Персонажлар турында уйлану
Остаханә

Персонажлар турында уйлану

Кайчандыр мин иң популяр фильмнарны барлап чыктым. “Семнадцать мгновений весны”, “Место встречи изменить нельзя”, “Чапаев”… Барсын да санап тормыйм инде. Боларын да белмәгән кеше юк бит. Һәм шуларның серләренә төшенергә тырыштым. Популярлык сере гади генә икән. Бу фильнарның бер эпизоды да диярлек хәтердә калмый. Калган очракта да алар төп герой тормышының бер эпизоды буларак кала. Популярлык сере – геройда. Аның характерында. Штирлиц, Жиглов, яки Шарапов, яки Чапаев дигәндә без бөтен фильмны күзаллаган кебек булабыз. Чөнки һәркайсы – үзенчәлекле, көчле характер. Бу исемнәрнең үз әсәрләреннән чыгып, анекдотларга күчеп китүенең дә сере шунда. Характерда.

Бүген сүз әсәрдәге персонажлар турында булыр

Ходай кешеләрне тигез итеп яралткан дибез инде. Тигез хокуклы итеп яралткандыр. Әмма тигез итеп миллиметрлап, граммлап үлчәп утырмаган. Кемдер озын, кемдер кыскарак, кемдер авыррак, кемдер көчлерәк, кемдер хәйләкәррәк… Кешеләр күп төрле булгач, характерлар да әйтеп бетергесез күп. Ә бер карасаң, һәркем үзенчә. Кемдер матурлыгы белән файдалана, кем көч куллана, кемдер хәйләкәрлеген эшкә җигә… Санап торасы юк инде боларны.

Һәр кешенең үз биографиясе була. Яше, балачагы, белеме, һөнәре, милләте, эш урыны, хезмәт хакы, гаилә хәле… Тагын әллә нәрсәләре… Әдәбиятта без кешегә охшаш образлар тудырабыз бит инде. Безнең персонажлар да кинәт кенә, бер дә юктан гына барлыкка килә алмый. Аларның үткәне, бүгенгесе, киләчәге бар. Боларны анкета кебек итеп, әсәргә тыгып җибәреп булмый инде… Бәлки аны әсәрдә күрсәтү бөтенләй кирәкмидер. Тик язучы үз персонажларының кем икәнен бераз белергә тиеш.

Шулай да әдәби әсәрдәге персонажларның үз кануны бар. Алар тормыштагыга караганда тулырак, аңлаешлырак булырга тиеш. Тулы һәм аңлаешлы бу очракта капма-каршылык кебек. Антоним кебек ишетелә. Персонажны тулырак иткән саен, аңлаешлы итү кыенлаша. Аңлаешлырак итәм дисәң, ул бер катлы, бер сыйфатлы гына була аладыр кебек. Алай түгел. Бер сыйфатлы, бер каптырмалы персонажлар белән әсәр буена эш итү авыр була, алар бер эпизод өчен генә ярый.

“Мәхәббәттән җырлар кала” повестендә минем Сабакы Галәветдин бар. Ул үзенең өркәк аты белән героиня өстенә менә язып кала. Таһир атны тукта. Соңыннан Галәветдин үзенең атына:”На-а, сабакы”, – дип китеп бара. Ул миңа Таһирның кыюлыгын күрсәтү өчен кирәк иде. Бер генә эпизод өчен. Ләкин ул әсәргә үзенчәлекле итеп килеп керә, бер сүзе белән үз кушаматын да кем икәнен дә әйтеп бирә. Бу бер эпизодлык персонаж. Ул урамнан узып кына китә һәм вакыйгаларны үзгәртүгә сәбәпче була. Бер, яки ике эпизодлык персонажлар, бер-ике сыйфатка гына ия булырга мөмкин. Тик алар да истә калырга тиеш. Ләкин төп герой алай булалмый. Бер-ике сыйфатлы геройны син әсәрнең буеннан буена сөйрәп йөри алмыйсың. Ул тулы булырга һәм үзе сине сөйрәп барырга тиеш.

Шуңа күрә, һәр персонажны тудырганда син берничә сорауга җавап бирергә тиешсең.
– Нигә кирәк сиңа бу кеше (персонаж)?
– Ул нинди мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш?
-Ничә тапкыр һәм кай урыннарда кулланыла?
– Вакыйгалар барышында үзгәрәме ул, әллә бер хәлаттә каламы?
– Истә калырлык булсынмы ул, әллә шуып кына үтсенме?

Соңгы сорау минем өчен иң мөһиме. Кайчагында персонаж әсәргә бер генә кереп чыга һәм үзен төп геройдан да ныграк яраттыра. Менә бу минем Сабакы Галәветдин абый кебек. Бу повесть минем беренче күләмле әсәрем иде. Һәм бу минем хатам иде.
Әсәрнең үзәгендә төп герой булырга тиеш. Бүтәннәре – аннан кимрәк дәрәҗәдә. Шуңа күрә, персонажларның урынын билгеләү мөһим.
Төп героймы ул, әллә икенчелме?
Әйбәт малаймы ул, әллә начармы?
Төркемме ул, аерым кешеме?

Кайчагында аерым бер төркемне тасвирларга кирәк була. Әйбәт микән инде бу түгел микән мин аларны аерым тавышлар, аерым типларның фикере аша бирдем. Бу “Сары йортлар сере”ндә, “Йөрәк” хикәясендә булды. Төркемнәр төрлечә инде. Фикерләре дә, сөйләү рәвешләре дә төрлечә. Мин аларны шулай итеп эшләдем. Бүтән мөмкинлегем юк кебек иде. Әгәр сез мине кабатламыйча, яңа юл табалсагыз, әйбәт булыр. Әгәр мине кабатласагыз, ул барыбер әйбәт булыр, ләкин мине кабатлаган кебек булыр.

* * *
Тормыштан алып язылган, дигән сүз ул бик дөрес түгел. Тормыш әлбәттә зур да, бай да әмма әсәргә ярашлы персонажлар да, әзер вакыйгалар да анда булулмый. Син аларны ничектер шомартырга, үзеңчә җайларга мәҗбүрсең. Миндәге персонажлар, гадәттә, үзем күргән кешеләрдән алына. Тик мин аларны бераз үзгәртәм, үз әсәремә ярашлы итәм. Шуңа күп чакта үзләрен үзләре дә танымыйлар.Ә танырга тиеш тә түгелләр, чөнки алар бөтенләй бүтән дөньяда хәрәкәт итәләр.

Мин гади генә итәм. Шушы кеше шушындый дөньяга эләксә нәрсә булыр иде икән, дим. Мин аны үзем тудырган тормышка турыдан-туры күчерәм. Һәм кирәк булуына карап, ниндидер сыйфатлар өстим. Кайсыларындыр алып атам. Ул терелә, үзе хәрәкәт итә башлый. Мин аның артыннан ияреп, язып кына барам. Сезнең әсәрдә тере дөнья, тере кешеләр булырга тиеш. Әгәр шундый хәлгә ирешә аласыз икән, сез ниндидер чарага килгән журналист шикелле генә булачаксыз. Сез сурәтләп, язып кына барачаксыз. Бу җиңел.
Бу минем иң бөек сер иде.

Әдәби әсрдәге характер әле ул халыкның кабул итү үзенчәлегеннән дә тора. Менә минем тормышта ябык кына, тәбәнәк кенә кешеләрнең фәлән килолы нәрсәләрне алып атканын күргәнем булды. Ләкин кайсыдыр персонажны мин чепек кенә итеп тасвирлыйм икән, аның фәлән кило күтәрә алу мөмкинлеге шундук юкка чыга. Ул ышандырмый. Мин укучымны тормышта шундый хәл булган иде дип юата алмыйм. Беренче кагыйдә – персонажның ышандыру көче булырга тиеш.

Кагыйдәнең икенчесе дә бар. Дәвамы. Турыдан караганда тере кеше кебек күренгән персонаж үзенең читтән караганда картон кебек булырга тиеш түгел. Андыйлар “картон персонаж” дип атала. Персонаж кайсы яктан карасаң да кеше кебек булырга тиеш. Үз фигурасы, үз контуры белән. Андыйларны күп күргәнем бар, тик мисаллар китереп торырга теләмим. Вакыты җиткәч, үзегез аңларсыз.

Монсы, бәлки, персонаж түгел, ә язучы характерына кагылышлыдыр. Ни дип кенә әйтим микән инде… Менә бу тормыш кануны кебек нәрсә… Сез кем генә нинди генә булсагыз да бер әйберне беркетегез: язучы бер-берсен сатарга тиеш түгел. Менә шуны аңласагыз, характерлар тудыру җиңел булыр.

* * *

Күп нәрсәләр кешенең физиологик үзенчәлекләреннән тора.Аның буе, гәүдә төзелеше, йөзе-кыяфәте… Барсы да мөһим. Менә минем бер таныш бар иде. Ул беркайчан да авызын ачып елмаймый. Үзе болай мәрәкәле кеше. Моның сәбәбен соңрак аңладым инде, аның алгы тешләре булмаган.
Менә бу күренешне дә теләсә ничек тәкдим итеп була. Ул үзенең мескенлеген кешегә күрсәтергә теләмәгән дип тә. Ул дөньяны үзеңең тешсез һәм ямьсез елмаюыннан коткарган кеше дип тә.

Күп әйберләр язучының карашыннан, вакыйгаларны ничек тәкъдим итүеннән тора. Гел тормыштагы кебек инде. Менә без үзебез белән булган вакыйгалрны сөйлибез бит… Аны мин бер төрле итеп сөйлим… Әни икенче төрле… Хатын өченче төрле… Язучы үз персоныжларын да үзенә кирәкле тәртиптә тезә, хәрәкәт иттерә.

***
Мин үз белемемне камилләштереп торырга омтылам. Әдәбият практикасына караган китапларны да күп укыйм. Ничек персонаж тудырырга дигәннәрендә, персонажның тулы анкетасын китергән язмалар да очрый. Иллешәр-йөзәр сорау була анда. Мин аны кирәкмидер дип уйлыйм. Ул сорауларга җавап эзли башласаң, нинди әсрәр язарга теләгәнеңне дә онытырга мөмкин. Алар якынча сораулар. Тисә тиенгә, тимәсә тияккә дигән кебек. Кайчагында алар да кирәк булырга мөмкин. Тик бер нәрсәне онытмагыз – төп максат нәрсә? Ни өчен кирәк бу персонаж сезнең әсәрегезгә? Кирәкми икән – кермәсен. Әсәрне кирәкмәгән нәрсәләр ямьсезли.

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика