кытай стенасы
Тормыш

Кытай стенасы

Цинь Шихуанның кем икәнен беләсезме? Күпләрегезнең ишеткәне дә юктыр инде. Көндәлек эшләргә дә вакыт җитмәгән дәвердә ниндидер кытай кешесе турында уйлап торып була мени? Әле ерак бабайларның да исеме бик истә түгел… Үткәннәр белән яшәми хәзер адәм баласы, киләчәк турында уйлый. Балалары, оныклары өчен тырыша. Ә үзеннән берәр баласының туган елын, яки ничәнче сыйныфта укуын сорасаң, озак кына уйланып тора. Шулай булгач, кем белсен инде Цинь Шинхуанны.
Ә менә “Кытай стенасы” турында сүз чыкса, бөтен кеше дә нәрсәдер күз алдына китергән кебек була. Чөнки аның хакында ишетмәгән кеше юк. Дөньяда иң озын, иң биек… Хәтта космостан да күренеп тора… Һич югында, менә шушы ике нәрсә исенә төшә кешенең.
Цинь Шихуанның кемлеге дә хәтеренә килгәндәй тоела: “Ә-ә, бу бит шул стенаны төзетә башлаган император!”

Кытай стенасы чынлап та күзең маңгайга менәрлек күренеш. Аның гомум озынлыгы 21196 километр, калынлыгы – 5-8, ә биеклеге 6-7 метр тирәсе. Иньшань таулары буеннан башланып ул биек үрләр, чокырлар аша үтә. Безнең эрага кадәр III гасырда башланган бу төзелештә миллионнан артык кеше катнашкан. Максаты Кытай дәүләте чикләрен билгеләү һәм илне дошманнар һөҗүменнән саклау.

Ләкин бу кытай халкының өметләрен акламаган. Стена бик катлаулы урыннардан уза бит. Суын да, төзелеш материалларын да читтән ташырга кирәк. Бу бик кыйммәткә төшә. Авыр хезмәттән, ачлыктан, төрле чирләрдән ким дигәндә дистәләрчә мең кеше дөнья куйган. Илнең төрле почмакларында хакимияткә каршы чыгышлар көчәйгән, вакыты белән алар кораллы бәрелешләргә, канкоешларга кадәр барып җиткән.

Ә стена сугышлардан сакламаган. Илне таларга дәрте булган дошман стена аша үрмәләп вакыт уздырмый бит инде, башка яктан һөҗүм итә. Сакчыларны сатып алу очраклары да килеп чыккалый… Ә бөтен көчен төзелешкә багышлаган дәүләтнең тиз генә каршылык күрсәтү, дошманын тар-мар итү мөмкинлеге чикле булган. Шул рәвешле, стена дошманнардан сакламаган гына түгел, ә дәүләтнең тотырыклылыгын җимерү коралына әйләнгән: аның иктисади үсешенә зыян китергән, сәяси бөтенлеген какшаткан. Цинь династиясеннән соң килүчеләр үзләре дә бу шөгыльнең мәгънәсезлегеннән көлергә мәҗбүр булганнар. Белгечләр билгеләвенчә, стена күтәрелгән саен дәүләтнең дәрәҗәсе төшә, хәле мөшкелләнә барган.

Бүген ул тарихи мирас буларак кызык. Бер кирәге, бер мәгънәсе булмаган хәлдә дә могъҗизалар исәбендә. Хәтта Мао Цзэдун үзе дә: “Әгәр син Бөек кытай стенасында булмагансың икән, син чын кытай түгел” – дигән. Монда артык сүз кирәкми инде, нәтиҗә чыгарып куярга гына кала. Җиренә җиткереп эшләнгән һәр ахмаклык сәнгать әсәренә әйләнергә мөмкин.

Мао Цзэдунның кем икәне билгеле инде. Социаль челтәрләрдә аның сүзләре язылган банерлар әледән-әле күренеп тора. Ныграк белүчеләр дә аны бик җитди сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе буларак бәяли. Һәм елмаеп куя. Елмаюлары, мөгаен, аның чыпчыклар белән көрәшен искә төшерүдәндер. Кытай халкы бик каты үрчеп, ризык җитми башлагач, Мао абзый ишегалдына чыгып тәмәке көйрәтеп торганда чыпчыкларны күреп кала да: “Карале, кытай халкының бөтен ризыгын диярлек шушылар ашап бетерә икән бит!” – дигән ачыш ясый. Һәм яраннарына бу чыпчыкларның ел әйләнәсенә ничә бөртек дөге ашаганлыгын санарга әмер бирә.

Башланган эш – беткән эш. Чутлап чыгаралар. Һәм кытай халкы ашарга тиешле ризыкны шушы корыткычлардан коткару өчен ил күләмендә “чыпчык аулау көне” игълан итәләр. Бу көнне бөтен кытай халкы… Менә монсын күз алдына китереп карагыз… Ике миллиардка якын кеше бөтен ил буйлап чыбыклар, чүпрәкләр тотып чыпчык куып йөри. Өй түбәләренә, агач башларына менәләр, буй җиткән урыннарда селтәнәләр – җиргә төшәргә ирек бирмиләр. Ә чыпчык бертуктаусыз оча икән, унбиш-егерме минуттан егылып үлә. Бөтен кытай җире чыпчык үләксәсе белән тула. Бу үләксәләрне тоткалап карыйлар да тазарткан яллык ите чыкмас дип, чүплеккә илтеп ташлыйлар. Ике миллиардка якын чыпчык юк ителә. Һәр кешегә бер чыпчык. “Дөге дошманнарын җиңдек!” – дип шатлана кытай халкы. Икенче елга, чынлап та дөге бик каты уңа. Әмма тиздән саранча һәм башка бөҗәкләр үрчеп китә. Болары инде басуларны кырып кына сала икән… Беркемнән дә куркып тормыйлар, чөнки төп дошманнары, чыпчыклар юк. Шуннан Мао тагын бер тапкыр тәмәке тартырга чыккан да:”Карале, бу чыпчыклар үз хезмәтләре өчен зарплата рәвешендә генә дөге ашый икән,” – дип уйларга мәҗбүр булган. Тиз арада чит илләрдән чыпчыклар сатып алып, аларны үрчетү эшенә керешкәннәр.

Кытайлар турында искә төшерүнең сәбәбе гади: бу милләтне без бик борыңгы зирәк, акыллы халык дип беләбез. Бөтен дөньяга билгеле акыл ияләре дә, фәлсәфә осталары да күп аларның. Әдәби мираслары да бик үзенчәлекле, гадилеге белән бөек фәлсәфә үрнәге булырлык. Ә эшләгән товарлары! Кытай товары гомер бакый дөнья базарында яхшы сыйфаты белән аерылып торган. Порох, кәгазь, компас, китап басу да шулар уйлап тапкан казаныш. Бораулау корылмалары, җир эшкәртү ысуллары, металлургия, архитектура өлгеләре… Кытайлар зур өлеш керткән өлкәләрне санап чыгу өчен генә дә күп вакыт кирәк булыр иде. Бер сүз белән әйткәндә, акыллы халык.

Менә шушы акыллы халыктан Кытай стенасы төзетү, яки аны чыпчык куып йөрергә мәҗбүр итү мөмкин түгелдер сыман. Ләкин дәүләт һәм хөкүмәт, идарә системасы теләсә кайсы акыллы халыкны ахмаклык эшләргә мәҗбүр итә ала.

Һәм иң кызыгы… Эшенә карап кешене, кешегә карап эшен искә төшерәләр. Истә калырлык эшенә карап. Ә гадәттән тыш эшләр ныграк истә кала. “Кытай стенасы” дигәндә, мәсәлән, Цинь Шихуан, “Цинь Шихуан” дигәндә кытай стенасы. Югыйсә, бу император борыңгы кытай җирләрен берләштереп, бик зур, көчле дәүләт төзегән бөек шәхес. Шулай ук Мао Цзэдунның да тарихи әһәмиятен бәяләп бетергесез. Тик аның сәяси эшчәнлеге дә, басылып чыккан китаплар тиражы буенча “Библия”дән кала икенче урында торуы да, “Бөек сикереш” һәм “Мәдәни революция” кебек кампанияләре дә, хәтта “шәхес культы” да күләгәдә кала. Мао Цзэдун турында уйласаң, иң беренче шул чыпчыклар белән көрәш кампанмиясе, чыпчык күрсәң, Мао Цзэдун күз алдына килә. Әлбәттә, бу шәхесләрнең берсе дә үз исемнәрен ахмаклык үрнәге белән бәйләргә теләмәгәннәрдер инде. Тик нишлисең…

Россия дә калышмый. Соңгы вакытта бигрәк тә… Пенсия яшен озайттык. Туган телләрне мәктәпләрдән кысрыклап чыгардык. Бөтен Россия буенча чүп яндыру заводлары төзү турында сүзләр йөри. Ул заводларның тирә-як мөхит һәм сәламәтлек өчен файдасын исбатлаучы экологлар да, медиклар да күренгәли башлады бугай. Ә үзебезнең фәлән миллионга төшкән таткнигофонд китапханәсе… “Татар иле” социаль челтәре… популяр программаларны татарчалаштыру күренешләре…
Тарихка кереп калырга теләгән кешегә чыпчык куып йөрү генә димәгән инде…
Марат Кәбиров

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика