Маймыл - рис
Тормыш

Маймыл турында мәзәкләр

Бөтен кеше дә маймылдан яралган дигән сүз чынлап та дөрес микән?
– Дөрес.
– Барсы да барсы да маймылдан яралган микәнни?
– Әйе.
– Хәтта мин дәме?!
– Әйе. Тик син әйбәтрәк маймылдан.

* * *
Яңа ел бәйрәменнән соң ике язучы очраша.
– Бәйрәмнәр ничек узды соң?
– Ярыйсы. Тик әдәбият елы белән хушлашу бик авыр булды.
– Авыр чакта бераз мәйләп алырлар аны.
– Булды ансы да. Үзең ничек соң? Яңа елны матур каршыладыңмы?
– Ничек кенә әле!!! Шулкадәр бәйрәм ителгән, хәтта төнге уникедә зопаркка кереп маймылларны котлап чыкканмын.

* * *
– Кеше маймылдан яралмаган, аны башка планетадан китергәннәр дигән фикер бар. Шуңа күрә Җир планетасы шартларында ул бик күп авыруларга дучар була икән.
– Дөрес фикердер ул. Ә тагы да дөресрәге, кешеләрне Җир хуҗалары башка планетадан әсирлеккә алгандыр.
– Кемнәр ул Җир хуҗалары?
– Песиләр! Алар чынлап та Җир хуҗалары. Без аларны ашатабыз, асларын алабыз, иркәлибез, фотоларын фейсбукка куябыз…

* * *
Зоопаркта фил зарлана
– Туйдым маймыл белән жираф арасындагы читлектә яшәүдән.
– Ник алай дисең?
– Маймыл көн буена мәзәкләр сөйли, ә жираф төне буе көлеп чыга.

* * *
Ике маймыл граната сүтә
– Әгәр шартласа? – ди берсе шүрләп.
– Ерунда, миндә тагы берәү бар

* * *
Гомер буе кошчылык фермасында эшләгән бер шәһәр кешесе чит илгә баргач, ресторанга керә. Сый-нигъмәт бик ошый моңа.
– Карагыз әле, ә менә бу блюдо нәрсәдән әзерләнгән ул? – дип кызыксына официанттан
– Үгез күкәеннән.
– Кара әле!.. – дип күзен акайта теге – Үгез нинди тәмле күкәй сала икән!

* * *
Зоопарк. Бала тавышы:
– Әни… Әни, карале, маймыл шушы буламы инде?
Әнисе кыенсынып:
– Юк, кызым, тавышланма. Без әле касса янында гына.

* * *
– Пальма париктан ничек аерыла?
– Пальма астында, гадәттә, бер көтү маймыл була. Ә парик астында – берәү генә.

* * *
Хатын:
– Ир кеше маймылдан аз гына чибәррәк булырга тиеш.
Ир:
– Ир кеше үзе белән яшәүче маймылдан аз гына чибәррәк булырга тиеш.

* * *
Атом сугышы тәмамланганнан соң бөтен дөньяда бер генә кеше исән кала. Маймыл аның артыннан килә дә таяк белән башына тондыра:
– Нишлисең син? – ди моны күреп торган икенче маймыл.
– Караламаны җуям. Барсын да яңадан башлыйбыз.

* * *
Мадрила (кызгылт зәңгәр чырайлы маймыл) янында кыз һәм әнисе басыпа тора. Кыз:
– Әни, ә ник ул битен шулай буяган?
– Белмим, кызым, бүтән маймылларны куркытырга телидер.
– Кыз кинәт әнисенең йөзенә текәлеп катып кала:
– Әни, ә син кемне куркытырга телисең, әтинеме, әллә Наил абыйнымы?

* * *
Париждагы бер зоопарктан Горилла кача. Полиция моның эзеннән килә. Горилла узган юлда – бар да җимерек. Кунакханәгә килеп керәләр, номерның ишеге ачык, бүлмәнең асты өскә килгән, караватта бер ханым ята.
– Монда Горилла килмәдеме? – дип сорыйлар аннан.
– О, мин аны урыстыр дип уйлаган идем шул… – ди ханым назлы хыялыйлык белән, – Гаврила, о, дәртле Гаврила! Хәтта тунын да салып тормады…

* * *
Бер кыз әнисеннән сорый:
– Кешеләр чынлап та маймылдан барлыкка килә мени ул?
– Әйе, кызым.
– Мин дәме?
– Әйе, кызым.
– Әни, ә синең маймыл чагыңдагы фотоң бармы?

Мәзәкләр – маймыл турында

Марат Кәбиров тупланмасыннан

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика