Туйга котлаулар
Котлаулар

Туйга котлаулар

Туйга котлау

***
Җир йөзенең бөтен яктылыгын
Килә сезгә бүләк итәсе,
Дөньядагы иң матур сүзләрнең
Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Назлар өчен сезне җилләр исә,
Күрер өчен сезне, таң ата.
Атлагыз сез һаман икәү бергә,
Бергә булыгыз, исән чагында.

***

Табышкансыз,теләп кавышкансыз
Пар булгансыз икән икегез
Бер-бререгезгә гомерлек яр булып
Матур,тату гомер итегез
Озатабыз сезне олы юлга
Озын юлга, гомер юлына
Уйны уйга,кулны кулга бәйләп
Йөрәк белән бергә булырга
Загс биргэн язу-кәгазь бит ул
Саргая ул сандык төбендә
Саргаймасын сезнен саф мәхәббәт
Чәчәк атсын күңел түрендә
Курыкмагыз дошман сүзләреннән
Алардан сез өстен булыгыз
Тел алырга килгән дусларны да
Бусагадан ерак куыгыз,
Бар да була гомер иткән чакта
Давылларга каршы торыгыз
Бер-берегезгә кайчак юл куегыз
Кирәк чакта чыдам булыгыз
Шалтырамый тормый савыт-саба,
Шулай диләр халык телендә
Шалтырасын, әмма ватылмасын
Бу бөтенлек яшьләр өендә.

***
Бал-май кебек татлы, затлы сүзләр,
Кызганмасын тәмле телегез!
Ике булып сез үскәнсез инде,
Икегез бер була белегез!
Уйнап-көлеп, яна юлга сезне,
Озатабыз туйда бүгенге!
Авыр чакта таянычың булса,
Яшәү ямьле, тормыш күңелле!
Хыялларыгызга нигез булсын,
Минем теләкләр дә бер өлеш!
Мин татулык телим Сезгә бүген!
Бәхет йорты төзү Сезнең эш!

***
Ак бөркәнчек, ап-ак ефәк кулмәк
Ак чәчкәгә сине тиң иткән,
Алтын балдак гомер юлдашынның
Олы мәхэббәтен беркеткән.
Ак күлмәгең ап-ак намусыңдай,
Күзләрендә күңел чаткысы,
Янәшәңдә олы мәхәббәтең,
Таянычың синең, өмет-шатлыгың.

Кияү белән кәләшкә:
Юлларыгыз һәрчак бергә булсын,
Уйларыгыз булсын гел бергә,
Ак бөркәнчек япкан бәхетегез
Шау чәчәктә булсын гомергә.

***
Зарыгып көткән туй көнегез килде,
Бар дөньяны гөлгә, нурга күмде.
Пар балдаклар балкый бәхет юрап,
Барыбыз да сокланабыз сезгә карап!

Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз,
Барыбыз да сезнең өчен шатланабыз.
Яшәгез сез бер берегезне яратышып,
Бу җиһанга сөю нуры таратып!

Туйга матур телэклэр татарча

***
Исеңдә тот дустым, (Исем)
Һәрвакытта бул сабыр.
Эштә оста һәм батыр
Сүзгә кыска һәм тапкыр.

Син дэ тыңла, (Исем)
Сиңа да бар ике сүз,
Өйнең яме, ашның тәме —
Ирен сөйгән хатын кыз.

***
Йөзегеңдә нур уянсын,
Табынга җыр куй әйдә.
Бөтен изге теләкләр дә
Килен белән кияүгә.

***
Йөзләрегез бүген көләч сезнең.
Алдыгызда тормыш диңгезе.
Чын күнелдән котлыйм сезне.
Бер-берегезне ныклы яратыгыз.
Кабул булсын изге теләкләр
Тормыш сукмасында юлдаш булсын
Типсен бергә сезнең йөрәкләр.

***
Кияү кәләш идегез,
Ир дә хатын булдгыз.
Инде хәзер шушы хәлдә
Йөзгә кадәр торыгыз.
Үзегез күп ул-кызларга
Ата-ана булыгыз.

***
Котлы булсын яшьлек тантанасы,
Котлы булсын сөю хисләре.
Зур уңышлар белән алга илтсен
Сез барачак гомер юллары.

Тулып торсын бәхет чишмәсе,
Ташып торсын бәхет чиләге.
Озын гомер, саф мәхәббәт –
Барыбызның сезгә теләге.

Татарча котлаулар туй белэн

Газиз балам, һич ышанмый күңелем,
Әле генә нәни кыз идең…
Кай арада үсеп буйга җиттең,
Күбәләктәй ак күлмәк кидең.

Бүген, кызым, туең! Насыйп парын
Сайлап алды синең йөрәгең.
Ак кар кебек туй күлмәген кию –
Һәрбер кызның ихлас теләге.

Беләсеңдер, кызым, ак күлмәкнең
Нинди җаваплылык йөкләвен.
Туй күлмәге һәм кулдагы балдак
Ялгыз гомереңне чикләвен.

Бүгеннән син, кызым, ир хатыны,
Бу вазыйфа булсын гомергә.
Насыйп булсын сезнең көмеш туйга
Шатланышып кына килергә.

Мин ышанам, әлегәчә
Кызартмадың минем йөземне.
Моннан соң да тыңларсың дип уйлыйм
Чын йөрәктән әйткән сүземне.

Туй көнендә сезгә теләк телим,
Гомерегез аклыкка тулсын.
Туй көнегез җәйдә булган кебек,
Күңелегездә җылы җәй булсын.

Туй котлаулары уз сузлэрен белэн

Кадерле яшьләр! Гомерегезнең тәүге уртак туе котлы булсын!

Мин үзем хатын-кыз затыннан булгач, ничектер кәләшләрне якынрак күрәм һәм шуңа күрә әйтәсе сүзләрем иң беренче чиратта, кәләш, сиңа янгырар….
Минемчә, кеше гомере гел аклыклардан гын тора — ак биләү, ак күлмәк ак яулык һәм гомер ахырында да ак биләү. Кыз, сине дә әниең тугач ак биләүгә салган. Күңеле ак, тәне саф булсын дип изге теләкләр теләп үстергән. Бар назын, борчуын, сөюен кызганмыйча, шушы көндә сине ак күлмәктән, йөзеңдә ягымлы елмаюың белән утыруын өчен тырышкан. Син бүген ак күлмәктән өстәл түрендә икәнсен, димәк, әти-әниен инде үзләренен бурычларын үтәп, бүгенге көннән сине егет кулына тапшыралар. Әйе, син хәзер иң беренче чиратта егетнең хәләл җефете — тормыш иптәше булып торасын. Һәм инде әлбәттә, кадерле әни, дәү-әниләр булуың да нәкъ менә шул яныңда утырган, үзең сайлаган ярдан тора.
Егет, чыннан да, кыз бүгеннән ата-анасы, туганнары, якыннарың ризалыгы белән синең законлы хатыны. булды. Кара, ул бүген кар чәчәгедәй ап -актан. Син дә менә шушы аклыкны гомер буена үз яныңда гына саклап, ак әбиләр яулыгы, ак бабайлар аклыгына кадәр алып барып житкерә алсаң иде. Иң мөһиме — сезнең күнел аклыгы, сафлыгы булса, янәшәдәгеләр сезгә сокланып, сөеп, хөрмәт итеп яшәрләр. Ә кеше очен картлыгында кадер-хөрмәтле әти-әни, әби-бабай булудан да зур бәхет юктыр. Сез үзегезнең гомер юлыгызны житәкләшеп, шул бәхетле картлыкка таба озын итеп, озак итеп, истәлекле итеп, парлап атлагыз. чапмагыз, йөгермәгез, туктамагыз — атлагыз!
Тормышның ямен табып яшәгез, бәхетле булыгыз!

***
Кадерле [кияү], кадерле [кәләш]!
Сезне чын күңелдән шушы матур көнегез белән котлыйм һәм бар изге теләкләремне Фәнис Яруллин сүзләре аша җиткерәсе килә:
«Язмыш сезнең тез астына китереп сукса — егылмас өчен якасына ябышыгыз.
Утларга салса — үзегез аннан да көчлерәк яныгыз, шулвакыт кызуын сизмәссез.
Суларга ташласа — күбек булып өскә күтәрелмәгез — асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп чумып алырлар.
Тузан итеп һавага күтәрсә — яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төшегез.
Карурманнарда адштырса — кояшка карап юл сайлагыз.
Ташлар белән бастырса — чишмәгә әверелеп иреккә ургыгыз.
Җиргә күмсә — орык шикелле тишеп чыгыгыз.
Җилкәннәрегезне җилләр екса — сөюегезне җилкән итеп күтәрегез.
Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез.
Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала.
Түземлеләр генә бәхеткә лаек!»
Бәхетле булыгыз!

Туйга телэклэр татарча

***
Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә атлагыз.
Йөрәкләрдә булган сөю хисен,
Сүндермичә, мәңге саклагыз.

Бергә типсен һәрчак йөрәгегез,
Зур тормышка илтсен юл башы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын,
Бәхетегез — гомер юлдашы.

***
Очраштырган сезне язмыш,
Гашыйк парлар булгансыз.
Чәчне чәчкә бәйләшергә
Вәгъдәләр коргансыз.

Тормышка аяк басасыз,
Пар килгәнсез икегез.
Сөешеп кенә яшәгез,
Тигез гомер итегез!

Бездән сезгә изге теләк:
Бергә типсен сезнең йөрәк.
Турә булсын түрегездә —
Мәхәббәт бер-берегезгә.

***

Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз,
Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз.
Яшәгез сез бер-берегезне яратып,
Бу җиһанга сөю нуры таратып!

***
Бигрәкләр пар килгәнсез,
Сокланмый мөмкин түгел!
Мәхәббәтегез нурыннан
Яктыра безнең күңел!

Бүгеннән башлап — гаилә,
Пар канат, пар сандугач!
Бишек җырлары сайрарсыз
Балаларыгыз тугач…

Ходай сезне тиң яраткан,
Бер-берегезгә караткан,
Сезгә бүген дөнья да тар,
Сез — җиһанда иң гүзәл пар!

***
Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә барыгыз.
Бетмәс куанычлар килсен сезгә,
Күтәренке булсын күңелегез.
Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет белән
Үтсен иде килер көнегез.

Туй коне белэн татарча котлаулар

***
Һәрвакытта шат яшәгез
Көнегез матур булсын.
Киләчәктә сезнең өчен
Хәрвакыт шатлык тусын.
Шатлык белән балкып торсын
Хәрвакыт йөзләрегез.
Муллык белән тулып торсын
Сезнең тормыш кичегез.

***
Чын кунелдән телим сезгә
Мәңге бергә булыгыз
Тормышыгызда чәчәк атсын
Улыгыз хәм кызыгыз.

***
Яшь парларга бәхет яусын,
Тигез гомер итсеннәр.
Чөкердәшеп яши-яши,
Алтын туйга җитсеннәр.

Гомер буе икесе бер
Сукмактан атласыннар.
Бер-берсенә мәхәббәтне
Үлгәнче сакласыннар.

***

Яшәгез матур пар булып,
Икегез бер җан булып,
Күршеләргә үрнәк гаилә,
Дуслар өчен дан булып,

Хәзер инде гомергә
Сез икегез гел бергә.
Шулай булу теләкләрен
Ничек тели белергә.

Изге мәхәббәт хисләрен
Вакламыйча саклагыз.
Тормыш дигән олы юлдан
Гел янәшә атлагыз.

Татарча котлаулар туйга

***
Бу дөньяда һәрбер нәрсә, һәрбер җан иясе парлы итеп яратылган. Ике ялгызның бер- берсен табуы олы могҗизага тиң. Менә сезнең дә кавышу мизгелләре безгә искиткеч матур, серле, могҗизалы тоела. Сез бүген шундый матур, гүзәл, күз явын алырлык кияү белән кәләш. Шуңадырмы теләкләрнең дә матурын, изгесен чын күңелдән сезгә телисе килә. Кадерле балалар, гомерегез булсын бәхетле, бәхетегез булсын гомерле.
Кызым, … бүген аеруча якын итеп кызым дип дәшәсе килә. Чыннан да син миңа кызым шикелле якын кадерле. Әйе, кызым …!
Бүгеннән син безнең кадерле кызыбыз, янәшәңдәге сөйгәнеңнең хатыны да, киләчәктә, алла боерса, туасы балаларыңның анасы да.
Сиңа шушы олы бурычларны үтәү юлыңда бары уңышлар, сәламәтлек, күтәренке рух телисбез. Тормышыңның нинди чаклары гына булмасын күңел түрендә һәрчак үрнәк булып торсын әти-әниегез, хәтереңдә йөрсен бала чагың. Үзеңне бөтен барлыгың белән гаиләңә, иптәшең …, балаларыңа багышласаң, үзең тойган һәм тоя алмаган бар назларны шуларга бирсәң син бик бәхетле булырсың.
Улым,..! Синең кулда бүген сөю кояшы. Күңелеңә кертеп оялатсаң аны нур чаткылары күзләреңдә балкып торыр. Шул чаткыны күргән һәрбер кош синең баш очыңнан узганда «Син бәхетле, син бәхетле, куеныңда сөйгән кыз» дип сайрар.
Бәхетле булыгыз! Бер-берегезнең бәхете өчен яшәгез, яшьнәгез! Сөегез, сөелегез!
Иң изге теләкләр белән Әти-әниегез!

