Әдәби әсәрдә персонажлар системасы

 

Без әдәби әсәрдәге төп герой, персонажлар турында төшенчә алдык, аларны күп кырлы итү алымнарын да билгеләдек. Боларның барсын белгән хәлдә дә персонажларны әсәргә кертеп җибәрү бик рәхәт түгел. Алар я катыркага охшап кала, я сөйләшә торган шәүлә рәвешендә була. Нидер әйтәләр, хәрәкәтләнәләр дә… Тик алар тере түгел. Аларның үз йөзе юк. Моны үзең дә күреп торасың. Терелсен өчен персонажлар нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген дә беләсең. Тик моны әсәр кысаларында эшләү мөмкинлеген табалмыйсың.

Сәбәбе нәрсәдә соң?

Персонажларны хасил итү, гадәттә, ничек башлана. Без нинди дә булса вакыйга эчендә хәрәкәт итәчәк төп геройны билгелибез, аның төп сыйфатларын күз алдына китерәбез. Максатын билгеләп куябыз. Шушы максатына җитү өчен нәрсәләр эшләргә тиеш. Кемнәр белән очрашырга мәҗбүр булачак?
Әйтик, бер эпизодта төп герой тулай торакка кереп сөйгәненә чәчәкләр биреп чыгарга тиеш. Аның максаты — сөйгәнен сөендерү, мөнәсәбәтләрне ныгыту.

killer_baner_1200x500_2
killer_baner_1200x500_z
kaytu_1200x500
kicheru_yuk_1200x500
Yana_kitap_1200x500
previous arrow
next arrow

Гади генә эпизод инде бу, криминал да, маҗара да юк. Ә кеше һәрвакыт ялкаулыкка авыша, ул гел җиңел юлны сайларга омтыла. Автор да — кеше. Һәм ул шундыйрак вакыйгалар тезмәсе төзи: егет базарга барып чәчәкләр сатып ала, тулай торак вахтасы аша уза, сөйгәненә чәчәкләр бирә. Төп герой — егет, персонажлар — чәчәк сатучы, вахтер карчык, сөйгән кызы. Менә монда кешенең ялкаулыгы хәрәкәткә килә. Һәм автор персонажлар белән артык маташып тормый, аларны стереотип рәвешендә әсәргә кертеп җибәрә.

Кем ул чәчәк сатучы? Сәүдәгәр инде, товарын тизрәк очырып акча алырга теләүче кеше. Ә вахтер кем? Пенсиягә чыккан бер кортка, аңа көн үтсен дә артык борчымасыннар: документ тикшерә дә уздырып җибәрә, калганын ызнайт-низнайт. Менә шундый персонажлар белән тормышчан, әмма соры бер эпизод барлыкка килә. Укырга да бик рәхәт түгел ул. Әсәргә дә файдасы юк: төп геройны ачмый, сюжетка тәэсир итми, әсәрнең темпын үзгәртми.

Болай эшләү — дөрес. Башкача була алмый да ул. һәр вакыйга, һәр эпизод төп геройның максатыннан этәрелеп китәргә тиеш. Катнашачак персонажлар шушы максатка атлаганда төп геройга очраячак кешеләрне исәпкә алып билгеләнә. Безнең очракта бу чәчәк сатучы, вахтер карчык, сөйгән кызы. Ул кызның бүлмәдәшләре дә булырга мөмкин әле. Без аларны билгеләдек. Күнегелгән стереотиплар буенча, бу персонажларны әсәргә кертеп тә җибәрдек. Ләкин бу килеш калдырырга ярамый. Бу персонажлар системасын төзүнең беренче адымы гына.

Әсәрдәге һәр персонаж төп геройны ачу өчен мөмкинлек бирергә һәм сюжетны алга этәрергә тиеш.

Моның өчен һәр персонажның үзенчәлеге: биографиясе, географиясе, максаты, һ.б. булырга тиеш. Олы йортка ни кирәк — кечесенә шул кирәк, дигән әйтем бар бит… Моны әдәби әсәргә карата да кулланып була. Төп геройга нәрсә кирәк, калган персонажларга да шул кирәк.

Әйдәгез, күренешләрне персонажларның характерына бәйле рәвештә төрләндереп карыйк. Егет базардан чәчәкләр сатып ала.
Сатучы — мошенник, ул егеткә кәүсәсенә чәчәге шырпы белән беркетелгән гөлләмә биреп җибәрә.
Сатучы — романтик, иң матур чәчәкләрне сайлап искиткеч букет ясап бирә.
Сатучы — прагматик, ул:”Чәчәк бүләк итеп кенә хатын-кызга ярый алмассың, лутчы бүләгеңне акчалата бир,” — дип егетне куып чыгара.

Бу очракларда сатучы образы төп геройның характерын ачарга мөмкинлек бирә. Төп герой алдында әлләничә төрле юл тора. Әйтик, беренче очракта егет шул чәчәкләрне сөйгәненә бүләк итәргә мөмкин. Сизеп калырга һәм кире кибеткә кереп алыштырып алырга мөмкин. Кибеткә кире кергәч, сатучы белән талашып тавыш чыгарырга, яки теге мошенникның ипи шүрлегенә менеп төшәргә һәм полицияга эләгергә мөмкин. Сатучы характерындагы бер ачык сыйфат кына егетнең тормышын әлләничә төрле нәтиҗәгә китерергә мөмкин.

Яки вахтада торган карчык… Ул егетне тыныч кына кертеп җибәрергә, документыннан гаеп тапкан булып милиция чакырырга, ул кыз әле генә бер егет белән чыгып китте дип әйтергә, һ.б. гамәлләргә барырга мөмкин. Барсы да вахтерның характерыннан тора. Һәм аның һәр хәрәкәте төп геройга ачылу мөмкинлеге бирә. Ул торба, яки пожар баскычы буйлап күтәрелергә, вахтерга ришвәт бирергә, аны санламыйча үтеп китәргә һәм тагын әллә ниләр эшләргә мөмкин.

Шул рәвешле, әсәрдәге һәр персонаж төп герой белән бәйләнештә яши һәм аның характерын ачуга, вакыйгалар үсешенә этәргеч бирә. Моннан тыш персонажларның үзара мөнәсәбәте дә төрлечә булырга мөмкин. Бу аларның үз-үзен тотышына, төп герой белән мөгамәләсенә дә сәбәпче була. Икенче төрле әйтсәк, әсәрдәге персонажлар үз эченә генә бикләнеп яшәми, алар бер-берсе белән аралаша, төрле мөнәсәбәтләр кора, шул мөнәсәбәтләре һәм эш-гамәлләре аша үзләре дә ачыла, төп геройны да тирәнрәк сурәтләргә мөмкинлек бирә.

Шуңа күрә, әсәрдә кемнәр катнашырга тиешлеген һәм аларның максатын, нинди вазыйфа башкарачагын ачыклагач, тагын бер адым ясарга кирәк. Бу юлы без мәсьәләгә бөтенләй икенче яктан киләбез. Төп герой ягыннан түгел. Ул әлегә калып торсын.
1. Әсәрдә катнашкан һәр персонажның хәрәкәт итү, үсү һәм үзгәрү юлларын сюжетка, персонажның вазыйфасына һәм холкына бәйле рәвештә барлап чыгабыз.
2. Һәр персонажны үзенчәлекле итәбез. Бер генә эпизодта күренеп калса да аның үзенчәлеге сизелергә тиеш.
3. Һәр персонажның дусларын, дошманнарын билгелибез. Ул алар белән үзен ничек тотарга тиешлеген ачыклыйбыз.
4. Вакыйгалар барышында персонажлар үзләрен ничек тота, хәлләрне кайсы якка борып җибәрә — шуны билгелибез.
5. Шуннан соң гына аларны төп герой һәм антигерой белән бәйләнештә карыйбыз, һәм конфликтлар тууында, сюжет үсешендә персонажларның урынын билгелибез.

Мәсьәләгә шулай якын килү авторны төп геройның башкалардан аерым рәвештә, ялгыз (изоляциядә) хәрәкәт итүеннән коткара һәм ярдәмче персонажларны тере, чагу итеп күз алдына бастыруга этәрә. Икенче төрле әйтсәк, әсәрдәге персонажларга җан өрә, аларны катырка итеп түгел, ә тере кешеләр итеп күрсәтү мөмкинлеген арттыра.

Әсәрдә хәрәкәт итүче персонажларның барсы да үзара бәйләнгән һәм алар дүрт яссылыкта хәрәкәт итә: әсәрдәге вазыйфасы, холкы (архетип), үзенең шәхси максаты (әсәр темасына ярашлы рәвештә) һәм башка персонажлардан аерылуы (әсәрдә бер үк төрле ике персонаж булырга тиеш түгел) буенча.

Әсәрдәге вазыйфасы буенча. Һәр персонаж үз вазыйфасын башкара һәм сюжет үсешенә йогынты ясый, аны тулыландыра, башка персонажларны аңларга, төп геройның яңа сыйфатларын ачарга мөмкинлек тудыра.

Холкы, яки архетип буенча. Күпмедер үзгәрешләр белән әсәрдән әсәргә күчеп йөрүче персонажлар була. Аларга инде үз-үзен тоту оеткысы күптән салынган, теге яки бу ситуацияне ничек кабул итәчәкләре, ничек хәрәкәт итәчәкләре һәркемгә билгеле. Кыскасы, монда шәхеснең психологик халәте, үз даирәсендә башкарган роле, мөхит белән үзара мөнәсәбәте күп тапкырлар кабатланып тотанаклы төс алган һәм һәркемгә таныш була.
Король/Патша/Әти — Халык, дәүләт, яки гаилә белән идарә итә, аларга яшәү, үсү һәм уңышка ирешү мөмкинлеге тудыра. Тискәре ягы — халыкны, дәүләтне, гаиләсен каты кулда тотарга, яки киресенчә, эшләрдән чикләнеп үзенә бикләнергә, яки халык, ил, гаилә бары тик аның файдасы өчен яши дип белергә мөмкин.
Аксакал/Остаз/Әүлия — акыл һәм зирәклек үрнәге күрсәтә, кешеләрнең тормышын җиңеләйтә, кыйбласын билгели. Кире сыйфаты — үз фикерен көчләп тагу, башкаларны ахмакка санау, мин-минлеккә чуму.
Яугир/Батыр/Көрәшче — хакыйкать хакына хезмәт итә, гаделлек өчен көрәшә. Тискәре ягы — Кырыс кануннар буенча хәрәкәт итәргә, көчсезләрне рәнҗетергә, явызлык чәчәргә мөмкин.
Тылсымчы/Сихерче/Маг — табигать серләрен белә, аларны үзенә буйсындыра ала. Кире ягы — тылсымлы көчләр ярдәмендә тормышның табигый агышын үзгәртә, кешеләрне кол итә ала.

Архетиплар бик күп — сез укыган әсәрләрегез нигезендә аларны үзегез дә төзи аласыз, әзер исемлекләр дә бар. Әгәр әсәрегездә шундый персонажларга ваканция бар икән, сез аларны һич курыкмый кертеп җибәрәләсез. Ләкин алар заманга, вакыйгага, әсәр тукымасына ярашлы итеп үзгәртелергә, яңа сыйфатлар белән баетылырга тиеш. Югыйсә, алар сезнең шедеврга адашып килеп кергән дәрвишләр булып күренәчәк.

Персонажларның шәхси максаты булырга тиеш. Шул максатларына ирешер өчен нәрсәдер эшли башлаганга әсәргә килеп эләгәләр бит инде алар. Максатлары әсәр темасына туры килергә тиеш. Ул төп геройныкы белән аваздаш булырга да, каршылыкка керергә дә мөмкин. Персонажның максатына ирешү юллары икедән күбрәк булса — әйбәтрәк. Бу аның характерын тирәнрәк ачу, һәм башка персонажлар белән бәйләнешен киңәйтү мөмкинлеге бирә.

Башка персонажлардан аерылу. Монда сүз тышкы кыяфәт турында бармый. Персонажның исеме, чәчләренең, кашларының төсе, күзләренең сорымы-зәңгәрме икәне сезнең текстка сизелерлек йогынты ясамый. Аны теләсә-нинди вакытта алыштырып була. Вакыйгалар агышын чәчләр, яки күзләр төсе әлләни үзгәртми. Әсәрнең төп темасы шул булмаса, әлбәттә. Һәрхәлдә, әгәр персонаж ниндидер йортны шартлатырга тиеш икән, аны кара чәчле кеше шартлатты ни дә җирән чәчле шартлатты ни — аерма әлләни түгел.
Ул холкы, темпераменты, максаты, һ.б. сыйфатлары белән аерылып торырга тиеш. Хәтта бер-берсенә тамчы судай охшаган игезәкләр дә холкының кайсыдыр ягы, темпераменты, акылы, физик мөмкинлекләре белән аерыла.

Әсәрнең үзәк персонажлары

Үзәк персонажлар тудырганда автор ике төрле хәлдә калырга мөмкин. Беренчесендә: бөтен персонажлар алдан уйланылган, әсәр логикасы аларны үзе тәкъдим итә, ә сез үз фантазиягыз, тормыш тәҗрибәгез белән баетып, максатка яраклы рәвештә аларны сюжетка кертеп җибәрәсез. Бу очракта персонажлар терелә, үзләре хәрәкәт итә башлый. Укучыга да, язучыга да аларны аңлау җиңел була.

Икенче очракта сез төп геройдан башка беркемне дә күз алдына китерә алмыйсыз һәм башка персонажларны барлыкка китерү әсәр барышына кала. Менә монда үзәк персонажлар категориясен белергә кирәк, бу сезгә булачак катнашучыларны билгеләргә ярдәм итәр.

Үзәк персонажлар берничә төркемгә бүленә.
Төп герой. Без аның турында сөйләдек инде, шуңа артык тукталып тормабыз. Бу әсәрне тотып торучы һәм сюжетны хәрәкәткә китерүче төп көч, вакыйгалар һәм калган персонажлар аның тирәсендә бөтерелә.
Тискәре герой (антогонист, антигерой). Төп геройның максатына җитүенә барсыннан да ныграк каршы төшеп, комачаулап йөрүче көчле шәхес. Ул явыз да, яман да, яхшы да, конкурент та, дус та, дошман да, сөйгән яр да — хет кем булырга мөмкин. Ләкин ул төп геройга үз максатына җитәргә комачауларга, каршы килергә тиеш. Тискәре герой көчлерәк, акыллырак, хәйләкәррәк, мәкерлерәк булган саен, вакыйга кызыклырак булачак.

Тискәре геройның көчлелеге төп геройга ихтирамны арттыра. Сыек чыбык белән урам буендагы малайларны кыйнап йөргән төп персонаж кемдә хөрмәт уятсын инде? Ә шул кеше берьялгызы берәр мафияга, системага каршы чыга икән — бу инде башка мәсьәлә. Аның антогонисты — мафия башлыгы, яки зур чиновник. Бу үзе үк хөрмәт уята, аның характерына уңай сыйфат өсти.

Антогонист рәвешендә конкрет кеше чыгыш ясарга тиеш. Ниндидер абстракт төшенчә түгел. Укучы мондый төшенчәләрне кабул итеп бетерәлми. КГБ, система, рак, һава торышы… Әгәр төп герой КГБ-га каршы көрәшә икән, конкрет персонаж булырга тиеш — кэгэбешник, системага каршы көрәшсә — конкрет чиновник.

Тискәре герой белән төп геройның соңгы иң хәлиткеч көрәше укучының күз алдында булырга тиеш. Әгәр тикшерүче әсәрнең буеннан буена җинаятьчене эзләп йөргәннән соң, ахыргы иң халиткеч алышны күрсәтмичә: “Тоттым тәки теге кабәхатьне!” — дип кенә котылса, бу укучыны канәгатьләндермәячәк. Алышны укучы күрергә һәм герой язмышы өчен дер калтырап торырга тиеш.

Юлдаш. Бу төп геройның таянычы, аны һәрвакыт яклап, саклап торучы шәхес. Ул дус, остаз, укытучы, тренер, хезмәттәш, сөйгән яр, хатын (ир), һ.б. булырга мөмкин. Мондый персонаж язучыга эшне җиңеләйтә. Беренчедән, төп геройның кайдандыр ярдәм күрүе ышандыру көчен арттыра. Әйтик, төп геройны кыйнап, чокырга ыргытып китәләр. Ул моннан үзе генә чыга алмас иде. Ә дусты килеп коткара һәм әсәр кискенлеген һәм ышандыру көчен югалтмыйча дәвам итә. Икенчедән, төп геройның әңгәмәләшер кешесе була. Шул әңгәмә аша ул үз хисләрен, күңел халәтен, уй-теләкләрен әсәр темпын киметмичә укучыга җиткерә ала. Әлбәттә, боларны романда уйлар агышы рәвешендә дә эшләргә мөмкин, әмма диалог аша үтемлерәк һәм кызыклырак. Өченчедән, образның үсешен шушы юлдаш белән янәшәлектә күрсәтү җиңелрәк.
Сөйгән яр, яки мәхәббәт объекты. Мәхәббәт һәр әсәрне җанландырып җибәрә. Әгәр төп герой кемнеңдер мәхәббәтен яуларга тели икән, бу һәр очракта да вакыйгаларны кискенләтеп җибәрергә сәләтле. Мөнәсәбәтләр тигез генә бармаса, бигрәк тә яхшы. Әле чөкердәшеп кенә торалар, әле талашып китәләр, аннан тагын татулашалар. Бу персонаж авторга үзенә кирәк чакта төп вакыйгалардан читләшеп торырга, күңелсез өлешләрне урап үтәргә, төрле көлкеле мизгелләр кертеп җибәрергә мөмкинлек тудыра.

Әлеге категроия персонажларының барсын да әсәргә кертү мотлак түгел. Әсәрдә һичшиксез булырга тиешле бер генә категория бар — төп герой. Калганнары автор карамагында. Хәтта тискәре персонаж да булмаска мөмкин.

Персонажлар турында тагын ни әйтергә була?

1. Төп герой да антогонист та, үзәк персонажлар да кеше, яки кешегә охшаш зат булырга тиеш. Ачлык, сугыш, терроризм, эпидемия, хәерчелек түгел. Абстракт төшенчәләрне персонаж рәвешендә кабул итү авыр. Әгәр ниндидер төшенчәне персонаж итәргә телисез икән, ким дигәндә дә ул кешеләштерелгән булырга тиеш.
2. Персонаж бер генә категорияга керә ала. Монсы аңлашыладыр инде, әгәр төп герой үз-үзенә антогонист икән, сүз ике персонаж турында түгел, ә геройның эчке конфликты турында бара. Болай да булырга мөмкин: юлдаш башта төп геройның сөйгән ярына әйләнә, аннан соң — антогонистка. Мөмкин. Ләкин бу авторның эшен катлауландыра гына. Һәм әсәрне дә адәм укымаслык, укыса аңламаслык дәрәҗәгә җиткерергә мөмкин. Сезгә ул кирәкме?
3. Персонаж үз категориясен алыштыра алмый. Төп геройның әсәр азагына начар сыйфатлары ачылып, дөньяның иң ачы кабәхате булып күз алдына басса да — ул, барыбер, төп герой булып кала. Һәм киресенчә, антогонист әсәр ахырында иң әйбәт малай булып өлгерсә дә ул тискәре персонаж булып кала. Персонажларны бер категориядән икенчегә күчерү сюжетның бөтенлеген тарката, персонажлар системасын җимерә һәм әсәрне юкка чыгарып, аны боламык дәрәҗәсенә төшерә.
4. Бер үк категориядә берничә персонаж булырга да мөмкин. Ләкин бу бик авыр эш. Персонажларның күплеге әсәрне тарката, бутый, темпын киметә. Укучыга аны кабул итү авырлаша.

Ярдәмче персонажлар

Әсәрдә катнашучыларның калганнары — ярдәмче персонажлар. Алар әлләни зур вазыйфа башкармыйлар, логик бөтенлекне арттыру, көлкеле хәлләр тудыру, теге яки бу эпизодны тирәнәйтү, өстәмә мәгънә бирү, хисләр дулкынын көчәйтү һ.б. “вак-төяк” өчен хезмәт итәләр. әсәр барышында бер-ике тапкыр гына күренергә дә, әледән әле кыска вакытка гына күренеп-кабатланып торырга да мөмкиннәр.

Ярдәмче персонажлар күбрәк вазыйфа башкарса — әйбәт. Берничә вазыйфа башкарган персонаж бер вазыйфа үтәгән берничә персонаждан яхшырак. Алда әйтелгәнчә, аларның күплеге әсәргә зыян гына китерә. Ярдәмче персонажлар да үзенчәлекле, истә калырлык булса бик әйбәт. Алай ук булып җитмәсәләр дә артык бәла түгел. Әгәр әсәр үзәгендә торган геройлар җиренә җиткереп эшләнелә икән, башка персонажларның кимчелегенә игътибар итүче булмаячак.

Марат Кәбиров

Яңалыкларга язылу

Яңалыкларга язылыгыз һәм Марат Кәбиров турындагы иң соңгы мәгълумәтләр, өр-яңа әсәрләр сезнең почтагызга үзе килер. Бу - түләүсез!
Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика