Конфликт төзү серләре

Әдәбият гыйлемендә бу сүз белән әллә күпме төшенчәне билгеләп йөртәләр. Алдагы язмаларда без дә аны еш кулланырбыз, шуңа күрә, конфликтка беркадәр билгеләмә биреп узыйк әле.
Беренче карашка, әдәби әсәр нигезендә сюжет ятадыр сыман. Ләкин бөек язучыларның сюжетсыз әсәрләре дә булгалый. Һәм алар укучыда кызыксыну уята ала. Моның төп сәбәбе — конфликт төшенчәсендә. Әсәрдәге һәр персонажны тулыландыручы, һәр эпизодны хәрәкәткә китерүче көч — конфлик.

Классик конфликтлар һәркемгә дә таныш инде: яхшылык белән явызлык, мәхәббәт белән нәфрәт, рухи байлык белән матди ихтыяҗ һ.б. арасындагы каршылык. Боларны әсәрдә персонажлар, яки автор мөнәсәбәте чагылдыра.

Авторның тормыш, күнегелгән кануннар белән каршылыкка керүенә корылган конфликтлар да була. Боларны сатирик әсәрләрдә аеруча ачык төсмерләргә мөмкин. Автор әйтик нәрсә беләндер килешми, ул аны тәнкыйтьли. Шул нәтиҗәдә автор фикере белән тормыш күренеше арасында кискен каршылык, яки конфликт барлыкка килә. Бу укучыда кызыксыну уята, фикер тудыра.

Конфликт төрләре

Конфликт төрләре әдәби әсәрдәге бәрелештә нинди көчләр катнашуына карап билгеләнә. Мәсәлән: бер шәхес белән икенче шәхес арасындагы каршылык, бер шәхеснең ике төрле сыйфаты арасындагы каршылык, шәхеснең тирә-як белән каршылыгы, һ.б. Гадәттә, конфликт төрләрен түбәндәгечә бүлеп йөртәләр.

previous arrow
next arrow
Slider

Тышкы конфликт

Персонаж башка шәхесләр, яки тормыш күренешләре белән каршылыкка керә:
1. Шәхес-ара конфликт. Төп герой башка персонаж белән каршылыкка керә. Монда, әйтик, аларның максатлары кисешә. Иң гади мисал — ике егет бер кызга гашыйк һәм алар арасында каршылык барлыкка килә.
2. Шәхес һәм тормыш конфликты. Бу очракта инде төп герой тормыш күренешләре, язмыш кырыслыгы, система, кануннар һ.б. нәрсәләр белән каршылыкка керә.

Эчке конфликт

Персонаж үз-үзе белән каршылыкка керә. Монда Мохтар бабайның ике “мин”ен мисалга китереп була. Хәтерлисезме: “Хәзер, малай, миндә ике “мин”, Берсе аның колхоз яклы, икенчесе каршы, суккин сын.”
Эчке конфликт бер персонажның ике ягы арасында барлыкка килә. Әйтик, аның теләге тиз арада акча табу. Акча аңа кичекмәстән кирәк, чөнки баласы үлем хәлендә, тиз арада операция ясарга тиешләр. Җитәрлек сумма дустының сейфында ята һәм персонаж сейф ачкычының кайда икәнен белә. Ләкин болай эшләргә намусы кушмый. Дустының да хатынында яман чир. Менә хәзер геройның теләге белән намусы арасында каршылык барлыкка килә. Бу күренеш — персонажның эчке конфликты була.
Эчке конфликт ниндидер эпизодларда гына кулланылырга да, тоташ әсәрне биләргә дә мөмкин. Ул, гадәттә, психологик тирәнлек өсти.

Киң конфликт

Бөтен персонажлар да бер-берсе белән күпмедер дәрәҗәдә каршылыкта тора. Бу һәртөрле катастрофаларны, фаҗигаләрне чагылдырган әсәрләрдә күбрәк кулланыла. Татарда “һәркемнең бармагы үз ягына кәкере” — дигән әйтем бар бит әле… Монда да персонажлар шулай хәрәкәт итә.

Әйтик, хастаханәдә врач ишеге төбенә чират тора. Врач әле килеп җитмәгән. Матур күлмәкләрен киеп килгән әби-апалар тату гына сөйләшеп торалар, хәлләрен уртаклашалар, эч серләрен бүлешәләр, килен-кайналарын чәйниләр. Рәхәт күренеш шундый. Кинәт врач килеп җитә. Һәм әлеге түтиләрнең барсы да ишеккә ташлана, бер-берсен төрткәли-төрткәли кабинетка керергә тырышалар. Боларның брасы да үз мәнфәгатен кайгырта. Барсы да барсы белән конфликтта.

Бу мисал авыррак булса, суга батып баручы корабны күз алдына китерегез. Һәркем үзе котылырга тырыша, кем — кечкенә көймә, кем коткару боҗралары эләктерә. Беркем беркемгә юл куймый…
Яки бер төркем халык өстенә югарыдан акча ташладылар, ди. Һәркем күбрәк эләктереп калырга омтыла, җайлырак торган күршесенекен дә тартып ала.
Әгәр әсәрдә һәр персонаж үз максатын гына хәстәрли икән, бу киң конфликт була.

Чынында, әсәрнең һәр эпизоды конфликттан тора. Бер каршылык хәл ителү — әсәрнең бер адымы. Әйтик, сазлыкта әйбәт егет Әхмәт белән мафиозник Малихның тән сакчысы Әмин сугыша. Әхмәт Әминне җиңә. (Бу шәхес-ара конфликтның хәл ителүе) һәм сазлыктан үзе чыгарга тырыша. (Шәхес һәм тормыш конфликты — бу очракта ул табигать көчләре белән көрәшә) Сазлыктан котыла. Ләкин моның белән әсәр тәмамланмый, чөнки Әхмәтнең максаты Әминне сазга батыру түгел, ә мафиозник Малихтан үч алу иде. Әлеге күренешләр — эпизод конфликтлары гына. Алар әсәрдәге вакыйгаларны бер ноктадан икенчесенә җиткерү өчен хезмәт итә. Бу очракта мафиозник Малих үзенең иң көчле сакчысын югалтты, ә Әхмәтнең үз максатына җитү мөмкинлеге артты.

Әсәрдә конфликтларның төрле рәвеше кулланылса да төп конфликт геройның максатына һәм әсәрнең идеясына карап билгеләнә. Без китергән мисалда, Әхмәтнең максаты сазлыкны киптерү дә, тормыш дөреслеген юллау да, башка нәрсә дә түгел, ә нәкъ менә Малихтан үч алу. Вакыйга нигезендә ике шәхес каршылыгы ята. Шуңа күрә, әгәр мондый әсәр булса, аның төп конфликты — шәхес-ара конфликт булып чыгар иде.

Типлар

Болардан тыш конфликтларны типларга бүлү гадәте бар. Алар хәтсез генә һәм әсәрнең жанрына карабрак билгеләнә бугай.
Гади генә әйткәндә, каршылыкларның нинди җирлектә килеп чыгуы буенча бүлгәләү инде бу. Әйтик, психологик, социаль-көнкүреш (иҗтимагый), фәлсәфи, һ.б. җирлекләрдә. Бер сүз кузгаткач, җентекләбрәк тукталып китик инде.

Психологик конфликт — эчке конфликтның бер төре инде бу. Романтик һәм интеллектуаль прозага хас күренеш.

Социаль-көнкүреш конфликты — социаль җирлектә килеп чыккан каршылык. Гадәттә, реализм юнәлешендәге әсәрләрдә кулланыла. Совет чорында язылган бик күп романнарны шушы типка кертергә мөмкиндер. Хәер, бүгенгеләре дә инде. Татар прозасы, гомумән, шундый әсәрләрдән генә тора диярлек.

