Әдәби әсәрнең структурасы
Остаханә

Әдәби әсәрнең структурасы

 

Роман, яки повесть язу минем өчен бик катлаулы булып тоела иде. Бер мәлне, студент чакта инде, Уфада пирәшләп утырганда БДУ-ның яшь галиме үзенең роман турындагы диссертациясен укып күрсәтте. Табын артында диссертация уку сәеррәк, әлбәттә, тик ул миңа кызык иде. Мин анда зур күләмле әсәрләрнең дә кечкенә өлешләрдән торуын аңладым. Калганнарын өйрәнү кыен булмады. Шуңа без дә эшне әдәби әсәрнең структурасын барлаудан башларбыз. Язучы теләсә-кайсы әсәрне сүтеп җыя белергә тиеш.

Әдәби әсәрнең структурасы – бу аның төзелеше, әсәрне бар итүче өлешләр, шул өлешләрнең үзара бәйләнеше. Шул бәйләнеш нәтиҗәсендә әсәр бербөтенгә әйләнә. Без аларга тукталып, кыскача аңлатма биреп китәрбез.

Әдәби әсәрнең структурасы түбәндәге элементларны үз эченә ала:
Идея – бу язучының әсәрдә әйтергә теләгән төп фикере. Әсәр нигезендә ятучы образлы, хисле фикер. “Бу әсәр ни өчен язылган?”, “Автор бу әсәре белән нәрсә әйтергә теләгән?” дигән сорауларга җавап бирә. Әгәр идеясы юк икән, әсәр дә юк. Ул таркала, бер мәгънәсез күренешләр һәм сүз боткасы булып кына кала.
Фабула – хронологик тәртиптә урнаштырылган вакыйгалар тезмәсе. Кеше туа, садикка йөри, мәктәптә укый, һөнәр ала, эшкә урнаша. Менә шундыйрак тәртиптә. Яки иртән тора, гимнастика ясый, кофе эчә, эшкә китә… һәм шул рәвешле аның хәрәкәт-гамәле кичкә кадәр эзмә-эзлекле төстә теркәп барыла.
Композиция – әсәрнең эчке төзелеше, һәртөрле күренешләрнең, бүлекләрнең, вакыйгаларның, эмоцианаль бизәк өстәүче элементларның билгеле бер тәртиптә урнаштырылуы. Әйтик, автор башта геройның бүгенгесен сурәтли, аннан һөнәр алган чагын, аннан тагын бүгенгесен, аннан мәктәм елларын…
Сюжет – бу әсәрнең идеясына ярашлы рәвештә, билгеле бер эзлеклелек белән үсештә сурәтләнгән вакыйгалар тезмәсе. Бу фабула белән композиция арасында ята торган нәрсә. Фабула белән уртаклыгы – ул вакыйгалар тезмәсе. Композиция белән уртаклыгы – вакыйгаларның тезелү тәртибе. Икенче төрле әйткәндә, вакыйгаларның әсәр композициясына ярашлы рәвештә бирелеше. Бу “Әсәр нәрсә турында?” – дигән сорауга туры килә.

Сюжет түбәндәге элементлардан тора:

Экспозиция – Әсәрдә сурәтләнәчәк вакыт, урын һәм катнашачак персонажлар белән таныштыру. Әсәрнең фонын тәшкил иткән хәлләрне сурәтләү.
Төенләнеш – вакыйгаларга сәбәпче булган хәл, яки күренеш. Ул әсәрне һәм персонажларны хәрәкәткә китерә.
Вакыйгалар үсеше – персонажлар арасындагы каршылыкларның тирәнәюе, вакыйгаларның кискенләшә баруы.
Кульминация – момент максимального напряжения действия, обострение конфликта до предела. В кульминации лучше всего проявляются цели и характеры героев. Вакыйгаларның иң кискенләшкән ноктасы.
Чишелеш – Персонажлар арасындагы каршылыкның хәл ителүе.

Болардан тыш әсәрдә пролог (элегрәк булган вакыйгаларны, яки әсәргә сәбәпче хәлләрне сөйләү), эпилог (геройларның әсәрдән соңгы тормышы турында мәгълумәт), кереш сүз, соңгы сүз кебек элементлар да булырга мөмкин. Болары мәҗбүри түгел, әсәрнең үзенчәлегенә һәм авторның теләгенә бәйле.
Монсы әдәбият теориясе булды. Ни турында сүз барганын аңлау өчен аны искә төшерү кирәк иде.

* * *
Кайсы жанрда иҗат итсә дә язучы үз әсәрендә ниндидер вакыйга турында сөйли. Вакыйга дигәндә, без түбәндә аны әдәбият практикасындагы бер термин буларак кулланабыз. Сүз кечкенә вакыйгалардан торган зур вакыйга турында. Башка әдәбиятләрдә ул “тарих” термины белән йөри. Әйдә, без дә шулай дип алыйк әле, буталчыклык тумасын. Язучы үз әсәрендә ниндидер тарих сөйли. Тарих – сюжетка якын торучы термин, ләкин сюжет әсәрнең скелеты булса, тарих аның бөтен элементларын да үз эченә ала. Адәм сурәтендә күз алдына бастырсак, болайрак килеп чыгар иде: сюжет ул – кешенең скелекты, тарих – ялангач кеше, әсәр – киенеп-төзәнеп халык арасына чыгарга әзерләнгән кеше.

Тарих өч өлештән, өч акттан тора. Бу вакыт сынавын узган, бик күп яхшы әсәрләр тудырган схема. Тарихны шулай өлешләргә бүлү – аны калыпка кертергә тырышу түгел. Һәм ул авторның үзенчәлегенә зыян салмый, аны “бүтәннәр кебек” язарга мәҗбүр итми. Бу авторга үзе сөйләгән тарихны аңлаешлы һәм эзмә-эзлекле итеп сурәтләү өчен кирәк. Ә авторның үзенчәлеге нәрсә язуы, ничек язуы белән билгеләнә.

Күз алдына китерергә җиңел булсын өчен мисал итеп йорт төзелешен алыйк. Менә ул да өч өлештән тора: нигезе, бурасы һәм түбәсе. Төзегән чакта башта нигезен салалар, аннан бурасын күтәрәләр, азактан түбәсен ябалар. Башта түбәсен ясап, аның өстенә бура утыртып, бура өстенә нигез салып куйсаң, бик сәер тоелыр иде. Үзенчәлекле әлбәттә, тик бернигә дә яраксыз. Шуңа бөтен кеше дә бер схема буенча эшли: башта нигезен сала, аннан – бура, аннан – түбә. Ләкин һәркемнең өе үзенчә килеп чыга. Монда да шундый ук хәл.
Без ул өлешләрне беркадәр барлап уздык инде. Хәзер һәркайсына җентекләбрәк тукталырбыз.

Беренче акт

Моны экспозиция дип тә, төенләнеш дип тә йөртәләр. Кармак диючеләр дә бар. Ничек кенә аталмасын, ул укучыны сурәтләнәчәк вакыйгаларның вакыты, урыны, төп герой һәм антигерой белән таныштыра, алда булачак хәлләргә ачыклык кертә, конфликт нигезләрен билгели. Әгәр шушы шартлар үтәлмәгән икән, укучы нәрсә турында сүз баруын аңламаячак. Үзең аңламаган нәрсә турында ничек кенә оста итеп сөйләсәләр дә ул сиңа кызык түгел, шулай бит. Кызык түгел икән, укучы синең әсәреңне читкә алып куя. Хәтта бөтен шартлар үтәлеп, бөтен нәрсә аңлашылган хәлдә дә ул кызык булмаска мөмкин. Бу очракта да уңышсызлык көтә.
Беренче өлеш аңлаешлы һәм кызыклы булырга тиеш. Аны “кармак” дип атауның сәбәбе дә шунда – ул укучыны эләктереп алырга һәм алга сөйрәргә тиеш. Беренче актның үзен дә өч өлешкә бүләргә мөмкин.

1. Төп герой белән танышу
Монда төп герой, аның тормышы, уй-хыяллары, омтылышы, максаты белән таныштыралар. Төп персонаж шундук укучының игътибарын җәлеп итәргә, кызыксыну уятырга тиеш.
Затлы “джип” янында Бәдретдин басып тора. Ул озын буйлы, күдрә чәчле, зәңгәр күзле. Өстенә өр-яңа классик костюм кигән, муенында затлы галстук, аягында ялтырап торган туфлилар.
Кызыкмы? Түгел. Статистик таныштыру, нигездә, кызык була алмый. Әгәр башкача таныштыру чарасы юк һәм бары тик сурәтләргә генә кирәк икән, аның ниндидер сере, сәерлеге булырга тиеш. Әйтик, өстендә өр-яңа классик костюм, ә аягында – кәлүш, яки чабата. Бу очракта укучыда:”Ник шулай киенгән бу адәм?” – дигәнрәк сорау туарга мөмкин.

Мин хәрәкәткә корылган таныштыруны якынрак күрәм.
Бәдретдин колга кебек гәүдәсен иеп көчекне күтәреп алды, өр-яңа кара костюмының пычрануыннан да курыкмыйча, сабый бала кебек күкрәгенә кысты. Зәңгәр күзләрендә очкын кабынды. Хәтта күдрә чәчләре дә җемелдәп куйгандай булды. Ә көчек бераз дерелдәп торды да кыюланып китеп, аның затлы галстугын ялый башлады. Бәдретдин канәгать елмаеп “джибына” атлады.
Монсы да әлләни түгел. Әмма ул Бәдретдингә беркадәр бәяләмә бирә һәм сер өсти.

2. Гадәти тормыш
Төп геройны әйләндергән мөхит, вакыйгалар барасы чор, башка персонажлар белән таныштыру. – – – – Антигеройны күрсәтү.
Әлегә бар да тыныч, барсы да гадәтенчә, үз агымы белән бара. Төп герой үз тормышы белән яши.
Әйтик, шул ук Бәдретдин эшкә бара, гаиләсе янында мәш килә, дуслары белән аралаша, этен тәрбияли, аны өйрәтергә маташа, хәтта күпмедер уңышка да ирешә: көчек инде тәпиен биерп күрешергә өйрәнгән. Без монда аның гадәти тормышы белән танышабыз

3. Инцидент (Көтелмәгән хәл)
Менә монсын “төенләнеш” дип тә йөртәләр. Көтелмәгән һәм гадәттә күңелсез күренеш. Гадәти тормыш белән гади генә итеп яшәп яткан төп геройның тормышында күңелсез хәл килеп чыга һәм аны шул тыныч дөньясыннан аеруга сәбәпче була. Нәкъ менә шушы көтелмәгән хәл әсәрнең нигезендә яткан тарихны тудыра, аны хәрәкәткә китерә.
Әйтик, Бәдретдин иртән торып ишегалдына чыга һәм катып кала: көчеген кемдер капка баганасына асып киткән… Яки көчеге песигә әйләнгән… Ул инде хәзер элекечә яши алмый, ул нәрсәдер эшләргә тиеш. Аның максаты үзгәрә.
Бәдретдин хәзер көчекне кем һәм ни өчен асканын белергә тели. Яки этенең ничек песигә әйләнүен аңларга тели.

Икенче акт

Бу – тарихның төп өлеше. Монда каһарман үз максатына ирешергә тели, әмма юлында гел каршылыклар очрап кына тора. Ул һәрвакыт – сайлау алдында. Кайсы юлны сайлавына карап, характеры ачыла. Ләкин кайсы юлны сайласа да ул тагы да катлаулырак хәлгә юлыга. Монда киеренкелек артып торырга тиеш. Вакыйгаларның иң күп өлеше икенче актка туры килә. Без аны да өчкә бүлеп карыйк.

1. Герой хәрәкәт итә башлый.
Беренче акт азагындагы көтелмәгән хәл геройның гадәти тормышын җимерә һәм аның максатын үзгәртә. Герой хәрәкәт итә башлый, тик көтелмәгән каршылыкларга юлыга. Шушы көрәш юлында ул үзе дә беркадәр үзгәрә, ниндидер сабак ала, күзе ачыла. Әлегә аның сайлау мөмкинлеге бар – көрәштән баш тарта ала. Тик ул көрәшен дәвам итә һәм билгеле бер чикне атлап чыга. Бетте! Хәзер инде кирегә юл юк. Ул көрәштән баш тарта алмый.

2. Көрчеккә эләгә
Каршылыклар тагы да җитдиләнә. Көрәш кискенләшә. Һәм җиңүнең бәясе дә арта. Әгәр ул җиңелә икән, иң кадерле нәрсәләрен, яки кешеләрен югалтырга мөмкин.
Төп герой сыну, бирелү чигендә – бөтен дөнья аңа каршы эшли, ә аның көче юк, өмете өзелгән. Һәм ниһаять, ул һәлакәт алдында. Моннан бернинди дә чыгу юлы күренми. Ул көрчектә.

3. Кабат аягына баса
Көтмәгәндә аның алдында ниндидер өмет чаткысы пәйда була. Герой шуңа ябешеп аякка басарга һәм җиңәргә тиеш. Булдыра алырмы ул моны?

Өченче акт

Бу әсәрнең иң киеренке өлеше. Герой үз сорауларына җавап таба, максатына ирешә. Тарихның барлык тармаклары да йомгаклана. Һәм төп герой кара көчләр (тискәре персонаж, коточкыч вакыйгалар, Һ.б) белән хәлиткеч алышка чыга. Бу өлештә әсәргә бернинди яңа персонаж, бернинди яңа мәгълумәт килеп керергә тиеш түгел. Бары тик билгеле вакыйгалар нигезендә туган кризис кискенләшкәннән-кискендәшә генә барырга тиеш. Шул рәвешле тарих үзенең иң югары ноктасына җитә. Бу – кульминация дип атала. Герой монда я җиңә, я җиңелә.Ә ул җиңәргә дә, җиңелергә дә мөмкин. Шуңа карап әсәрнең идеясе ачыла. Әлеге вакыйгага йомгак ясала, аның нәтиҗәсе күрсәтелә. Менә монсы инде – чишелеш.

* * *
Әсәр структурасын өч өлешкә бүлеп карау – бүген иң киң таралган, классика дәрәҗәсенә җиткән схема. Шуңа без аңа җентеклерәк тукталдык. Ләкин бу – әсәр структурасын өйрәнүнең бердәнбер юлы түгел. Роберт Макки, мәсәлән, шушы өч акт эчендә биш өлеш күрә.
1. Уянырга мәҗбүр итүче хәл
Герой тыныч кына яшәп ята һәм кинәт аның шушы тормышын яхшыга, я начарга үзгәртүче хәл килеп чыга.
2. Каршылыклар үсеше
Персонажлар үз максатларына ирешү өчен көч куя башлый, вакыйгалар кискенләшкәннән кискенләшә.
3. Кризис
Герой зур каршылыкка юлыга һәм мөһим сынау алдында кала, ул теге, яки бу юлны сайларга тиеш.
4. Кульминация
Әсәрдә күтәрелгән бөтен мәсьәләләргә дә җавап табыла һәм көрәш үзенең иң кызу ноктасына җитә.
5. Чишелеш
Әсәрнең барлык элементларына да ачыклык кертеп бетерә.

* * *
Киносценарист Блейк Снайдер 15 пункттан торган үз структурасын тәкъдим итә. Асылында бу да өч актлылыкка нигезләнгән схема. Һәм ул сценаристлар өчен тәгаенләнгән. Ләкин әдәби әсәр язучылар да куллана алырлык. Аңа да тукталып үтик:
1. Сәхнә ачылу
Монда булачак вакыйгаларның ниндирәк характерда икәне күрсәтелә. Көлкелеме ул, әллә фәлсәфиме, лирикмы… Ниндирәк темпта хикәяләнәчәк.
2. Тема кую
Әсәрнең төп темасы билгеләнә.
3. Эшлисе эшләрне билгеләү
Кичекмәстән эшләнергә тиешле эшләр билгеләнә. Төп герой тормышында нәрсәләр җитешеп бетми, ул ниләр эшләргә җыена. Аның гадәти тормышы күрсәтелә.
4. Катализатор
Вакыйгаларны хәрәкәткә китерә башлау. Кинәт нидер үзгәрә, һәм төп геройның да тормышын башка сукмакка борып җибәрә.
5. Уйланулар
Герой алдында торган сынаулар, көтмәгәндә туган хәл турында уйлана, яңа сукмакка чыгарга әзерләнә.
6. Икенче актка күчү
Герой гадәти тормышын калдырып яңа сукмакка аяк баса. Бу аның аңлы рәвештә кылган гамәле. (Ул икенче актка очраклы рәвештә килеп керергә тиеш түгел).
7. Икенчел сюжет линиясе
Картинаның темасын ачарга ярдәм итүче өстәмә линия. Монда яңа күренешләр, яңа персонажлар өстәлергә мөмкин.
8. Күңел ачулар һәм мәзәк күренешләр.
Төп герой яңа тормышына өйрәнгән арада барган вакыйгалар.
9. Борылыш ноктасы
Вакыйгалар кинәт бөтенләй көтелмәгән юнәлеш ала.
10. Начар малайлар һөҗүм итә
Тирә-ягындагы дус-ишләре да таркалу чигенә җиткән, алар үзара тарткалаша. Төп герой үзе дә каршылыклар эчендә, ярдәм көтәр җире юк. Нәкъ менә шул вакытта дошманнары чын-чынлап һөҗүмгә күчә.
11. Бар да бетте
Төп геройның язмышы – кыл өстендә. Үл көрчеккә килеп терәлгән.
12. “Җан – чоңгылда”
Монда төп геройның җиңелү ачылары бөтен тулылыгында чагыла.
13. Өченче актка күчеш
Икенчел сюжет линиясендә барлыкка килгән персонажлар, үзенең газаплы уйлары, эзләнүеләре нәтиҗәсендә төп герой дөрес юлны таба.
14. Финал
Үткән тормыш артта кала, аңа алмашка яңа дөнья килә. Бөтен туплаган тәҗрибәләрен кулланып, төп герой үзенең дошманнарын җиңеп чыга. Бу җиңү аның үзенә шатлык китереп кенә калмый, ә дөньяны да беркадәр үзгәртә.
15. Сәхнә ябылу (Йомгаклау)
Бөтен вакыйгаларга нәтиҗә чыгару.

* * *
Болардан башка да бүленешләр күп. Ләкин ничек кенә бүленсә дә әдәби әсәр структурасы өч актлылыктан ерак китми. Аристотель әйтмешли, һәр әсәрнең башы, уртасы һәм ахры була.
Ә хәзер өйгә эш. Үзегез теләгән әсәрне актларга бүлеп карагыз. Аның сюжет элементларын билгеләгез. Сорауларыгыз булса, writers@maratkabirov.com адресына язып җибәрегез.

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика