Тәрбия

Кешене тәрбияләп була! Аерым кешене генә түгел, тоташ җәмгыятьне, бөтен җир шарындагы халыкны бер ел эчендә билгеле бер рәвешкә китереп үзең теләгәнчә әвәләргә мөмкин. Мисалы… Тукта, баштанрак башлыйм әле.
Короновирус турында сүзләр йөри башлагач, моңа көлеп кенә карый идек бит. “Сәясәт кенә бу, кемнәрдер акча эшләргә тырыша… Һи…” — ди торган идек. Минем бер дус бөтенләй:
— Үлсәм үләм, тик битлек киеп йөрмим, — дип кырт кисә торган иде.

Мин үзем дә битлек киеп йөрүне түземсезлек белән көтеп алган кеше түгел. Кыен инде ул ничектер. Кешенең йөзен күрмәгәч, аның белән аралашу да җайсыз. Әллә көлә, әллә елый ул. Әллә кеше, әллә вампир… Ну, уңайсыз шундый адәм чырае күрмичә яшәү. Тик нишлисең…

Бер ел чамасы вакыт узуга барыбыз да киеп йөри башладык. Теге дус та кия. Берсен киеп, берничәсен кесәсенә салып йөри. Перчатка да киеп йөри. Күрешкәндә дә йодрык белән генә күрешә. Мин дә кимен куймыйм. Бер өйрәнгәч, киясе килеп кенә тора. Урамга чыгуга битлегең юк икән, әллә нәрсәләр җитешмәгән кебек тоела. Хәзер кешеләрнең йөзе бер чама булгач, артларыннан танырга да өйрәнеп киләм бугай. Йөздә генә түгел икән хикмәт, адәм балаларының бар саны да үзенчә, оригинал икән. Аларның әллә нинди конструкцияләр буенча ясалганнары бар икән. Кемнең сөяк-санагы, кемнең гәүдә төзелеше, кемнең атлап йөреше — барсы да әллә кайдан: “Бу мин ич!” — дип кычкырып тора. Шуңа хәзер битлек мишәйт итми.

Читтән торып эшләүнең дә уңайлы яклары күп икән. Иң беренчесе — экономно. Арзанга төшә. Фәлән сумыңны түгеп, эшкә барып-кайтып йөрисе юк. Төшке аш вакытында ашханәгә акчаңны кызганып доширак ашап утырмыйсың. Кеше күзен иркәләр өчен матур киемнәр алырга да кирәкми. Йөре шунда өеңдә тезе чыккан трикоңны киеп. Беркем бер сүз әйтми, бары тик эшеңне генә эшлә — җиренә җиткер, вакытында өлгерт.
Кыскасы, короновирус безне яңача яшәргә өйрәтте. Тәрбияләде дисәң дә буладыр. Ә тәрбия чаралары чынлап та бик үтемле. Урамга чыгасың… Битлексез булсаң, штраф чәпәргә мөмкиннәр. Кибеткә керәсең — биш минут саен кисәтеп торалар: “Хөрмәтле сатып алучылар, без сезне бик хөрмәт итәбез, сез дә үз-үзегезне хөрмәт итегез… Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеге турында хәстәрлек күрегез. Битлекләрегезне, перчаткаларыгызны кияргә онытмагыз. Алырга теләгән нәрсәләрне генә тотып карагыз. Акча түләгәндә контактсыз ысулларга өстенлек бирегез…” Шәһәр транспортына керәсең — тагын кисәтәләр. Тагын биш минут саен. Кыскасы, кайда гына башыңны тыксаң да аңа битлек кидерергә тырышалар.

kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
previous arrowprevious arrow
next arrownext arrow

Менә шулай һәр адымда кисәтеп торгач, кеше күнегә, битлексез йөрергә ярамаганын аңлый башлый. Шуны аңлагач, кияргә тырыша. Чынлап та аны кияргә кирәк. Шәрә бит белән йөрү ул үзе үк җинаять кебек бит инде. Син кемнәндер вирус эләктереп аны кемнәргәдер йоктырырга мөмкинсең. Шуңа күрә, битлексез йөрү хәзер оят кебек тә тоела. Шәрә йөргән кебек. Шәрә йөрүең хәтта зыянсызрак та, беркемгә бернинди зарар китермисең. Ә ялангач йөз белән йөрү… Гаф-фу итегез…

Менә шул рәвешле, кешеләр нибары бер ел эчендә битлек кияргә, өйдә утырырга, бер-берсе белән тыгыз аралашмаска өйрәнде. Тәрбия күзлегеннән караганда, моны зур казаныш дип исәпләргә мөмкин.
Мин менә нәрсә турында әйтергә маташам. Шушы ысулларны башка өлкәләрдә дә куллансак, без берничә ел эчендә идеаль кеше тудыра алыр идек. Әйтик, биш минут саен кешегә:”Тәмәке тартма, аракы эчмә, явызлык эшләмә!” — дип тукып торасың. Ул шәһәр транспортына керә, ә анда: “Хөрмәтле пассажирлар, төрткәләшмәгез, бер-берегез турында хәстәрлек күрегез, авыр сүзләр әйтмәгез, талашмагыз, сугышмагыз, итәгатьле булыгыз…” Кибеткә керә, тагын шундый ук сүзләр: “Бер-берегезгә ихтирамлы булыгыз, явызлык кылмагыз. Сезнең һәр гамәлегезне ходай күреп тора һәм бише белән үзегезгә кайтарып бирә…”

Бише белән, дигәннән… Менә безнең илдә яшәеш барлыкка килгәннән бирле коррупция, ришвәтчелек, дәүләт милкен үзләштерү белән көрәшәләр бит инде. Берничек тә җиңә алмыйлар. Әлеге ысул файдалы булыр иде ул. Әйтик, һәр түрәнең бүлмәсендә биш минут саен шундыйрак үгет-нәсихәт сүзләре яңгырап тора. “Эшеңне җиренә җиткереп башкар. Кулыңнан килми икән, урыныңны бушат — сәләтлерәк кешеләр эшләсен… Артыгын урлашма, син аны барыбер үзең белән алып китәлмисең… Заманында Чыңгызхан бөтен дөньяны яулап алган, тик бүген байлыгы гына түгел, хәтта кабере дә юк. Синең урлап җыйган мөлкәтең балаларыңа зыян гына китерә, алар үз сәләтләрен күрсәтә алмыйча кырын юлга баса… “ Җыйсаң, күп инде… Аның текстын һәр түрәгә аерым итеп тә төзергә мөмкин. Менә шундый акыллы кисәтүләр биш минут саен яңгырап тора. Ә эштән кайтыр алдыннан тагын: “Бүген нинди файдалы эшләр эшләдең? Үзеңә җитәрлек кенә итеп урладыңмы? Ришвәтне бик кыйммәт сорамадыңмы?”

Тормышның һәр өлкәсендә шундыйрак тәрбия ысулын куллансак, нәтиҗәсе булмый калмас иде кебек. Сез ничек уйлыйсыз соң?

Марат Кәбиров