***
Абау дустым!
Бигрәк матур киенгәнсең!
Тьфу! Күзем тошмәсен
Күлмәген дә килешкәнен
Сайлап кия белгәнең
Үзгәрде йөрүләре
Узгәрде көлүләрең
Әллә кайлардан күренә
Бик бәхетле көннәрең
Алдагы бәхет көннәрең
Бәхетле үтсен шулай.
Кияүгә гел карап торасың
Бик яратасың бугай
Ә син кияү?
Хәзер безнең зур нәселдә
Кияү булдың түгелме?
Кадерен бел, ким-хур итмә
Саклый бел безнең кызны.

Татарча котлаулар туйга уз сузлэрен белэн

***
Һәм инде менә [кияү белән кәләшнең әти-әниләренең дә] иң бәхетле көннәре кебектер бүгенге көн. Шулай булгач сезне иң матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын күңелдән котлыйм һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телим.

***
Бүген сезнең язылышкан,
Никахлашкан көнегез,
Тантаналы бу мизгелнең
Кадерләрен белегез!

Бүген дөнья гаҗәп нурлы,
Елмаегыз, көлегез!
Бөтен дөнья бәйрәм итә,
Сезне котлый — күрегез!

Бүген сөю диңгезендә
Рәхәтләнеп йөзегез,
Мәрхәмәтле, бәрәкәтле,
Бүгенгедәй мәхәббәтле
Булсын һәрбер көнегез!

***
Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә атлагыз.
Йөрәкләрдә булган сөю хисен,
Сүндермичә, мәңге саклагыз.

Бергә типсен һәрчак йөрәгегез,
Зур тормышка илтсен юл башы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын,
Бәхетегез — гомер юлдашы.

***
Ай-кояштай елмая
Бүген сезнең йөзегез
Аерым идегез сез кичә
Буген инде икегез.
Ике йөрәк, бер үк җырны
Җырлый башлый бүгеннән
Кайгы-хәсрәт дигәннәре
Ерак йөрсеннәр сездән.
Дуслык, туганлык хисләре
Алар сездән сүнмәсен.
Үстерегез уллар-кызлар
Гомер әрәм утмәсен.
Тормыш булгач — барда була.
Булыр авыр минутлар
Бергә-бергә киңәш итсәң,
Алар сездән тиз узар.

Никахка котлаулар татарча

Кадерле [кияү], кадерле [кәләш]!

Сез бүген Аллаһы Тәгалә каршында кылына торган иң гүзәл гамәл башкардыгыз. Никах

укыттыгыз.

Никах – ул кеше гомерендә бер генә була торган мәҗлес. Наках – ул туй түгел. Кеше

тормышында туйлар берничә: бәби туе, законлы никахлашу, тормыш туе һәм соңгы туй. Ә

мәҗлес, никах мәҗлесе ул кеше гомерендә бер генә була. Әйе, бер генә һәм кабатланмас

изге мизгеллләр.

Сез әлеге мизгелдән башлап гаилә булып саналасыз, [кәләш] – [кияүнең хатыны, [кияү]-

[кәләшнең] ире дигән яңа, гомерлек статус аласыз. Бүгенге көнегез бүтән бер кайчан да

кабатланмас, кадерле көнегез.

Ышанмагыз әгәр сезгә бу көнне тормышыгыздагы иң матур, иң истәлекле көнегез дип

тәбрик итсәләр. Бу алай түгел. Менә күрересез, ир белән хатын булып тәүге тапкыр

икәүдән-икәү генә калып, бер берегезгә карап елмаюыгыз мәңге истә калыр, тиздән,

Аллаһы боерса, нәниләрегез дөньяга туыр – бу да иң матур көн кебек булып тоелыр,

нәниегез беренче кат елмаер, тәүге адымнарын ясар, «әннә», «әттә» дияр… , …

мәхәббәтләрен табарлар һ. б. һ.б

Һәм инде менә [кияү белән кәләшнең әти-әниләренең дә] иң бәхетле көннәре кебектер

бүгенге көн. Шулай булгач сезне иң матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын

күңелдән котлыйм һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телим.

***

Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,
Гомер буе бергә атлагыз.
Йөрәкләрдә булган сөю хисен,
Сүндермичә, мәңге саклагыз.

Бергә типсен һәрчак йөрәгегез,
Зур тормышка илтсен юл башы.
Кояш кебек түп-түгәрәк булсын,
Бәхетегез – гомер юлдашы.

***

Бүген сезнең язылышкан,
Никахлашкан көнегез,
Тантаналы бу мизгелнең
Кадерләрен белегез!

Бүген дөнья гаҗәп нурлы,
Елмаегыз, көлегез!
Бөтен дөнья бәйрәм итә,
Сезне котлый – күрегез!

Бүген сөю диңгезендә
Рәхәтләнеп йөзегез,
Мәрхәмәтле, бәрәкәтле,
Бүгенгедәй мәхәббәтле
Булсын һәрбер көнегез!

***

Әби-бабайлардан калган
Иң изге күркәм йола –
Никахтан соң егет һәм кыз
Ир белән хатын була.

Күктә укылмаса никах,
Кушылмас һичбер йөрәк.
Никах кануннарын үтәп
Гомер итәргә кирәк.

Язышлардан юктыр узыш,
Никах булсын гомерле.
Ходай бүләк итеп бирә
Һәр кешегә гомерне.

Сезнең никах көнегездә
Җирне каплады үлән.
Никахыгыз котлы булсын,
Яшәгез шатлык белән.

Хәзрәт никах укыганда
Рәхмәтен салсын Аллаһ.
Лә-илләһе иллял-лаһ
Мөхәммәдер-рәсүлүл-лаһ!

Туй коне котлаулары татарча

***
Җир йөзенең бөтен яктылыгын
Килә сезгә бүләк итәсе,
Дөньядагы иң матур сүзләрнең
Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Назлар өчен сезне җилләр исә,
Күрер өчен сезне, таң ата.
Атлагыз сез һаман икәү бергә,
Бергә булыгыз, исән чагында.

***

Табышкансыз,теләп кавышкансыз
Пар булгансыз икән икегез
Бер-бререгезгә гомерлек яр булып
Матур,тату гомер итегез
Озатабыз сезне олы юлга
Озын юлга, гомер юлына
Уйны уйга,кулны кулга бәйләп
Йөрәк белән бергә булырга
Загс биргэн язу-кәгазь бит ул
Саргая ул сандык төбендә
Саргаймасын сезнен саф мәхәббәт
Чәчәк атсын күңел түрендә
Курыкмагыз дошман сүзләреннән
Алардан сез өстен булыгыз
Тел алырга килгән дусларны да
Бусагадан ерак куыгыз,
Бар да була гомер иткән чакта
Давылларга каршы торыгыз
Бер-берегезгә кайчак юл куегыз
Кирәк чакта чыдам булыгыз
Шалтырамый тормый савыт-саба,
Шулай диләр халык телендә
Шалтырасын, әмма ватылмасын
Бу бөтенлек яшьләр өендә.

***
Бал-май кебек татлы, затлы сүзләр,
Кызганмасын тәмле телегез!
Ике булып сез үскәнсез инде,
Икегез бер була белегез!
Уйнап-көлеп, яна юлга сезне,
Озатабыз туйда бүгенге!
Авыр чакта таянычың булса,
Яшәү ямьле, тормыш күңелле!
Хыялларыгызга нигез булсын,
Минем теләкләр дә бер өлеш!
Мин татулык телим Сезгә бүген!
Бәхет йорты төзү Сезнең эш!

***
Ак бөркәнчек, ап-ак ефәк кулмәк
Ак чәчкәгә сине тиң иткән,
Алтын балдак гомер юлдашынның
Олы мәхэббәтен беркеткән.
Ак күлмәгең ап-ак намусыңдай,
Күзләрендә күңел чаткысы,
Янәшәңдә олы мәхәббәтең,
Таянычың синең, өмет-шатлыгың.

Кияү белән кәләшкә:
Юлларыгыз һәрчак бергә булсын,
Уйларыгыз булсын гел бергә,
Ак бөркәнчек япкан бәхетегез
Шау чәчәктә булсын гомергә.

***
Зарыгып көткән туй көнегез килде,
Бар дөньяны гөлгә, нурга күмде.
Пар балдаклар балкый бәхет юрап,
Барыбыз да сокланабыз сезгә карап!

Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз,
Барыбыз да сезнең өчен шатланабыз.
Яшәгез сез бер берегезне яратышып,
Бу җиһанга сөю нуры таратып!

Туй коне белэн котлаулар

***
Тормыштагы борылышны
Кирәк үлчәргә 100 кат
Ныклы гаилә кору очен
Кирәк акыллы ир-ат.

***
Язмыш сезнең тез астына китереп сукса — егылмас өчен якасына ябышыгыз.

Утларга салса — үзегез аннан да көчлерәк яныгыз, шулвакыт кызуын сизмәссез.

Суларга ташласа — күбек булып өскә күтәрелмәгез — асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп чумып алырлар.

Тузан итеп һавага күтәрсә — яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төшегез.

Карурманнарда адштырса — кояшка карап юл сайлагыз.

Ташлар белән бастырса — чишмәгә әверелеп иреккә ургыгыз.

Җиргә күмсә — орык шикелле тишеп чыгыгыз.

Җилкәннәрегезне җилләр екса — сөюегезне җилкән итеп күтәрегез.

Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез.

Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала.

Түземлеләр генә бәхеткә лаек!

Бәхетле булыгыз!

***
Кадерле яшьләр! Гомерегезнең тәүге уртак туе котлы булсын!

Мин үзем хатын-кыз затыннан булгач, ничектер кәләшләрне якынрак күрәм һәм шуңа күрә әйтәсе сүзләрем иң беренче чиратта, кәләш, сиңа янгырар….

Минемчә, кеше гомере гел аклыклардан гын тора — ак биләү, ак күлмәк ак яулык һәм гомер ахырында да ак биләү. Кыз, сине дә әниең тугач ак биләүгә салган. Күңеле ак, тәне саф булсын дип изге теләкләр теләп үстергән. Бар назын, борчуын, сөюен кызганмыйча, шушы көндә сине ак күлмәктән, йөзеңдә ягымлы елмаюың белән утыруын өчен тырышкан. Син бүген ак күлмәктән өстәл түрендә икәнсен, димәк, әти-әниен инде үзләренен бурычларын үтәп, бүгенге көннән сине егет кулына тапшыралар. Әйе, син хәзер иң беренче чиратта егетнең хәләл җефете — тормыш иптәше булып торасын. Һәм инде әлбәттә, кадерле әни, дәү-әниләр булуың да нәкъ менә шул яныңда утырган, үзең сайлаган ярдан тора.

Егет, чыннан да, кыз бүгеннән ата-анасы, туганнары, якыннарың ризалыгы белән синең законлы хатыны. булды. Кара, ул бүген кар чәчәгедәй ап -актан. Син дә менә шушы аклыкны гомер буена үз яныңда гына саклап, ак әбиләр яулыгы, ак бабайлар аклыгына кадәр алып барып житкерә алсаң иде. Иң мөһиме — сезнең күнел аклыгы, сафлыгы булса, янәшәдәгеләр сезгә сокланып, сөеп, хөрмәт итеп яшәрләр. Ә кеше очен картлыгында кадер-хөрмәтле әти-әни, әби-бабай булудан да зур бәхет юктыр. Сез үзегезнең гомер юлыгызны житәкләшеп, шул бәхетле картлыкка таба озын итеп, озак итеп, истәлекле итеп, парлап атлагыз. чапмагыз, йөгермәгез, туктамагыз — атлагыз!

Тормышның ямен табып яшәгез, бәхетле булыгыз!

***
Тәбрик итәбез сезне бу көн белән —
Бер-берегезгә якын булыгыз!
Озын гомер, сүнмәс бәхет белән
Яңа матур тормыш корыгыз!

***
Тәбрик итәм кавышу көне белән,
Котлы булсын туегыз.
Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,
Яңа матур тормыш корыгыз.

Матур булсын килер көнегез,
Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.
Һәркем тормыш юлыгызны
Аяз күккә карап тиңләсен.

Теләгем шул: тормыш юлыгызда
Бер-берегезгә терәк булыгыз.
Матур кызлар, батыр уллар үссен,
Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.

***
Уйларыгыз һәрчак бергә булсын
Юлларыгыз булсын гел бергә
Ак беркәнчек япкан бәхетегез
Шау чәчәктә булсын гомергә.
Шатлык белән тулып торсын
Сезнең тормыш касәгез.
Бер тамырдан ускән гөлдәй
Гел янәшә яшәгез.
Сезнең тормыш юлыгызда
Булмасыннар киртәләр.
Гел бәхетләр, гел шатлыклар
Алып килсен иртәләр.

