Яңа повесть «Пандемия» дип атала
Марат Кәбировның яңа повесте әзер, тиздән ул укучыларга тәкъдим ителәчәк. Әсәрнең шартлы исеме «Пандемия», ул коронавирус белән авырып зур газапларга һәм югалтуларга дучар булган ханым турында.
Әсәр коронавирус нәтиҗәсендә илдәге үзгәрешләрне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең киеренкеләшүен дә чагылдыра. Автор үзе дә шушы чир белән авырып исән калган кеше буларак, теманы яхшы белеп яза. Һәм һәр әсәрендәге шикелле сурәтләнгән вакыйгаларның һәр мизгеле тере картина булып күз алдына баса. Повесть кино караган сыман укыла.
Әсәрнең электрон варианты 7 сентябрьда сатуга чыга. Беренче бүлекләрен 23 августан башлап maratkabirov.com сайтының «Яңа әсәрләр» бүлегеннән укырга мөмкин булачак.