Мәхәббәт конфликты — монсы аңлашыла инде, гашыйклар арасындагы хисләр тудырган каршылыклар. Мәхәббәт романнарының барсы да шушы тип конфликтка нигезләнгән.

Фәлсәфи конфликт — дөньяга булган карашлар бәрелеше. Әйтик, бер персонаж аны бер төрле күрә һәм башта йомырка булган дип уйлый, икенчесе башта тавык барлыкка килгән дип исәпли. Шул нигездә буш урында каршылык барлыкка килә, философлар сугышып китәләр һәм чи йомырка сыегына, тавык җонына батып бетәләр.

Идея конфликты — монсы үзеңне нинди төркем вәкиле дип тануга нигезләнгән каршылык. Совет чоры башында язылган коммунист белән контра, яки мещан, капитализм калдыгы кебек персонажлар каршылыгын шуңа кертергә була.

Символлык конфликты — бу чынбарлык белән аның символик чагылышы нигезендә туган каршылык. Бу инде дөньяны кабул итү түгел, ә күрергә һәм күрсәтергә теләү белән чынбарлык аермасына нигезләнә. Читтән мисаллар эзләп тормыйм, минем “Акбабайның туган көне” повестендә шундыйрак конфликт. Галимҗан Гыйлманның “Албастылар” романында. Ркаил Зәйдулла, Фируза Җамалетдинова хикәяләрендә… Гомумән, татар прозасының соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләрендә конфликтның бу төре еш очрый.

Төрләр шикелле үк бер әсәрдә конфликт типларының да әлләничә варианты кулланылырга мөмкин. Барсы да әсәр идеясыннан һәм авторның аппетитыннан тора. Һәм әдәби әсәрнең кимәлен конфликт төрләре дә, типлары да билгеләми. Аларны ничек куллану билгели.

Көчле конфликтны ничек тудырырга соң?

Әйдә, хәзер һәртөрле терминнардан арынабыз да шундый күренешне күз алдына китерәбез. Үзебезне укучы урынына куябыз. Сез авыл урамыннан узып барасыз, ди. Ә бер малай казлар сугышкан мизгелне рәсемгә төшереп капка коймасына элеп куйган. Кечкенә катырка кисәге инде ул, ә сурәте матур. Сез аны күрмичә дә узып китәчәксез. Ә сез күрсен өчен нәрсә кирәк? Сурәтнең зур булуы. Димәк…

Беренче кагыйдә:

1. Персонажлар зур булырга тиеш!
Ләкин алар зур булса да сез күрмәскә мөмкинсез. Бер капкадан икенчесенә карап бармыйсыз ич инде, бәлки, кулыгызда телефондыр әле, сөйгән кешегез белән язышасыздыр. Андый чакта казлар кайгысы мени? Вәт, сез узасыз да китәсез. Күрмисез.
Хәтта ул казларны күрсәгез дә бик исегез китми. Падумаешь, матур рәсем төшергән. Шуннан нәрсә? Репин төшергән картиналар моннан да хутлырак. Ә моныкы… Фу, катырка! Димәк, тагын нәрсә таләп ителә?

Икенче кагыйдә:

2. Персонажлар катырка булмаска тиеш! Алар тере булырга тиеш.
Урамда ике төркемнән дә казлар каңгылдаша, пыр тузышып атаказлар сугыша. Алар берәүне дә бар дип белмиләр, сезнең дә өстегезгә сикереп яңа киемегезне пычратырга мөмкиннәр. Моннан өченче кагыйдә барлыкка килә:

3. Конфликт укучыга ничектер кагылырга тиеш.
Менә моны аңлату өчен атаказлар белән генә булмый инде. Бүтән төрлерәк мисал китерик. Әйтик, сез телевизорны кабызып җибәрәсез, ә анда бокс буенча чемпионат — ике ир дөмбәсләшә. Әгәр сез бокс фанаты түгел икән, бу сезгә кагылмый, шундук икенче каналга күчәсез. Ләкин шул боксерларның берсе сезнең танышыгыз икән — бөтенләй башка мәсьәлә. Сездә кызыксыну уяна, бу танышыгыз җиңәрме-җиңелерме?

4. Конфликтның сәбәбе һәм максаты укучыга аңлаешлы булырга тиеш.
Бу очракта сәбәбе ачык инде — спорт юлын сайлау сәбәпле, боксер рингка чыккан. Ләкин нәрсә өчен алыша ул? Әгәр бу урам күләмендәге бәйге икән, артык кызык түгел. Ләкин сезнең танышыгыз дөнья чемпионатында катнаша икән — башка мәсьәлә. Ул бит үзе өчен генә тырышмый, Республикага җиңү яулый. Монсы инде битараф калдырмый.

һәр каршылык ике сорауга җавап бирә. Ул нилектән килеп чыккан? Персонажларның максаты нәрсәдә? Икенче сорауны болайрак үзгәртсәк аңлаешлырак була бугай: Нәрсә хакына сугышалар?
Рингтагы ике боксер алтын медаль өчен дөмбәсләшә икән — бу да кызык. Төп герой җиңә һәм бөтен дөньяга таныла, иленә дан китерә. Яки җиңелә һәм башын иеп кайтып китә, аның артыннан черегән помидор ыргытып калалар.

Әгәр төп герой үзенең, яки якыннарының гомере өчен рингка чыккан икән — монсы тагы да кызыграк. Ул җиңә һәм яшәү хокукына ия була. Җиңелә икән — башын чабып өзәләр. Бу очракта бизмәндә аның гомере тора. Алтын медаль, илгә дан китерү әле ул бар кешегә дә кызык булмаска мөмкин, ә гомер хәтта ахмакка да кадерле.

Моңа өстәп тагы бер нәрсәне әйтергә мөмкин: каршылыкка керүче персонажлар бер-берсенә торырлык булырга тиеш. Икесенең дә көче бер чама, икесе дә бердәй шартларда. Кимендә шулай. Ә тагы да отышлырагы — тискәре персонажның өстенлекләре күбрәк булу.
Конфликны көчәйтүче иң төп нәрсәләрнең берсе — персонажның максаты.
Бер сүз белән әйтсәк, конфликтның кискенлеге өчен персонажларның бөтенлеге һәм аларның максаты югары булу таләп ителә. Югары максат дигәндә, моны “Дөньяны коткару”, яки “Кешелекне бәхетле итү” дип аңларга кирәкми. Максатның зурлыгын югалту мөмкинлеге билгели. Ул бу конфликттан нәрсә табарга һәм нәрсә югалтырга мөмкин?

Мисал өчен бер күренеш. Урманда ач бүре белән кеше очраша. Бүренең максаты — ризык табу. Ризык тапмый икән, ул ачлыктан үләчәк. Шуңа күрә, бәрелеш котылгысыз. (Менә бу — конфликтның сәбәбе була. Әгәр бүре тук булса, кеше белән сугышып тормас, кикерә-кикерә ары китәр иде.) Кешенең максаты — исән калу. Әгәр максатларына ирешәлмиләр икән, аларның икесе дә гомерен югалта.
Җиңелгән очракта югалткан нәрсә бик кечкенә икән, димәк, максат та кечкенә. Андый очракта персонажлар бар көченә хәрәкәт итә алмый. Ә югалту куркынычы зур булып, чигенер урыны юк икән, персонаж инде җаны-тәне белән көрәшкә ташлана.

Яңалыкларга язылу

Яңалыкларга язылыгыз һәм Марат Кәбиров турындагы иң соңгы мәгълумәтләр, өр-яңа әсәрләр сезнең почтагызга үзе килер. Бу - түләүсез!
@Mail.ru .