Туй белэн котлаулар

***
Бәхет таң булып яктыра,
Бәхет көне кош булып сайрый,
Бәхет ул дулкын өстендә
Аккош калдырган каурый.

Бәхет — кочактагы чәчәк,
Утнын ул ялкынлысы.
Маңгай тиреннән башланган
Бәхетнең иң олысы.

***
Онытмагыз, сагать санап тора
Минутларың узып барганнын
Югалтмагыз мәнге саклагыз сез
Мөхәббәтнең алтын балдагын.

Айкалмасын, чайкалмасын
Булып торсын кесәгез
Ике тармак роза кебек
Гел янәшә яшэгез.

***
Гаилә өчен җаваплык
Икегезгә төшә.
Нык саклагыз мөхәббәтне
Эш шунда гына пешә.
Сезне ихлас тәбриклимен
Бәхетле тормыш телим
Олыларга ихтирамлы
Балаларга ихтибарлы булыгыз.
Ныклы гаилә корыгыз.
Тигез тату торыгыз.
Үстерегез батыр уллар,
Унган һәм матур кызлар.
Менә шушы инде дуслар,
Әйтәсе килгән сүзләр.

Татарча туй котлаулары

***
Ак фатаңны салып иңнәреңә
Утырасын табын түрендә
Бар дөньяңның шул гүзәллеге
Чагылладыр синең йөзеңдә.

***
Алып килдек сезгә теләкләрне
Теләгебез безнең кечкенә.
Бер-берегез өчен тормышта да
Булыгыз алтын-көмеш кенә

Пар кугәрченнәрдәй гөрләшеп
Яшәгез гел бергә-бергә
Тату гаилә, тыныч тормыш
Бездән теләк бары шул сезгә.

***
Бер-берегезне табып кавышкансыз,
Икегез дә нинди сөйкемле!
Күзгә-күз карашып елмаясыз,
Бер гөл чәчкәләре шикелле!

Бер-берегезгә ныклы терәк,
Иптәш, сердәш булыгыз,
Давыл-яңгырга бирешмичә
Гел янәшә торыгыз!
Котлы булсын туегыз!

***
Борын бабалардан калган
Бергәләп гаилә кору.
Гаилә корып тигез, тыныч,
Матур тормышта тору

***
Бүгенге көн исегездә калсын
Сөю нуры булып,
Гомер юлыгызда кабатлансын
Сөю җыры булып!

Мәхәббәтнең гомере озын булсын,
Чит-ятларга тәрәз ачмагыз,
Бер-берегезгә булган назлы хисне
Гомерегез буена саклагыз!

Никах белэн котлау

***
Пар балдаклар балкышыннан
Күзләребез чагыла,
Сез бүген – иң гүзәл пар
Чәчәкләр кочагында!

Еллар узсын бәхеттә,
Тазалыкта-саулыкта,
Шатлыкта, мәхәббәттә,
Иминлектә, муллыкта!

***
Кияү һәм кәләш!
Юллар кебек озын гомер сезгә,
Кайгы җиле бердә тимәсен.
Заман кораллары читләп үтсен,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен

Йөзләрдә елмаю янсын,
Табынга җыр куй, әйдә.
Бөтен яктан теләк яусын,
Килен белән кияүгә.

Бик тә җиңел йөрешегез,
Бик пар килгән буегыз.
Гөрләп үтсен тормышыгыз,
Гөрләгәндәй туегыз.

Сезнең өстәлдә һәрвакыт
Сый-хөрмәт тулып торсын.
Сыйлагыз дусны яратып,
Дуслар гел килеп торсын.

Тасма телләр белән сезгә
Дошманнар сыенмасын.
Якты нур сүнмәсен йөздә,
Мәхәббәт суынмасын.

***
Пар балдаклар алышкан көнегез белән
Чын күңелемнән котлыйм сезне бүген.
Пар балдаклар алышып, сөйгәннәрне
Мәңге бергә берләштерә бу көн!

Антыгызга һәрчак тугры булып,
Бергә- бергә йөз ел яшәгез!
Кайгы-хәсрәт сезне урап узсын,
Һәрчак көлеп, балкып торыгыз!

Гаиләгез нык һәм тату булсын,
Яшәгез сез һәрчак рәхәттә!
Матур уллар, кызлар үстерегез,
Гомерегез үтсен җәннәттә!!!

* * *

Уйларыгыз һәрчак бергә булсын,
Юлларыгыз булсын гел бергә.
Ак бөркәнчек япкан бәхетегез
Шау чәчәктә булсын гомергә.

Шатлык белән тулып торсын
Сезнең тормыш касәгез.
Бер тамырдай ускән гөлдәй,
Гел янәшә яшәгез.

Сезнең тормыш юлыгызда
Булмасыннар киртәләр.
Гел бәхетләр, гел шатлыклар
Алып килсен иртәләр.

* * *

Яшәгез сез бүгенгедәй матур итеп,
Сөенерлек итеп туганнар,
Сагынырлык итеп якын дуслар,
Көнләшерлек итеп дошманнар!

Сез икегез матур бер җыр төсле,
Син сүзләре булсаң, ул – көе.
Балкытыгыз якты кояш итеп,
Язмыш бүләк иткән сөюне!

Туйга котлаулар

* * *
Әби-бабайлардан калган
Иң изге күркәм йола –
Никахтан соң егет һәм кыз
Ир белән хатын була.

Күктә укылмаса никах,
Кушылмас һичбер йөрәк.
Никах кануннарын үтәп,
Гомер итәргә кирәк.

Язмышлардан юктыр узмыш,
Никах булсын гомерле.
Ходай бүләк итеп бирә
Һәр кешегә гомерне.

Сезнең никах көнегездә
Җирне каплады үлән.
Никахыгыз котлы булсын,
Яшәгез шатлык белән.

Хәзрәт никах укыганда
Рәхмәтен салсын Аллаһ.
Лә-илләһе иллял-лаһ
Мөхәммәдер-рәсүлүл-лаһ!

* * *

Сезне бүгенге изге, матур бәйрәмегез – никах көнегез, белән ихластан тәбрик итәбез.
Чәчәк атсын тормыш гөлләрегез, яңгыр түгел бәхет яусын сез узасы юлларга. Бүгенгедәй бик күп язлар, җәйләр сезне көтеп торсын теләп сезгә изге теләкләр. Пар канатлар булып яшәгез сез, һәрбер кеше сезгә соклансын. Һәрчак шулай шат яшәгез күрмичә тормыш зарын. Бер-берегезгә терәк булып, кирәк булып үтегез сез гомер үрләрен. Тигезлектә узсын гомер юлларыгыз кагылмыйча язмыш ачысы. Фәрештәләр сезгә һәрвакытта канат җәйсен, саклап сезне хәвеф-хәтәрдән. Күңел түрләрегез һәрвакытта аяз булсын, чикләп узсын болыт-яңгырлар. Туар көннәрегез шатлык куанычлар, тазалык – саулык, тик бәхет кенә алып килсен.
Я, Раббым, сезгә хәерле озын гомерләр, корычтай нык сәләмәтлек, татулыкта, тигезлектә бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп, бүгенге хисләрегезне гомерлеккә саклап, үзегезнең дәвамыгыз итеп сау сәламәт игелекле, иманлы, миһербанлы, шәфкатьле балалар үстерергә сезгә Ходай насыйп итсен!

* * *
Яшьлегегез матур чәчәк атсын,
Бер теләктә хәзер икегез.
Олы никах көнегез белән
Тәбрикләргә рөхсәт итегез.
Тормыш дигән нәрсә тын күл түгел,
Давыллар да куба җилләр дә.
Һәрвакытта тормыш авырлыгын
Күтәрегез бергә иңнәрдә.
Тәбрик итәм сезне бу көн белән,
Бер-берегезгә якын булыгыз.
Озын гомер, сүнмәс бәхет белән
Яңа, матур тормыш корыгыз.

Никах белэн котлау

Никах мәҗлесенә
Йә, Раббым! Синең әмереңне үтәп, бу яшьләребезгә никах укылды, никахларын төзек кылып, мәхәббәтләрен дәвамлы кыл. Ошбу парларга хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, тәкъдирләнгән гомерләрендә тигез яшәүләрен насыйп кыл.
Сездән туган балалар да динебезне, илебезне, милләтебезне куәтләүче, үзегезгә миһербанлы, шәфкатьле, исән вакытта хөрмәт кылучы, вафат булсагыз, догачы балалар булса иде. Шул балаларны шатлык-сөенеч, тигезлек белән үстереп, шатлык-сөенечләрен генә күрергә Аллаһ Тәгалә насыйп итсә иде.
Тормыш дигән озын авыр юлны бер-берегезгә таяныч булып, бер-берегезне хөрмәт итеп, хаталарыгызны гафу итеп, бер-берегезгә юл куеп үтәргә күркәм сабырлыклар бирсә иде. Әмин.

Добавить комментарий

Рейтинг@Mail.ru Яндекс.Метрика