр белән андый хәл дә булгалый.
* * *
Парашют белән сикергәннән соң мин адреналинның каян бүленеп чыгуын аңладым…
* * *
“Тынычлан инде, матурым, берни дә булмады бит. Ә Миләүшә күрше ул синең түшәгеңне генә җылытып куярга теләгән иде.”
* * *
Яшьлек ялгышында өйрәнмиләр, яшьлек ялгышына өйләнәләр.
* * *
Кеше гомеренең 30 проценты йоклап, 70 проценты йокы туйдыру турында хыялланып уза.
* * *
Үз яртыңны табып өлгерү белән, сине шиккә салып бүтән яртылар яныңда бөтерелә башлый.
* * *
Үзләрен бер-берсе ярдәмендә ярата торган ике кешене гашыйклар дип атыйлар.
* * *
Гаилә – көрәш. башта – бердәмлек өчен, аннан – тигез хокуклылык өчен, аннан – бәйсезлек өчен.
* * *
Хакимияттә эшләүчеләргә караган саен, халык өчен сөенәм. Киң күңелле халык.
* * *
Әниең алып биргән туңдырма аягыңа түгел, ә күкрәгеңә тама икән – димәк, син зур кыз.
* * *
Сатып алучының күзләре сатучы кулында.
* * *
Медицинаның чираттагы уңышы: күп авырулардан үлмиләр инде, интегәләр генә.
* * *
Дөреслек эзләгәндә иң еш кабатлана торган сорау: нәрсә эзли идем әле мин?
* * *
Йөргән кызым әйтүенчә, безнең мәхәббәтне бары тик могҗиза яки яңа тун гына саклап калырга мөмкин.
* * *
Күз төбендәге “фонарь” шәхескә күләгә төшерә
* * *
Элек кеше төрмәдә утырган һәм аның стеналарын төрле язулар белән тутырган. Хәзер кеше Фейсбукта утыра…
* * *
Марат Кәбировның Кызыклы афоризмнар китабыннан