Шәхестән барсын да көтеп була

Ул – киңкырлы шәхес. Үзе шагыйрь, язучы, журналист, дистәләгән җыр тексты авторы, бик күп интернет-проектлар җитәкчесе… Анда тема эзлеклелеге дә, жанрлар төрлелеге дә, фәлсәфә иркенлеге дә чагыла. Сүзләрем Марат Кәбиров турында. Әлеге әңгәмәбез аша без аның белән балачак эзләреннән дә кайтып килербез, яратып укыган әсәрләре хакында да сораштырырбыз, үзен иҗатка илткән остазы турында да белербез.

– Бала чакта китапларны еш укый идегезме? Яраткан язучыларыгыз, үзегезгә үрнәк әсәрләрегез дә булгандыр әле, бәлки…
— Күп укый идем. Шигърияттә Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Һади Такташ, Хәсән Туфан әсәрләрен бик яраттым. Соңрак Әнгам Атнабаев иҗатын үз итә башладым. Анда булган үзенчәлек тартты мине. Ул минем беренче һәм берәгәйле остазыма әверелде. Миңа әле аның белән очрашырга, аралашырга да насыйп булды… Атнабай үзе дә мине бик яратты, «минем кече улым» дип йөртте. Мин дә аны рухи әтием итеп таныдым. Аның тәрбиясе юк-барларга ымсынмыйча, иҗат, халык турында уйлаучы шәхес итеп җиткерде. Бүгенге заман өчен беркадәр сәеррәк инде бу. Ләкин шагыйрь халкы белән бергә булырга тиеш. Бер карасаң, һәр шәхес халкы белән булырга тиеш инде ул. Халкыннан аерылган ханнарның язмышын белеп торабыз бит.
– Безгә укырга киңәш итәрдәй китапларыгыз хакында да сөйләгез әле, Марат абый.
– Яшьлегемдә мине тетрәндергән ике язучы булды. Беренчесе аның – Джек Лондон. Мин аның һәр әсәрен яратып укыдым. Ләкин мине иң тетрәндергәне һәм аеручы истә калганы – «Мартен Иден» романы. Ул әсәрне мин гомеремдә ун тапкыр гына укыганым булгандыр. Яшь чакта бер төрле тәэсир иткән булса, үсә төшкәч – икенче төрле, ә инде тагын да олыгайгач өченче төрлерәк. Бар кызыгы да шунда: ул бездә әзерләнгән революция чорларының нәрсә белән башланып, ни белән бетәчәген алдан әйткән кеше булган иде.
Аннан да зуррак тәэсир иткәне — Габриэль Маркесның «Ялгызлык» романы. Мин аны татар телендә укыдым. Татар телендә укуым дөрес тә булгандыр, чөнки аны бик оста кеше тәрҗемә иткән. Ул вакытларда инде үземне күпмедер язучылыкка багышлаган кеше итеп тоя идем. Бик күп әсәрләр белән таныш идем. Ләкин бу роман бөтенләй бүтәнчә — анда бернинди сюжет юк, бернинди таләп, бернәрсә юк… Шулай да анда атмосфера бар! Анда сагыш, әрнү… мәхәббәт… гомумән, адәм баласын гомер буе озата бара торган хисләр бар. Менә шушы китапны укып чыкканнан соң, мин кемне сагынуымны белмәгән килеш тә, берәр атна буе кемнедер сагынып яшәдем. Нык тәэсир итте ул миңа. Үзем дә бернинди сюжетсыз әсәр тудырырга теләдем. Һәм «Сары йортлар сере» килеп чыкты. Бу татар әдәбияты өчен яңа нәрсә иде. Әдәби барыш юктан гына үсми ул. Әнә шундый тәэсоратлар белән үсә. Бер әдәбият сорау куя, икенчесе җавап бирә. Шуңа күрә, язучы әдәби барыш белән таныш булырга тиеш. Әдәбиятлар бер-берсе белән бәйләнештә яшәргә тиеш.

 

– Сез Әнгам ага Атнабаевны остазыгыз дип саныйсыз инде, шулаймы, Марат абый?
— Алай гына да түгел, минем таянычым булды ул. Мин аның янына барган саен үземне шагыйрь итеп тоеп кайтып китә идем. Менә бу тойгыларның нигезендә тагын бер нәрсә яткан икән: аның гомере буена татар язучысы булуы. Татар өчен борчылган, татар өчен кайгырткан, татар өчен хәстәрлек күргән бөек язучыбыз ул безнең! Гомере буена Башкортстанда яшәсә дә, бар гомерен татарча сөйләшеп, татарча иҗат итеп уздырды. Шул яклары белән ул мине татарлыкка тарткандыр да. Дөрес, минем язучылыкка китүнең җайлы юллары да бар иде, әмма Атнабай миңа аның авыр юлларын күрсәтте. Ул мине шәхес буларак тәрбияләде. Хәтта бүген дә мин аның йогынтысын тоеп яшим, ул биргән тәрбия белән яшим. Аның тәрбясенең ни кадәр дөрес һәм ул дөреслекнең никадәр кырыс булуын тоеп яшим.
Мине инде шул чакларда ук «икенче Атнабай» дип йөртәләр иде, ә хәзер мин беренче Марат Кәбиров!

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

 

– Үзегез дә күпләргә остаздыр әле сез, Марат абый…
– Уфада яшәгән чакта өйгә килеп йөриләр иде. Альмира апалары Атнабайның Сәвиясе шикелле булды. Хәзер алай түгел инде. Хәзер аның дөньясы да бүтән. Интернеттан да аралышып була. Шәкертләрем бар шикелле. Мин аларга кырыс инде. Кайберләре моны күтәрәлми. Күтәрергә кирәк идедер дип уйлыйм. Минем кырыслыгым ул иң авыр мизгелләрдә дә кешене булып, иҗатчы булып кала алуга әзерләү. Язарга өйрәнеп була ул. Ләкин эш анда түгел бит. Эш аларның шәхес булып җитлегүләрендә. Шәхестән нәрсәдер көтеп була, аңа таянып була. Иҗатчы иң беренче чиратта шәхес булырга тиеш. Иҗат – ул үзеңнең шәхесеңне кешеләргә җиткерү ысулы гына. Шәхес юк икән, иҗт та юк. Шундый юллардан киткән яшь иҗатчыларга ярдәм итергә тырышам.. Үземчә… Мин алар өчен Әнгам Атнабай булырга маташам! Килеп кенә чыкмый… Кем белеп бетерә инде барсын да. Эш бит әле ул кемнедер шәкерт дип уйлавыңда гына түгел. Эш бит кемнеңдер сине остаз дип уйлавында.

 

— Яшь иҗатчылар дигәннән… Нинди алар хәзер?
— Алар инде минем шикелле түгелләр. Аларның үз-үзләрен бәяләү «шкала»лары югары, алар үзләрен артык зурга саныйлар. Күп яшьләр хәзер интернетта, социаль челтәрләрдә күпмедер укучы җыялар да: «О, мине яраталар икән!» – дип масая төшәләр. Дөрес түгел бу! Иҗат профессиональ дәрәҗәдә булырга тиеш, шәхес какшамаслык булырга тиеш!

Интернет әйбәт нәрсә ул. Тик шул ук интернет бүген бик күпләргә үзенең сантыйлыгын фән дәрәҗәсенә күтәрү мөмкинлеге бирде. Псевдофән дип әйтимме соң инде… Шул ук интернет бик күпләргә үз «бзик»ларын, башындагы «тараканнарны» сәнгать әсәре итү мөмкинлеге бирде. Тишек өч тиенгә дә тормаучы «шигырь»ләр бүген күп лайк җыя, ә чын әсәрләргә игътибар сүлпәнрәк. Бу шигъриятнең түбәнлеген күрсәтми инде, халык ихтыяҗы кимәлен күрсәтә. Ләкин профессионал әдәбиятта да халыкның кабул итү югарылыгына яраклашырга тырышу хөкем сөрә башлады. Начар нәрсә бу. Әдәбият беркемгә дә яраклашырга тиеш түгел, аның үз юлы бар. Монсы дөнья әдәбияты дигән нәрсәгә кагыла инде. Тик ул безгә дә килеп җитәчәк.
Ул яшь иҗатчылар иңенә төшәчәк. Беләсезме нәрсә… Яшьләргә минем иң зур таләбем бар. Ул җаваплылык. Һәр иҗатчыда җаваплылык тойгысы булырга тиеш. Иҗат ул – ирек. Ирек ул – җаваплылык. Бүгенге татар дөньясында мин иң ирекле язучы. Нәрсә телим, шуны яза алам. Ләкин мин үземнең һәр сүзем өчен җавап бирәм. Бу дөньяда бар нәрсә өчен дә җавап бирергә туры килә. Алар өчен үзең җавап бирсәң яхшырак.

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар - реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый...