Милләт

Җанисәп, яки халык санын алу турында

Әле авылда ятам. Казанның аерым даирәләрендә җанисәп дип пыр тузышкач, аның белән бөтен кеше кызыксынадыр, бөтенесе бөтенесен беләдер, артык сүз әйтү кирәкмидер кебек тоела. Алай ук түгел икән. Халык санын алу ни икәнен белмәүчеләр җитәрлек. Күпләре кызыксынмый, кызыксынганнары кирәксенми… Кайберәүләр: ““изм”нар, “истика”лар кушып язасыз, бернәрсә аңлый алмыйм,” – ди. Шуңа җанисәп турында гади генә итеп сөйләсәң, зыян булмас диеп уйладым. Әгәр сез барсын да беләсез икән, бу язманы укып та тормаска мөмкин.

Халык санын алу тарихы

Дөньядагы беренче җанисәп Алтын Урда дәүләтендә барлыкка килгәне билгеле. Алар моны даими рәвештә алып барганнар: гаскәр туплау, ясак түләтү, ризык хәстәрләү, сәүдә итү ише эшләр өчен бик әһәмиятле булган.
Россияда беренче тапкыр җиренә җиткереп халык санын алу 1897 елда Петр Петрович Семенов-Тянь-Шанский җитәкчелегендә булган диеп санала. Аңа хәтле дә кеше исәпсез булмаган инде. Чутлап торганнар. Тик алары сабантуй алдыннан сарык санаган шикелле генә уздырылган: кайчан – сугышка ярарлык ирләрне исәпләгәндә, кайчак – салым белән бәйле рәвештә…
Ә 1897 елда халык исәбен алу бөтен Россия буенча, империянең социаль-демографик хәлен күзаллау максатында, фәнни һәм статистик чара буларак уздырыла.
Алай тиз генә башланмый әле ул җанисәп. 1853 елда Брюссельдә бөтен дөнья галимнәре халыкара статистика конгрессына җыела. Пыр-тузышып фикер алышалар да, “ничек санарга халыкны, нинди үзенчәлекләрен исәпкә алырга, нинди сораулар бирергә?” – диешеп талашып арыгач, уртак фикергә киләлмичә таралышалар. 1872 елда гына бер фикергә киләләр һәм халык санын алу буенча уртак кагыйдәләр булдыралар.
Россиядә 1885 елда “Русия империясе халкын гомуми исәпкә алу турындагы нигезләмә” кабул ителә. Анда түбәндәге мәгълумәтләр булырга тиешлеге күрсәтелә: тулы исеме, җенесе һәм яше, физик мөмкинлеге, гаилә башлыгы кем, никахта торамы, нинди катламга керә, кайда туган, кайда язылган һәм кайда яши, дин тоту, укый-яза белүе һәм туган теле, һ.б.
Халык санын алу эшен бер тәүлек эчендә башкарып чыгалар. Әмма тәртипкә китерү 1905 елга кадәр сузыла. Бөтен империядә 125,6 млн. кеше барлыгы билгеле була. Мәгълумәтләр 119 томга җыела.
Икенче җанисәп 1920 елга туры килә. Илдә гражданнар сугышы барган чак булгач, аны тулысынча ерып чыгалмыйлар. Бер авылга кереп ничә кеше яшәгәнен санап китәсең, ә артыңнан бер гаскәр керә дә теге авылны юк итә… Нинди җанисәп булсын инде монда?
Яңарак кына төзелгән СССР-ның Үзәк статистика идарәсе моңа ышанмый, 1926 елда үз исәбен үткәрә һәм илдә 100,9 млн кеше яши, шуның 17,2% шәһәрнекеләр, дигән фикергә килә. 1934 елда илдәге кешеләрне тагын санап карыйлар – 168 миллион булып чыга.
Хәтта 1937 елда да уздыралар җанисәп дигән нәрсәне. Әйе инде, канлы чорда халык саннын алу идеясы бары тик Россия биләмәсендә генә туарга мөмкин. Менә сез күз алдына китерегез, илдә репрессияләр бара, кешеләрне “халык дошманы” дип аталар… һәм шул ук вакытта җанисәп уза. СССРда барлыгы 162 млн кеше килеп чыга. Өч ел элек кенә 168 иде бит… Моны белгәч, Сталинның һушы китә:”Тауарищ Ежов, гиде астальной 6 миллион?” – дип тегене Себергә сөрә. 1939 елда тагын санап карыйлар халыкны. Бу юлы аннан дин турындагы сорауны сызып ташлыйлар, чөнки узган җанисәп вакытында 56,7% кеше үзен дини итеп күрсәткән. Тик моның нәтиҗәләрен күрергә насыйп булмый, сугыш чыга.
Аннан соң халык санын алу 1959 елда һәм 1970 елда уздырыла. Соңгысын бөтен СССР бәйрәменә әверелә. Бөтен җирдә – плакатлар, лозунглар. Гәзит-журналлар, радио-телевидение гөрләп тора. Кинолар төшерелә. Агитация бригадалары концертлар белән йөри. Лекцияләр, фикер алышулар үткәрелә. Бу СССР халкы үзен бердәм итеп, бер йодрык итеп тойсын өчен шулай кирәк булгандыр инде. Чөнки зур йодрыкны дөнья җәмәгатьчелегенә күрсәтү рәхәтрәк бит. “Калтырап торыгыз, буржуйлар, менә без никадәр күп!”
Россияне яңартып, матурлап җибәргәч, ике җанисәп узды. 2002 елдагысы Президент Путин чорында иде, 2010 елдагысы – аны Медведев алыштырган вакытта. Быелга җанисәп авырлыгы тагын президент Путин җилкәсенә төшә. Шулай булгач, бернәрсәдән дә куркырга ярамый – кругом үзебезнекеләр.

Ник кирәк ул җанисәп?

Безнең бер күрше бәрәңге алганда ел саен аның ничә чиләк икәнен санап бара иде. “Фәлән хәтле утырткан идем, фәләнчә чыкты. Былтыр биш чиләккә күбрәк иде. Нәрсә җитмәде икән быел?” – дип анализ ясый үзе, киләсе елда ничегрәк итәргә план кора. Җирне ничегрәк казырга, нинди ашлама сибәргә, колорада кондызыннан ничек котылырга…
Яки менә “чебешне көзен саныйлар” дигән әйтем бар. Саныйлар да күпмесе исән, нинди авырлыкта икәнен чамалап, нәрсә ашатырга, ничек җил-давыл тидермәскә, кош-корттан сакларга, план коралар.
Гади генә әйткәндә, җанисәп тә шундыйрак нәрсә. Тик монда бәрәңгене дә, чебешне дә түгел, ә кешеләрне саныйлар. Ул халыкның санын, нинди милләтләргә, катламнарга бүленүен билгели, алдагы җанисәп нәтиҗәләре белән чагыштырып ни өчен артуын, я кимүен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Кешеләр саны күбәя, гомер озынлыгы арта икән, димәк, әйбәт яшибез. Кешенең кайда күпме яшәве дә исәпкә алына – шәһәрдәме, авыл җирендәме? Кайсы төбәкләрдә? Нинди милләт вәкилләре? Шул рәвешле, яшәү рәвеше турында гомум бер картина хасил була.
Узган җанисәп, мәсәлән, авыл җирлегендә кешеләрнең кимүен билгеләде. Бөтенләй кеше яшәми башлаган авыллар саны 8%, ә яшәүчеләр саны унга да тулмаганнары 22% тәшкил иткән. Авылда йорт төзергә теләүчеләр өчен билгеләнгән аз процентлы ипотекалар, һәртөрле өстенлекләр шушы җанисәп нәтиҗәсе булырга мөмкин.
Җанисәп, шул рәвешле, дәүләткә дә, чиновникларга да түгел, ә тоташ җәмгыятькә – халыкның үзенә кирәк. Моны автодиагностикага охшатырга була инде, яки техостмотрга. Лев Толстой аны “җәмгыятьнең көзгесе” диеп атаган. Аныкы отышлырак бугай, бөтен ил халкы бер булып көзгегә карый да чәчен тарый. Аны кайсы якка тарасаң, әйбәтрәк булачак? Ә бәлки, парикмахерга кереп чыгаргадыр? Яки күрше бабайдан пеләшкә кырдырып ташлатырга. Чәче булса, әлбәттә. Булмаса, парик эзләргә керешә.
Шул рәвешле җәмгыять бүгенге үз халәтен күрә, аны кичәгесе белән чагыштыра, иртәгәгә юлын хәстәрли. Кайсы катламга игътибарны ныграк юнәлтергә, нинди өлкәгә акча күбрәк бүләргә? Менә шундыйрак сорауларга җавап эзли.
Җәмгыять турында сөйләнә башлагач, безнең ише гади кеше: “Һи, миңа ни пычагыма кирәк ул җанисәп!” – дип кул селтәргә ярата. Безнең брат үзенең ботын тешләмәгән ата казга бик игътибар итеп бармый бит инде. Теге талый башлагач кына кайда керергә тишек тапмый этләнә. Шуңа күрә, барыгызны берьюлы һәм һәркайсыгызны аерым-аерым кисәтәм: кирәк бу безгә. (Ни өчен кирәклегенә соңрак тукталырбыз.) Һәм халык санын алу эшендә катнашу илнең һәр кешесе өчен мәҗбүри. Дөрес, әлегә андый закон юк, җанисәп өчен генә сезгә төрмә камерасы тәкъдим итмиләр, штраф та чәпәмиләр, хәтта кырын да карамыйлар. Әмма киләчәктә мәҗбүриләү булыр дип уйлыйм. Чөнки катнашырга теләмәүчеләр күбәйгән саен, халык исәбен алу мәгънәсен югалта. Син дә бармыйсың, мин дә баш тартам икән, кемне генә саныйлар соң ул җанисәптә?!.
Ни өчен кирәк? Бөтен ил буйлап кешеләрне санаган вакытта син дә адәм санына керергә тиешсең.
Әйтик менә син, гаилә хуҗасы, малаеңа абзарга чыгып чебешләрне санап керергә куштың. Ул чыкты, унны санады. Син район үзәгендәге кибеткә барып ун чебешлек тары алып кайттың. Ә аны чебешләреңә сибәргә чыксаң, анда унбиш чебеш йөгереп йөри. Бишесе качып калган, заразаларның. Качып калмаган булсалар, син унбиш чебешлек азык алган булыр идең. Хәзер аларны бәреп үтереп булмый бит инде. Кибеткә дә кире китеп булмый. Сибәсең… Качып калган теге биш чебеш тә ашый шул тарыны. Димәк, башкалар өлешенә керә.
Монда да хәл шундыйрак. Әйтик, сезнең авылда ун кеше яши. Ә сез күрше Гыйлметдин белән иң хитрый кеше буларак, җанисәптән качып калдыгыз. Ә үрге очның купырый Хәкимҗаны хатыны белән баласын да катнаштырмаган. Халык санын алучылар 5 кеше дип язып китте. Бюджет бүлгәндә, бу авылда шулча гына кеше дип, 5 кешелек акча бүлделәр. Ә сез шушы авылда яшисез, сез дә файдаланасыз теге 5 кешегә бүленгән акча белән. Чуешь разницу? Әгәр син җанисәптән качып каласың икән, димәк, башкалар өлешенә керәсең.

Нинди сораулар булачак?

БДИ түгел бит инде бу, әллә нинди катлаулы нәрсәләр булмаячак. Алар нигездә җанисәп саен аз гына төзәтмәләр белән кабатланып килә. Нигездә, шушылар: кешенең яше, гаилә хәле, белем дәрәҗәсе, милләте, нинди телләр белүе, яшәү урыны, яшәү шартлары, керем чыганагы, кайда эшләве, һ.б.
Барсына да җавап бирү мәҗбүри түгел, диләр. Мин алай уйламыйм. Бер тотынгач, җавапларга туры килә инде ул. Әмма барсына да төп-төгәл җавап бирү соралмый. Белем дәрәҗәңне, әйтик, чүт кенә арттырып җибәрергә була. Сораштырырга килгән гүзәл кыз алдында:”Белемем 10 класс кына” дип торып булмый бит инде. Әйт шунда: “Институт бетердем!”- диген. “Соброннада!” – диеп тә өстә. Яшәү урыныңны сораганда:”Город Җырыклы!” – диеп күкрәк киереп бас. Керем чыганагын сорасалар: “Әнкәйнең пенсиясе.” – дип җебеп торма, “Зарплата!” – дип җибәр. Эшчән икән, диеп уйласыннар. Моның өчен сиңа берни булмаячак.
Тик чаманы узып китмә. Чөнки җанисәп вакытында иң мөһим ике сорау бар. Менә аларга инде дөп-дөрес итеп җавап бирергә кирәк. Алар икәү – нинди милләткә каравың һәм нинди телдә аралашуың Тел мәсәләсендә быелгы халык санын алу вакытында сорау үзенчәлеклерәк куелачак. Нинди телләр беләсең һәм аларны нинди өлкәләрдә кулланасың – шул хакта да белешәчәкләр.
Милләтең турындагы сорауга иң дөрес җавап – “татар” дип язу була. Тел мәсьәләсе дә шулай. Куллану даирәсе шактый гына бит инде – өйдә, урамда, кибетләрдә… Бөтен җирдә диярлек инде. Прокуратура белән мәктәпләрдә генә татарча сөйләшеп булмый хәзер…
Җанисәп вакыты җитсә, гадәттә, татарны үзара бүленешергә котырта башлыйлар:
– Син татар түгел керәшен бит, нәрсә дуракланып йөрисең?
– Син бит мишәр! Мишәр ул крутой халык. Йөрмә монда татар дәрәҗәсенә төшеп.
– Әстрәханда нинди татар булсын инде, сез бит нугайлар!
– Булгарлар ич сез! Татар ул варварларга тагыла торган исем!
Бу эшкә кайчагында галим-голәмә кушылып китә дә әлеге ахмаклык китап сүзе кебек яңгырый. Аңа сәясәт тирәсендә буталып йөрүчеләр кушыла. Болары чын сәясәтче дә, милләтче дә түгел инде. Сәясәтнең йомышчы малайлары. Шушындый вакытларда гына үзләрен кеше итеп тоеп кала алучы токым. Зур этләр колагын торгызу белән ләңгелдәп өрергә тотынучы көчекләр шикеллерәк.
Шул рәвешле шау-шу туа да теге мескеннәр чынлап торып ышанып китә һәм тарткалашырга тотыналар:
– Татарлар безне кысалар. Без үпкәләдек, керәшен булып язылабыз.
– Без татарның каймагы! Чистый туйдык бу сепарат сөте арасында. Мишәр булып язылмасак толкы чыкмас.
– Без булгарлар! Зәңгәр күзле халык!
Тегеләр ут өстенә май сибеп, үсендереп тора. Үзләре эчтән генә көләләрдер инде: “Әһә, максатыбызга ирештек. Чукыныгыз, менә!” – диләрдер. Күршедә яшәүче туганнарның сугышуын карау кызык бит ул. Хәйран күңелле тамаша. Беренчедән, үзеңдә андый хәл булмавы өчен сөенәсең. Икенчедән, тегеләрнең дураклыгы янында үзеңне кеше итеп тоясың. Өченчедән, шулай талашып-сугышып-үлешеп бетсәләр, милекләре сиңа калырга мөмкин. Ну, милекләре үк булмаса да… барыбер, берәр нәрсәсен чәлдерәсең бит инде…
Монда бертуган кешеләр генә түгел, ә тоташ милләт эчендә ызгыш бара. Талашсыннар шулай, таркалышып, юкка чыгып бетсеннәр. Бөтенләй үк юкка чыкмасалар да азаерлар, көчләре кимеп калыр.
Сезнең игътибар иткәнегез бармы, мондый күренешләр һәрвакыт хәлиткеч мизгелдә, татарның бердәмлеге таләп ителгән чорда барлыкка килә. Үзенә күрә, милләтне йомшарту, көчсезләндерү механизмы бу. Халык санын алу алдыннан оештырылган низагларның нигезендә дә шушындыйрак максат ята. Шулай таркалалар икән, димәк, “татар” дип язылучылар азрак булачак.
“Халыкның күпсанлы булуы мөһимме инде?” – ди минем бер авылдаш. Мөһим! Кара исәп белән генә караганда ук күренә ич. Әгәр бу мөһим булмаса, шулкадәр ыгы-зыгы тудырмаслар иде. Әнә, Башкортостанда татарлар яшәгән төбәкләргә килеп тә: “Сез үзегезне татар дип уйлыйсыз. Алай түгел бит. Сез бит башкортлар. Үзегез белмисез, без генә беләбез,” – дип йөрүчеләр бар. Мин аларның хәлен беркадәр аңлыйм да. Республикага исем биргән халык тиешле санга җитә алмый икән, аңа “өлкә”гә әйләнү куркынычы яный. Россия шартларында бу инде юкка чыгуга тиң. Алар да эч пошканнан, яки татарга гыйлем өстәү теләгеннән йөрми. Шул рәвешле, халык санын алу күрсәткече зур көчкә ия: ул төзи дә, җимерә дә ала.
Авыл абзыйсына аңлата алганмындыр дип уйлыйм инде. Ә блондинкалар һәм эстрада йолдызлары өчен тагын бер кабатлыйм. Җанисәп вакытындагы ике сорауга дөрес җавап бирергә кирәк: үзегез теләгән милләтне күрсәтегез, тик татар икәнегезне онытмагыз.

Лайка, пшел!

Конституциянең 26нчы статьясында болай язылган: “Нинди милләт вәкиле булуын һәркем үзе билгеләргә һәм күрсәтергә хокуклы. Үз милләтен билгеләү һәм күрсәтүдә беркем дә мәҗбүрияткә дучар ителә алмый.”
Ну ичто?!. Һи-и, иренми укып карасаң, нәрсә генә язмаганнар анда!.. Конституция ул кешеләрнең кәефе яхшы чакта языла торган китап бугай. Ничә ел яшәп, мин әле үземнең хокукларым шулкадәр күп икәнен башыма да китерми идем.
Конституцияне тәфсирләүчеләр шул фикерне аз гына авыштырып, башка юнәлешкә күчерергә тырышалар. Кем булып язылырга телисең, шуны милләт итеп языл – диләр. Янәсе, кеше ирекле бездә, үзен теләсә-нинди милләт вәкиле итеп күрсәтергә мөмкин. Аларны тыңласаң, шундыйрак күренеш күз алдына килеп баса. Базарда җимеш прилавкасы. Сатучы карт барсын чакыра:
– Апельсиннар, мандариннар, алмалар, хөрмәләр! Кайсын телисең, шунсын сайлап ал, кадерлем. Барсы да сутлы, яңа гына агачтан өзелеп төшкән…
Халык аңын шулай саташтыру нәтиҗәсендә, узган җанисәп чорында үз милләтен папуас, марсиян, хоббит, друид дип күрсәтүчеләр хәтсез булган. Шаянлыктыр инде бу, ахмаклык түгелдер. Ә бик охшап тора.
Конституция – җитди нәрсә, шуңа ул мондый шаяруларны күз уңында тота алмый инде. Җан иясенең үзенә үзе милләт уйлап чыгаруын, яки туган авылын, нәселен милләт итеп күрсәтүе гадәти кешенең башына сыя торган гамәл түгел бит. Аннан соң, милләт ул – уртак тел, мәдәният, этнос, физик чыгыш яки тарихка ия булган кешеләр җәмгыятен билгеләү өчен кулланыла торган сүз. Бер генә кеше милләт була алмый. Ә закон рөхсәт итә…

халык санын алу 2020
Конституциядә сүз, минемчә, менә нәрсә турында бара. Кешене үз милләтен бүтән итеп күрсәтүгә беркем мәҗбүр итәргә тиеш түгел. Әгәр син татар икән, әйтик, немец дип язылырга сине бер фашист та мәҗбүр итә алмый. Һәм киресенчә, син дә дачаңны арендага алып түбәтәй тегүче унбиш кытай кешесен “татар” дип язылырга мәҗбүр итә алмыйсың. Кытайлар күп, әлбәттә, барыбызга да җитә. Әмма синең моңа хакың юк. Конституцияне менә шулайрак аңларга кирәктер, дим мин. Ә милләтең урынына этеңнең кушаматын язу дип түгел.
Алай да язарга мөмкин. Берни булмый…
Мәсьәләгә хәзер аз гына башка тишектән карыйбыз. Аңлаешлы булсын өчен барсын да гадиләштерәбез. Җиде миллион татар бар икән, без Россияда сан буенча икенче урында дип һәр өлкәдә күкрәк кагып сөйләшә алабыз. Сәяси өлкәдә дә статусыбыз шундый була – икенче урында. Иктисади мәсьәләләрдә дә – халыкның үсеше өчен акча бүлгәндә дә: “Без икенче урында, безгә әнә теге зур чемодан тиеш!” – дип әйтә алабыз. Башы эшләгән халыкка икенче урын бик начар нәрсә түгел ул. Бүтән төрлерәк әйткәндә, халык саны күрсәткече ул – аның статусы, мөмкинлеге, көче.
Хәзер менә халык санын алу вакытында шул җиде миллионның бер миллионы “марсиян” булып язылды, ди. Биш йөз меңе – “хоббит”, тагы биш йөз меңе – “друид”. Бер миллионы – милләте урынына эт-песиләренең кушаматын күрсәтеп кызык итте, ди. Лайка, джек, кис-кис… Моның өчен аларны бернәрсә эшләтеп булмый. Хәтта гаепләп тә булмый, адәм үтермәгәннәр бит инде. Өстәвенә, Конституция дә хокук бирә. Нәрсә-нәрсә, ә сантыйлыкка хокуктан тулысынча файдаланырга кирәк.
Тик бу очракта инде татарның саны дүрт миллионга гына кала. Хәзер инде:”Без сан буенча…” – дип күкрәк сугып булмый. Налогны, әйтик, барыбер элекечә шул җиде миллион түли. Ә аңа сәяси һәм матди капитал нибары дүрт млн кеше өчен генә бирелә. Ә теге шаян “лайка”лар, “тузик”лар, “марсиан”нар беркая китмәде. Дүрт миллион татар өчен бүленгән мөмкинлектән алар да файдалана. Тагы да гадиләштерсәк, шундый картина кидеп чыга: җиде кеше эшли, ә хезмәт хакын дүрт кеше өчен генә ала. Ләкин вакытында милләтләрен дөрес күрсәткән булсалар, алар җиде миллион өчен бүленгән мөмкинлеккә ия булырлар һәм почти икеләтә яхшырак яшәрләр иде.
Бу очракта җанисәп чорында үзен татар дип күрсәткән теге 4 миллионның шаян, яки ахмак милләттәшләренә карап: ”Лайка, пшел!”, яки “Бар, марсианнарың туйдырсын!” – дип әйтергә тулы мораль хокукы бар. Конституция монсына ничек карыйдыр, әйтә алмыйм.

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика