Әдәби остаханә
Остаханә

Ничек китап язарга?

Бу язмалар әдәбият теориясы турында түгел. Әдәбият теориясын мин бишенче класста чакта укыдым, ятлап бетә яздым тик берни дә аңламадым. Ничек язарга кирәк? Мине иң борчыган сорау шул иде. Мин аңа бер җирдән дә җавап табалмадым.
Әдәбият теориясын яхшы белә идем. Университтетта чакта имтиханда бөтен төркемдәшемә ярдәм итеп утырдым. Укытучы моны яратмады, ул мине сәгать ярым буена батырга тырышып утырды. Теория буенча батыра алмагач, яңа язылган әсәрләр буенча тотынды. Мин аларны укымаган идем. Бөтен группадашларым бишле алып чыкканда, миңа өчле куйдылар. Бу минем группадашларыма ярдәм итүем һәм әдәбият теорисы укытучысын авыр хәлгә куюым өчен куелган билге иде. Мин аның өчле куйганы өчен сөенеп тормадым.
Миннән соң сезнең теорияларыгыз үзгәрәчәк. Мин үзгәртәчәкмен дип чыгып киттем.
Миннән соң әдәбият теориясы үзгәрмәде. Гамәлияте дә шул ук калды. Әдәбият үзе үзгәрде. Ул акча эшләү чарасына әйләнде.
Әле дә бик белмимдер. Тик мин әдәбитнең кануннарын беләм. Бу – әдәбият теориясы түгел. Бу аның гамәлияте.

* * *
Сез озын яки кыска әсәр язарга мөмкинсез. Роман, повесть, хикәя, кыска хикәя… Кыска хикәя ул шундый ук әсәр, тик бер үзенчәлеге бар: син әйтәсе сүзеңне берничә биттә әйтеп бетерергә тиешсең. Шуңа күрә син үзеңнең нәрсә әйтергә теләгәнеңне төгәл белергә тиеш. Моның өчен бер сорауга җавап бирергә кирәк: әсәр нәрсә турында? Һәм моңа бер-ике җөмлә белән җавап бирергә.

Әдәби әсәр язу өчен иң мөһим нәрсәләр өчәү: вакыйга, характер, конфликт.

ВАКЫЙГА

Әдәби әсәрләр, нинди жанрда булуына карамастан, өч өлештән тора.
1) Кереш. (Экспозиция)
2) Төп өлеш
3) Чишелеш

1. Кереш
Бу язылачак әсәрнең кем һәм нәрсә турында икәнен хәбәр итә.
Вакыйгаларга һәм катнашучыларга кыскача характеристика бирә.
Төп геройга карата симпатия уята. Аның төп максатын билгели, конфликт өчен җирлек тудыра – тискәре персонажны билгели.
Кереш өлешнең ахырында төп геройның тормышын астын-өскә китерерлек берәр вакыйга булырга тиеш. Ул инде элеккечә, күнегелгәнчә яши алмый, ул хәзер нәрсәдер эшләргә, хәрәкәт итәргә тиеш.

2. Төп өлеш
Бу өлеш төп геройның беренче кереш өлештәге вакыйга тудырган каршылыклар белән көрәшен тасвирлауга багышлана. Герой шул каршылыкларны җиңәрә тырыша, тик бу бер селтәнүдә мөмкин түгел. Шуңа күрә ул өлешләп эш итәргә мәҗбүр. Әйтик, аның максаты татарча хикәя язу. Ә ул телне белми. Шуңа бер утыруда яза алмый. Башта телне өйрәнергә кирәк – хикәянең нәрсә икәнен – ничек язарга кирәклеген – язып карарга – хаталарын төзәтергә һ.б.

Әсәрнең төп өлешен дә өчкә бүләргә мөмкин
1. Төп герой үз максатын ирешү өчен хәрәкәт итә башлый. Шуның аркасында, хәл тагы да ныграк катлаулана. Хәзер инде ул берничек тә үз максатыннан баш тарта алмый.
2. Каршылыклар тагы да ныграк кискенләшә. Ә җиңелү – хәзер һәлакәткә тиң. Герой хәзер баш җитмәслек куркыныч астында.
3. Бу инде вакыйгаларны кульминацияга, әсәрнең иң югары ноктасына әзерли. Төп герой инде чарасыз хәлдә – максатына җитү мөмкинлеге юк, үз хәле – аяныч. барсы да челпәрәмә килү алдында. Тик кинәт ниндидер өмет чаткысы кабынып китә һәм герой тагын хәрәкәт итә башлый.

3. Чишелеш
Бу өлештә әсәрдәге барлык вакыйгалар акырын гына йомгаклана. Төп герой тирәсенә җыела. Шулар нигезендә без төп герой белән тискәре геройның соңгы алышын күзәтәбез. Монда инде бернинди яңа мәгълумәт керергә тиеш түгел. Бөтен күренешләр алдагы вакыйгаларның нәтиҗәсе буларак, сыгылып чыга. Бу өлештә әсәрнең темпы арта.
Төп герой үз алдында торган иң зур каршылыкны җиңә, төп мәсьәлә чишелә. Аның яңа тормышын, әлеге вакыйгаларның персонажларның киләчәгенә ничек тәэсир итүен күрсәтергә мөмкин.

Һәр әсәрнең структурасы, төзелеше кыскача шулайрак була.

ТӨП ГЕРОЙ

Әгәр кеше безне кызыксындыра икән, без аңа битараф кала алмыйбыз. Төп герой да укучыны кызыксындырырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Аны укучы өчен кызыклы итә торган төп сыйфатлар бар:

Сер
Серлелек бөтен кешене дә үзенә тартып тора. Шуның серен ачасы килә. Әгәр укучы геройның ниндидер сере бар икәнен тоя икән, ул инде төбенә төшми туктамаячак. Серлелеккә ирешү юллары күп кенә.
Аның гамәленең сәбәбен белмәү. Әйтик, ул нәрсәдәндер курка – ник икәне аңлашылмый, беләсе килә.
Габриель Маркесның “Полковнику никто не пишет” әмсәре дә менә шушы сергә корылган. Полковник хат көтә, ә ник икәнен укучы белми. Ә беләсе килә.

Кимчелек
Кимчелексез кеше булмый. Шуңа күрә кимчелеге булмаган төп герой ясалма булып күренә. Ул кызык түгел. Чөнки нинди генә конфликт килеп туса да без аның җиңеп чыгачагын беләбез. Алдан белгәч, кызыгы югала. Аның өчен борчылу, көяләнү кими. Аннан соң, укучы үз җитешсезлекләрен дә искә төшерә, бу да минем кебек ич, дип уйлый.

Үрнәкле үзенчәлек (Өстенлек, сәләт, яхшы сыйфат)
Сере дә бар, кимчелеге дә җитәрлек, тик кулыннан берни дә килми. Мондый кеше безгә кызык түгел. Башкаларны тартып торсын өчен кешенең ниндидер яхшы сәләте булырга тиеш. Кызыктырырлык сәләт. “Эх, мин дә шулай шулай булсам иде…” – дип әйттерерлек.

Максат
Максаты булмаган кеше тормышта да бик кызыклы түгел. Ә әдәбиятта ул кызык өчен генә түгел, ә вакыйгаларны хәрәкәткә китерү һәм персонажларның характерын ачу өчен кирәк.
Әйтик, төп геройның максаты урманга барып үзенең зоопаркына бүре баласы тотып алып кайту. Ә ана бүренең максаты баласын янында калдыр. Шул рәвешле алар арасында конфликт килеп чыга.

КОНФЛИКТ

Гади генә әйткәндә, конфликт ул теләкләр белән мөмкинлекләрнең (чынбарлыкның) каршы килүе. Тормышта да, әдәбиятта да бу кешене хәрәкәтләнергә, ниндидер гамәл кылырга мәҗбүр итә.

Эчке һәм тышка конфликт була:
1) Эчке. Кеше үзе-үзе белән яраша алмый – икеләнә, үкенә, курка һ.б. Әйтик, персонажның максаты – фатир алу. Фатир бирәләр, әмма моның өчен ул үзе теләмәгәнне эшләргә тиеш – начальник белән төн уздырырга, берәрсен үтерергә, сөйгән ярыннан баш тартырга.
2.) Тышкы. Монсы инде персонажның башка субъектлар белән каршылыгы.

Конфликтны берничә типка бүләргә мөмкин
1. Бер персонаж икенче персонажга каршы.
2. Персонаж җәмгыятькә каршы
3. Персонаж табигатькә каршы (Робинзон Крузо, яки дөнья бетү турындагы әсәрләр)
4. Персонаж технологияләргә каршы. (Матрица, Франкенштейн)
5. Персонаж гадәттән тыш хәлләргә каршы.
6. Персонаж язмышка каршы
7. Персонаж үз-үзенә каршы

Теләсә нинди жанрдагы әдәи әсәрнең нигезен шушы өч нәрсә тотып тора. Болардан тыш тагын ике әйбер бар.

КАРМАК

Сериаллар караганыгыз булса, беләсез инде – серия иң кызык җирендә өзелә. Бу кешене фильмның икенче сериясын да карарга мәҗбүр итү өчен. Моны шартлы рәвештә кармак дип әйтергә мөмкин. Ул укучыны бер эпизодтан икенчесенә сөйрәп китерү өчен кирәк. Менә шундый кармак юк икән, әсәр сүлпәнәя, кызыктыру көчен югалта.

Кармаклар нигездә 4 рәвештә була.

1. Каршылык
Әгәр кеше максатына бер каршылыксыз гына ирешә икән, бу кызык түгел. Әйтик, тикшерүче (следователь) җинаять эшендә бер шаһит барлыгын ачыклый. Узып баручы карчык җинаятьченең корбанын үтергәнен күреп калган һәм бу карчыкның кайда яшәгәне билгеле. Вәт, тикшерүче бара хәзер, әби аңа барсын да түкми-чәчми сөйләп бирә.

Бу кызык түгел. Каршылык булырга тиеш. Тикшерүче әбинең фатирына бара, ә аның ишеге бикле… Яки карчыкны кемдер үтереп чыгып киткән… Яки карчык өйдә, тик ул тикшерүче халкын яратмый, малаен бер дә юкка утыртып куйганнар… Менә бу очракларда тикшерүче инде үзенең бөтен сәләтен кулланып, каршылыкны җиңәрә, кирәкле мәгълумәтне алырга тиеш.

2. Куркыныч янау
Шл ук тикшерүче, әйтик, әбинең күңеленә ачкыч яратып өйгә керә. Әби эшләрнең ничек булганын сөйли башлый. Ә аның болконында пистолетын тикшерүчегә төбәп җинаятьче утыра. Тикшерүче моны белми. Ә укучы белә. Һәм ул борчыла башлый – нәрсә булып бетәр, тикшерүче ничек котылыр?

3. Табышмак
Тикшерүче ситуациянең бер өлешен генә күрә. Әйтик, җинаятьне күрүче карчык бар, дип уйлый. Ә бу карчык шаһит түгел. Ул үзе үтерүче. Ул бары тик тикшерү эшен ялган юлдан яздыру өчен шаһит булып кылана. Хәтта мәгълумәт бирмичә интектерүе дә, тикшерүчене кыздырып җибәрү, ышандыру өчен генә. Укучы моны белә. Ә тикшерүче белми.
Бу очракта укучыны кызыксындыру чарасы булып, тикшерүченең тулы картинаны күзаллый алмавы тора. “Тукта, ялгыш юлдан китте бит бу, кайда барып чыгар?” – дип күзтә укучы.

4. Яңа мәгълумәт
Монсы инде вакыйгалар агышын борып җибәрердәй яңа мгълумәт. Ул я борылышка сәбәпче була, я күренешләрне башкача бәялүгә этәрә.
Әйтик, тикшерүче инде шаһит белән сөйләшкән, җинаятьченең кем икәне билгеле – фәлән урамда яшәүче урам себерүче. Җинаять коралы да табылган. Һәм кинәт… Җинаять коралындагы бармак эзләре – тикшерүченеке булып чыга. Өстәвенә, ул үзе дә кичә дусты белән кафеда утырганнан соң, бик каты исергән һәм өенә ничек кайтып җиткәнен хәтерләми.

Боларның барсы да әсәргә кызыксынуны көчәйтә, аның динамикасын арттыруга хезмәт итә.

ДИАЛОГ

Диалог һәрбер персонажны үзенчәлекле итеп сурәтләү мөмкинлеге бирә, аның характерын ачарга ярдәм итә. Әйтик, ниндидер персонаж үзенә төрлечә бәйләнергә маташучыга болай ди:
– Гафу итегез, ә сез әбиегезгә сәлам әйтергә теләмисезме?
Нык уңышлы мисал түгелдер, бәлки. Тик без бу персонажның тәрбияле һәм шаян зат икәнен күрәбез. Әгәр ул тупас кеше булса, болай дип тормас, ә туп-туры “иди на хер” дип әйтер иде.

Шул рәвешле, әйткән сүзләре персонажның характерына туры килергә тиеш. Игътибар иткәнегез булса, журналистлар бер төрле сөйләшә, аларны темалары да, сүләре дә, хәтта сөйләшү манералары да үзләренчә. Ә төзүчеләр – үзләренчә. Полиция хезмәткәрләре – үзләренчә. Әгәр аларның барсын дер урынга җыеп, үзара гапьләштерәсең икән, кемне кайда эшләгәнен чамаларга була.

Диалог шулай ук мәгълумәт бирү чыганагы булып та хезмәт итә ала. Мәсәлән, ару гына киенгән бер кеше бабай белән күрешә.
– Хәтереңдәме, абзый, теге чакта син миннән юньле язучы чыкмаячак дип хикәяләремне пыр туздырган идең?
– Зур түрә булырга әдәби талант кирәкми инде.
Монда без кешенең кайчандыр язучы булырга теләге булуын, беренче тәнкыйтькә эләккәч, үпкәләп башка юлдан китеп уңышка ирешүен чамалыйбыз.

Мин диалогның мөмкинлекләрен һәм вариантларын тикшереп тормыйм. Бу үзе берничә дәреслек. Ләкин бер нәрсәгә генә игътибар юнәлтәсем килә. Диалогларда конфликт булырга тиеш. Бу кычкырышуны аңлатмый. Әдәби әсәрләрдә ике персонажның сөйләшүе ниндидер максат белән кертелә. Ә бу персонажларның икесенең дә үз максаты бар. Һәм ул максатлар тәңгәл килми.
Сөйләшүчеләр арасында конфликт юк икән, ул диалогның әсәр өчен кирәге юк. менә болайрак яңгырый:
– Карале, Илдус, кар ак икән.
– Әйе шул, илдар, чынлап та кар ак.
– Бигрәк ак, әйеме.
– Әйе, сөт кебек.
– Былтыр да ак иде…
Карның ак икәнен персонажларның икес дә белә. Аны укучы да белә. Шуңа күрә, бу сөйләшү әсәргә берни дә алып килми.
Юмористик әсәрдә, яки боларның сөйләшер сүзләре юклыгын күрсәтү өче махсус кына эшләнмәсә – мондый диалогның кирәге юк.

Тел мәсьәләсе

Тел мәсьәләсендә теләсә кайсы әсәр болай бүленә: җөмлә, абзац, бүлек.

Әсәрдәге һәр җөмлә вакыйгаларны (кичерешләрне, сурәтне һ.б.) бер ноктадан икенчесенә күчерү өчен хезмәт итә. Менә моны колагыгызга киртеп куегыз. Җөмлә татар теленең матурлыгын күрсәтү өчен дә, авторның образлы фикерли белүен ассызыклау өчен дә түгел. Әсәрдәге җөмлә фәкать шушы әсәргә генә хезмәт итәргә тиеш. Татар иҗтимагый үзәгенә, яки Тел һәм әдәбият институтына, яки башка оешмаларга эшли башлый икән, аның бу әсәр өчен кирәге юк.

Безнең язучы бабайлар яраталар инде “мамыклы тел белән язылган” дип мактарга. Аннан тезеп китәләр “төрле төсләрдә җемелдәп, күзне назлап яткан хәтфә болыннар…” турында. Кирәкми.
Тел – әсәрнең максаты түгел. Тел ул әдәби әсәрнең идеясын укучыга җиткерү чарасы. Ачык, гади һәм төгәл булырга тиеш.

Ниндидер кирәксез бизәкләр, телнең байлыгын, авторның уникаллеген күрсәтү өчен кулланылган эпитетлар, метафоралар… болар алтын алкаларын, беләзекләрен, муенсаларын тагып, иң затлы киемнәрен киеп ваннага кереп яткан ханым шикеллерәк була. Тел ул – байлык. Тормышта да, әдәбиятта дә показуха өчен генә кулланылган байлыктан да гарибрәк күренеш юк.
Сүз тел ярлылыгы турында түгел. Урынлы куллану дигән нәрсә турында бар. Әгәр ниндидер җыелышка кеше купльниктан килсә, бу да сәер тоелыр иде.

Тел әсәргә хезмәт итәргә тиеш. Әйтик, герой ашыга икән – сүз агышы да тизләнә. “Лифт… Юк, баскыч. Подъезд алды.” Мисал ахтий түгел, шулай да ул геройның ашыгуын күрсәтә ала. Әгәр без Ул ашыгып лифтка юнәлде. Лифт яңа иде, аннан әле буяу исе дә китеп өлгермәгән, ә ишеге тәрәзәдән төшкән кояш нурларында ялтырап тора иде. Баскыч мәйданчыгын бүген яхшы себергәннәр, җыештыручы булып эшләгән Хатимә карчыкның килене больницадан чыккандыр инде. Үткән атнада аны ашыгыч ярдәм белән алып киткәннәр иде… “ – дип иркенләп теләсә нинди вак детальгә игътибар биреп, яки телнең матурлыгын күрсәтеп торсак, иң мөһим нәрсә – ашыгу юкка чыга.

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика