Короновирус - биологик корал
Тормыш

Короновирус – биологик корал?

Теләсә-нинди бөек ачыш “Әгәр шулай булса?” – дигән фаразга җавап эзләүдән башлана. Ахмаклык та. Тик бу юлы сүз бөтен дөньяда паника тудырган чир турында.

“2019-nCoV” рәвешендә билгеләнгән бу короновирус турында беренче хәбәр узган елның декабрендә ишетелде. Кытайның Ухань шәһәрендә берничә кешедә шушы вирус табылган. Башта финанс биржаларында, аннан соң матбугат чараларында ыгы-зыгы купты. Шуның нәтиҗәсе буларак, нефтькә, газга, авиабилетларга, медицина әсбапларына бәяләр уйнарга тотынды. Хәтта Казан урамнарында да борынчык киеп йөрүчеләр күбәйде. Әңгәмәдәшенең авызына керердәй булып сөйләшә торган әрсезләр дә бераз читкәрәк китә башлады.

Бер карасаң, артык гаҗәпләнерлек тә түгел ул гриппка. Ел саен аның берәр төре котырып ала, кайчагында гаммәви төс ала, кайвакыт җиңелчәрәк уза. Ничек кенә узмасын, ел саен грипптан үлүчеләр була – күп була. Дөнья буенча, әлеге вирустан 3-5 миллион авыру очрагының 250-500 меңе үлемечле тәмамлана икән.

1957 елда таралган “Азия гриппы” да, 1968 елгы “Гонконг гриппы” да 1-2 миллион кешенең гомерен алып китә. Шулар белән чагыштырганда, әлеге короновирусны иң коточкыч эпидемия дип булмый кебек. Январь ахрына 17 мең авыру очрагы теркәлгән, шуның 362-се үлем белән тәмамланган. (Төрле илләрдә иң еш кабаланган саннарны китерәм. Россия матбугатында моны 28 мең авыру, 562 үлем очрагы дип күрсәтәләр.)

Монда, әлбәттә, кытайларның тиз арада кузгалып, хәлиткеч чаралар күрүләрен дә билгеләп үтәргә кирәк. Чир турында мәгълумәт таралуга ук , 23 январьда, 11 миллионлык Ухань шундук карантинга ябылды. Февралнең икесендә инде карантинга калучылар саны 48 миллионга җитте. Бу үзе үк бер ил халкы кебек, димәк, чараларның күләмен чамалау авыр түгел. Шул вакыт эчендә короновирус белән авыручы 1 мең кешегә исәпләнгән хастаханә төзелде. Фәнни эшчәнлек тә тиз арада короновирус белән көрәшкә юнәлтелде һәм бер атна эчендә аңа каршы тора алырлык күзәнәк үрнәкләре табылды. Бу әлегә реаль файда итми, тик тиз арада вакцина ясалырга мөмкинлегенә өметләндерә. Кыска вакыт эчендә шул масштабтагы эш башкаруны Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарихта булмаган күренеш, диеп бәяләде.

Мондый эпидемияләр дәүләт өчен авырга төшә. Ләкин вирусны үз биләмәсеннән уздырмаска тырышып тарткалашкан Кытайга ярдәм кулын сузарга атлыгып торучы дәүләтләр күренми. АКШ-ның сәүдә министры Уилбур Росс бу фаҗига “Төнъяк Америкада эш урыннарының артуына китерергә мөмкин” диеп белдерде. Америка чиновнигының читләр бәласендә үз кесәсен кайгыртуын дөнья җәмәгатьчелеге өнәп бетермәде. Россия дә Кытай чикләрен япты. Тик аны гаепләүче фикерләр күренми. Киресенчә, хуплыйлар гына:”Россия гаиләләрендә уртача 5-6 кеше, әгәр берсенә эләксә, тиз арада барсы да чиргә уралачак, – диеп язалар комментларда, – Анда медицина мөмкинлекләре дә, яшәү шартлары да начар, өстәвенә, врачларының наданлыгын бөтен дөнья белә.” Шулай да кытайлар башка дәүләтләрнең йөз чөерүенә бераз үпкәләгән кебек тоела.
Әлеге вирусның килеп чыгышы хакында төрле фикерләр йөри. Бөтен вируслар да диярлек шул Азия ягыннан, Кытайдан килеп чыккач, аны “әллә махсус тараталар микән соң”, дигән шикләнү дә бар. Чынлап та. Әгәр шулай булса?

Норвегия журналисты Пол Стейган да (Pål Steigan)аның биологик корал булу мөмкинлеген таный. “Кытайның иктисади үсеше әлеге темпта дәвам итсә, тиздән аның Американы узып китәчәге көн кебек ачык, ә бу очракта АКШ үзенең өстенлеген югалтачак, – дип билгели ул, – Кытай үсешен туктатуның иң ышанычлы юлы сугыш ачу, әмма моның атом сугышына әйләнеп китү куркынычы көчле. Шуңа күрә, кытай иктисадын какшату өчен биологик корал куллану күпкә отышлырак.”

Моңа бик ышанасы килми. Хакимлек өчен миллионнарча кешене корбан итәргә әзер торучылар бар диеп уйлау рәхәт түгел бит. Тик Стейган, сүзен дәлилләү өчен, Америка хакерларының Россия электрочелтәренә һөҗүме турында искә төшерә. Бу хакта 2019 елның 15 июнендә The New York Times гәзите дә язган булган. Әгәр Кушма Штатлар шундый планны тормышка ашырудан тайчанмый икән, биологик корал куллану мөмкинлеген дә кире кагып булмый инде.

Әлбәттә, мондый гамәлләрне ачыклау, дәлилләү мөмкин түгел. Шуңа күзеңне шар итеп гаҗәпләнергә дә, эчтән генә бисмиллаңны әйтеп куярга туры килә. Вирустан да куркынычрак кешеләр бар инде бу дөньяда.

Марат Кәбиров

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика